Федераль хәвефсезлек хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре шушы адрес буенча барып, тикшерү үткәрсәләр, буш участокка тап булалар. Ялган справкалар тапшырып, ир берничә ай дәвамында хокук саклау органнарын алдап йөргән икән. Ул 260 чит ил кешесен рәсми регистрацияле документ белән тәэмин иткән.
Ул гына да түгел, тикшерү эшләре башлангач, кулга алынучы җинаятьчел гамәлләрен яшерү максаты белән тиз арада участогында яшәргә яраксыз бер катлы өй булдыра. Ләкин бу гына аны коткармый. Җинаять эше кузгатыла. Иргә 500 мең сум күләмендәге штраф һәм өч елга иркеннән мәхрүм ителү яный.