Фильмны “Живая лента” кинокомпаниясендә режиссер Булат Йосыпов төшергән. “Бабич” Булатның беренче генә тулы форматлы нәфис фильмы түгел. Бу артык та катлаулы эшкә ул ярыйсы гына зур тәҗрибә туплаганнан соң алынган. Кино төшерү өчен тирән әзерлекне С.А. Герасимов исемендәге ВГИКның режиссерлар әзерләүче факультетында В. Н. Наумов остаханәсендә алган.
Булатның Русия Кинематографистлар берлеге һәм кинорежиссерлар гильдиясе әгъзасы, Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе иясе икәнен дә әйтеп үтү аның инде профессиональ яктан җитлеккән һәм талантлы иҗат кешесе икәнен исбатлый. “Башкортостан” дәүләт киностудиясендә тугыз ел эшләгәннән соң үзенең киномәктәбен ачкан кеше дә ул.
Фильмның сценариен З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы мөдире, профессор, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисткасы Таңчулпан Бабичева һәм шул ук уку йортының башкорт теле укытучысы Г. Саламатова язган. Бу эштә шулай ук Игорь Моратов һәм режиссер үзе дә катнашкан.
Таңчулпан Даһи кызының Шәехзадә Бабичның 120 еллык юбилеен билгеләп үткән көннәрдә куелган “Газазил”е зур уңыш казанды һәм ул тамашадан өзек кинофильмда да чагылыш тапкан. Аннан алда да студентлар катнашлыгында куелган тамашаларны республикабызның телеканалы соңгы ун ел эчендә күрсәтеп торды.
Шәехзадә Бабичның гаять катлаулы образын Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актеры Илгиз Таһиров зур осталык белән күрсәтә. Бабич энергиясе ташып торган, җитди дә, тотып тыймаслык комик та, укытучы, эстрада һәм драма артисты, рух күтәренкелеге белән кайнап, халкы өчен җанын фида кылырга әзер торучы шагыйрь дә, сәясәтче дә, дәүләт эшлеклесе дә итеп гәүдәләндерелгән.
Нәфис фильм тарихи дөреслеккә, фактларга һич кенә дә хилафлык китерми. Бабичның Башкортстан автономиясен булдыруга салган өлешен авторлар дөрес һәм тулы күрсәтә алганнар.
Кайбер тамашачы бу фильмны триллерга охшатса да, аның күбрәк биографик фильм жанрына тартылуына игътибар итми булмый. Бу җәһәттән, авторларга шагыйрьнең тормышын, иҗатын һәм аның халкына биргән антын гомерен дә кызганмыйча үтәвен бербөтен, бер процесс итеп күрсәтү юлында бик катлаулы сәнгати мәсьәләне хәл итәргә туры килүен ассызыкларга кирәк.
Художество әсәре конфликтларга корыла. Аларны конструкцияләгәндә авторлар, гадәттә, тарихи дөреслекне югалтучан булалар. Ерак та китмик, күптән түгел “Россия 1” каналында барган “Оптимистлар” фильмында Тын океанда 49 көн үлем белән көрәшкән хәрби егетләребез турындагы фактларны ничек кенә боргаламаганнар.
“Бабич”та да Шәехзадәне федерализмны яулаучылар арасыннан аерып алып, йә Зәки Вәлиди белән беррәттән, йә аннан кала икенче кеше итеп күрсәтергә дә омтылыш булу куркынычыннан авторлар арына алган. Башкортстанга автономия юллаучыларның барысына да фильмда тарихтагыча тиешле урын бирелгән. Шул ук вакытта ул исемнәрне кабартыбрак күрсәтү, детальләргә кереп китү теләген сценарийга кертү фильмны фәнни-популяр якка тартыр иде.
Минемчә, нәфислек белән фәнни-популярлык арасындагы нисбәтне саклап калудагы тырышлык авторларны Бабич биографиясендәге кайбер фактларны күрсәтеп тә бетермәүгә этәргәндер. Мәсәлән, Сәхи Рәхмәти үзенең истәлекләрендә “1917 елның 7-12 декабрендә Ырынбурда башкорт съезды булды. Иң соңгы мәҗлестә башкорт хөкүмәте сайланды. Сайлаулар тәмам булгач, хөкүмәт әгъзаларын “Коръән” үптереп ант иттерделәр. Бабич та сайланган иде. Аны да ант иттерделәр. Шуннан соң Бабич “Халкым өчен” дигән шигырен укыды. Аны бераз үзгәртеп:
Яшь чагым, алтын чагым,
ялкын чагым булсын фида,
Халкыма Коръән үбеп
биргән антым өчен, — дип бетерде.Зал зур, түшәм биек, халык шыгрым тулы. Эре гәүдәле башкортлар Бабичны түшәмгә чөеп җибәрделәр дә тотып алдылар. Бабич сынсыз булып көлә. Тагы чөяләр. Бу съездда Бабичны күтәргән сыман һичкемне күтәрмәделәр”, — дип яза.
Менә шуңа охшаган фактларны сценарийга кертмичә Таңчулпан Даһи кызы тыйнаклык күрсәткән һәм әйтеп үткән нисбәтне саклап кала алган. Нәтиҗәдә киң колачлы эпик әсәр барлыкка килгән.
Фильмда Бабичның шигырьләре зур урын алган. Аларны Илгиз Таһиров зур актерлык осталыгы белән укый һәм аларны фильмны монументаль форма кысаларына кертерлек итеп яңгырата.
Кинофильмда кулланылган символизм, мистика элементлары, рәссам иҗат иткән сиксәннән артык декорация, киемнәр, бутафория, реквизит, ике йөздән артык заманча компьютер графикасы кадрлары, эчтәлеккә ятышлы музыка, уйлап сайланылган интерьер; күп кешене, шул исәптән “Любизар” дигән хәрби-тарихи клуб вәкилләрен дә эченә алган кадрлар — барысы да нәфис эпик-монументаль әсәр туганын исбатлап торучы детальләр. Ул Башкортстанның 100 еллыгына олы бүләк тә, республикабыз сәнгатендәге зур вакыйга да. Салават Юлаев премиясенә тәкъдим ителерлек иҗат җимеше.
Зәки Вәлиди “Милли шагыйрьләребез Сәетгәрәй Мәгазь, Шәехзадә Бабич, үзбәк шагыйре Габделхәмит Сөләйман, казаклардан яшь мөхәррир Беримҗан Һәм бер мөнәвәр казах кызы шәһәрләрдә яшерен бүлекләр оештырып, Ырынбурдагы үзәккә бик кыйммәтле мәгълүмат туплауны тәэмин итте. Казах кызының, шагыйрь Шәехзадә Бабичның эшчәнлеге роман язарлык дәрәҗәдә маҗаралы һәм кызыклы булды”, — дип яза.
Иманым камил, Шәехзадә турында романнар да, поэмалар да, башка сәнгать әсәрләре дә иҗат ителер әле. Бүген шулардан кинороман язылып халыкка күрсәтелү — республикабыз өчен олы вакыйга.
Шәехзадә Бабичның 125 еллык юбилее да якынлаша. “Бабич” фильмы бу шәхескә куйган тагын бер сәнгать һәйкәле. Бөек шагыйрьнең олы юбилеена башкалабызда скульпторлар иҗат иткән һәйкәл дә барлыкка килер дип өметләник. Бабичның аяк эзләре калган, рухы сакланган төбәктәге Коммунистик урамын Бабич исеме белән атау һәм аңа һәйкәлне нәкъ шул урамга кую да бер генә дә артык булмас иде. Yзенең бөек шәхесләрен тиешле биеклеккә күтәрә белгән милләт үзе дә бөек, чөнки аны нәкъ әнә шундый шәхесләре нурландыра, берләштерә, күтәрә.
Ганс Хәкимов,
педагогия фәннәре кандидаты,
Башкортстанның атказанган укытучысы.