Безнең сабантуйның даны еракларга таралган!
Чөнки мәтәүбашлылар аны оештыруга елның-елында бердәм алына һәм бар күңелен, тырышлыгын сала.Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында сабантуй һәр елдагыча көтеп алынды һәм шаулап-гөрләп узды. Чөнки аны оештыру чыгымнарын күтәрердәй, зурлап уздырырдай егетләребез – спонсорларыбыз бар безнең. Алар, иң беренче чиратта, авылдашыбыз, “Кардионеврология үзәге” җәмгыятенең генеральный директоры Илшат Биккинин, шулай ук “Белпром” җәмгыяте директоры Шамил Шәмсетдинов, “Корунд” җәмгыяте директоры Алексей Козорезов, Үзәк район дәваханәсе баш табибы Рөстәм Ишмурзин, “Арабо” җәмгыяте җитәкчесе Марлен Авитесян. Аларга үз авылыбызда эшләп килүче предприятиеләр җитәкчеләре дә кушылды. Алар: Мәтәүбаш лесничествосы җитәкчесе Ильмир Мөхәммәдиев, КФХ җитәкчесе Руслан Асылгуҗин, “Зәйруллина” хуҗалыгы җитәкчесе Гөлнара Зәйруллина, “Май” фирмасы җитәкчесе Динар Исламов, шулай ук Альмир Галимов. Чараны оештыру җәһәтеннән, шулай ук акчалата өлеш керткән “Чулпан” җәмгыяте (Урал Нәбиуллин), Мәтәүбаш авыл хакимияте (Марат Зәйруллин), Мәтәүбаш мәктәбе коллективы (Игорь Борисов) зур тырышлык куйган.