Бер көнне китапханәгә чираттагы чарага баргач, Радик Мослыхов: “Укып кара әле менә бу язмаларны. Бәлки, фикерләреңне “Кызыл таң”да язып чыгарсың”, дип, бер кочак кулъязмалар тоттырды. Мин, әлбәттә, олы кешенең гозерен игътибарсыз калдыра алмадым, шагыйрь вә тән-кыйтьче булмасам да, иҗади күңелле райондашымның шигырьләрен укып чыктым.
Радик абый 1941 елда Илеш районы Кадер авылында Галимә һәм Гыйзам Мослыховлар гаиләсендә 5нче бала булып дөньяга килә. Кечкенә чагыннан ук әнисенең җырларын тыңлап үсә, абыйсы Рәхимҗаннан гармунда уйнарга өйрәнә. Мәктәптә укыган елларында шигырь язуга әвәслеге ачыклана: мәктәп тормышындагы һәм сыйныфтагы төрле хәлләрне шигъри тезмәләргә сала ул. Моңа татар теле укытучысы Әкълимә Нәбиева да игътибар итә, каләмен шомарту өчен тагын да күбрәк иҗат белән шөгыльләнергә киңәш итә.
Кадер мәктәбендә 7нче сыйныфны тәмамлаганнан соң укуын Карабаш урта мәктәбендә дәвам итә. Мәктәптән соң төрле эшләрдә йөри, тик каләмен бер генә минутка да кулыннан төшерми. Хуҗалыкның партия оешмасы секретаре Мирзанур Фәхретдинов белән берлектә сатирик юнәлешле гәзит чыгара башлый алар. Әнә шул чагында сатирик шигырьләр язарга әвәслеге ачыклана яшь иҗатчының. Барысы да, Радик шагыйрь булыр инде, дип көтә. Тик ул, күпләр көткәнчә, БДУның филология факультетына бармый, ә документларын Башкортстан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына илтеп тапшыра. Иҗаттан да читләшми: БДУның филология факультетында оештырылган әдәби кичәләрдә катнаша башлый.
Нәкъ шул чорда язмыш аны шагыйрь Якуп Колмый белән якыннан таныштыра. Якуп ага аның шигырьләрен укып карый да радиога чыгыш ясарга чакыра (шагыйрь ул вакытта Башкортстан радиосында эшләгән була). Ул чорда Радик Мослыховның шигырьләре Башкортстан радиосында “Ак җилкәннәр” һәм “Шаян дулкыннар” рубрикалары астында даими рәвештә яңгырап тора.
Шунысы үзенчәлекле, Якуп Колмый аңа шигырьләрен радио тыңлаучыларга ишеттерү мөмкинлеге тудырып кына калмый, төрле киңәшләр дә бирә. Аның: “Син бары тик үзең күргән, белгән, үзең эчендә кайнаган хәлләр турында гына яз”, дигән сүзләрен Радик абый әле дә хәтерендә кадерләп саклый.
Студент еллары бик тиз үтеп китә. Институтны тәмамлаган 15 егет һәм кызны юллама буенча Казахстанга эшкә җибәрәләр. Ул якка китәсен белгәч, Якуп Колмый Алма-Ата шәһәрендә яшәүче Казахстанның халык язучысы Әбделда Таҗибаев исеменә хат яза. Казахстанга барып төпләнгән Радик абый шушы хат белән Әбделда Таҗибаев яшәгән фатирга юл ала. Ул Башкортстан егетенең шигырьләрен укып карый да: “Синең үз стилең бар. Берүк, язуыңны ташлый күрмә”, дип киңәш бирә.
Яшь белгечне Талды-Курган өлкәсенең Алакүл районындагы бер совхозга мал симертү зоотехнигы итеп тәгаенлиләр. Эшли башлавының беренче көннәреннән үк казах телен өйрәнүне максат итеп куя Радик Газим улы. Тәүге эш итеп китапханәдән Мохтар Ауэзовның “Абай” романын барып ала. Шуны өч тапкыр дикъкать белән укып чыкканнан соң үзе дә казахча иркенләп сөйләшә башлый. Сөйләшеп кенә калмый, “Алакүл” район гәзите каршында эшләп килүче Язучылар берлеге әгъзасы Әхмәт Кенбербәков җитәкчелегендәге “Аккош” әдәби түгәрәгендә дә шөгыльләнә, бер үк вакытта шигырьләрен казах һәм татар телләрендә район гәзитендә дә бастыра.
Казахстан якларында өч ел эшләгәннән соң кабат туган якларына әйләнеп кайта Радик Газим улы. Кайту белән М. Горький исемендәге колхозга комсомол оешмасы секретаре һәм зоотехник итеп тәгаенләнә. Матур гына эшләп йөргән җиреннән армиягә алына, аннан кайтуына “Игенче” колхозына зоотехник итеп җибәрелә. Шунысы хак, кайда гына яшәсә һәм эшләсә дә, кулыннан каләмен төшерми ул. Илешкә кайтып яши башлауга хуҗалык һәм авыл тормышы белән бәйле хәбәр-сурәтләмәләрен даими рәвештә район “Маяк” гәзитенә җибәреп тора. “Игенче”дән соң өч ел Ульянов исемендәге хуҗалыкта эшләп ала.
80нче еллар уртасында аның күңеле янә Казахстан якларына тартыла башлый һәм ул, тәвәккәлләп, 1975 елда шунда таба юл ала. Алакүл районының “Учала” совхозына зоотехник булып урнаша һәм, иң беренче эш итеп, гәзиткә мәкаләләр яза башлый. Күп тә үтмәстән, гәзитнең штаттан тыш хәбәрчесе була. Район иҗатчыларының “Аккошлы үзән” әдәби җыентыгын чыгаруда катнаша. Анда үзенең дә шигырьләре кертелә.
Казахстанда яшәгән елларында, иҗат белән шөгыльләнүдән тыш, үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашырга да вакыт таба Радик ага. Үзешчән сәнгать коллективы составында Алма-Атаның бик күп мәдәният йортларында чыгыш ясый. Шуларның берсендә язмыш аны Казахстанга килгәч үзенең фатыйхасын биргән Әбделда Таҗибаев белән кабат очраштыра. Ул кайчандыр үзендә кунакта булган Башкортстан егетен шундук танып ала. Үзе белән янәшәдә утырган Олжас Сөләймановлар, Сакен Иманосовлар белән таныштыра. Радик ага, форсаттан файдаланып, олуг шагыйрьләргә үзенең “Казахстан бавырсагы” һәм Г. Тукайның “Туган тел” шигырьләрен укый. Зур шагыйрьләр аңа “Кайда гына булсаң да, кайда гына йөрсәң дә үз туган телеңне онытма”, дип киңәшләрен бирәләр. Туган телен оныта буламы соң Радик? Чит җирләрдә яшәсә дә, “ Казан утлары”, “Азат хатын” журналларын алдырып укый, район “Маяк” гәзите белән дә бәйләнешен өзми. Ул шигырләрен фәкать татар телендә генә яза. Казах дуслары укый алсын өчен генә аларны казах телендә бастыра.
Яза торгач, кулъязмалары да бик күп кенә җыела. Аларны китап итеп бастыру бәхете 2005 елда — туган якларына кайтып яши башлагач кына елмая. Эш шунда, туган якка әйләнеп кайткач та, шул кулъязмаларын күтәреп, “Маяк” гәзитенең ул чактагы баш мөхәррире Айсылу Хәйретдинова янына килә. Ул аларны укып чыга да, Югары Яркәйдә яшәүче шагыйрь Муса Сираҗига мөрәҗәгать итеп карарга куша. Муса абый Радик Мослыховның шигырьләрен укып кына калмый, китабына кереш сүз дә яза. “Шунысын да әйтик, хәзер шигырь язучылар, китап чыгаручылар шактый булса да, үз поэтик йөзләре булганнары бик сирәк. Ә Радик Мослыхов исә кешеләргә әйтер үз сүзе, үз аһәңе, зирәк күзе, йөрәге булган үзенчәлекле каләм иясе. Китаптан түгел, әдәбиятка кайнап торган тормышның үзеннән килгән иҗатчы ул. Һөнәре буенча, беренче карашка, шигърияттан ерак торган кеше булса да, бөтен булмышы, бар табигате-сәләте белән шагыйрь ул. Шуның белән бергә, аның моңа кадәр матбугатта күренмәвенә, шигъриятебезгә бик соң килүенә гаҗәпләнеп тә, үкенеч белдереп тә куясың. Нишләмәк кирәк, соң булса да, уң булсын, иншаллаһ”, дип яза шагыйрь Муса Сираҗи, Радик Мослыховның иҗатына югары бәяләмә биреп. Шигырьләргә бәяләмә язылганнан соң, Айсылу Хәйретдинованың ярдәме белән, район типографиясендә Радик Мослыховның “Бүләк” дип исемләнгән тәүге китабы басыла.
Шунысы куанычлы, Радик абый әле дә иҗат ялкыны белән янып яши: “Балкыш” әдәби берләшмәсендә шөгыльләнә, район үзәк китапханәсе каршында эшләүче “Илһам” клубы әгъзасы буларак, әдәби-мәдәни чараларда катнаша һәм чыгыш ясый һәм, иң мөһиме, буш вакыты булдымы, кулына каләмен ала.
Аның шигырьләре тормышчан булулары белән аерылып тора. Кайчандыр Якуп Колмый киңәш иткәнчә, ул үзе кичергән хәл-вакыйгалар турында яза, шигъри сүзен матур поэтик бизәкләргә төреп әйтә белә.
Шунысын да әйтергә кирәк, гомере буе кулыннан каләмен төшермәсә дә, Радик аганың бар шигырьләрен дә камил үк дип әйтеп булмый. Анда ритм аксаган, рифма килеп-ярашып бетмәгән урыннар да бар. Дөрес, Радик Мослыхов шагыйрьлеккә дәгъва итми. Бары тик иҗат белән шөгыльләнүдән күңеленә бетмәс-төкәнмәс ләззәт ала.
Бүгенге көндә Радик Мослыхов яңа китап чыгару уе белән янып йөри. Гомерем буе язылган шигырьләремне бер зур җыентык итеп бастырасы килә, ди ул. Бирсен Ходай. Радик абыйга яңа китабын кулына алып сөенү бәхетен күрергә язсын. Иҗатчы өчен яңа китап чыгудан да зуррак бүләкнең булуы да мөмкин түгел. Моның нинди зур бәхет икәнен иҗат утында янып китап чыгарган кешеләр үзләре генә беләдер.