Төрлесеннән
13 Июля 2017, 08:35

Мут хатыннардан сак булыгыз, пенсионерлар!

Учалы районында бер мут хатын 81 яшьлек пенсионерның өч миллион сумга якын акчасын урлаган.

Башта ул, карт янына кунакка килеп, аңа ярдәм итеп йөргән була. Һәм шулкадәр ышанычына керә ки, хәтта банк карталарының номерын әйттерә. Пенсионерның исәбендә күпме акча саклануын белгәч, ул, карточкаларны урлап алып чыгып, алардан акча ала башлый. Республиканың төрле шәһәрләрендә бер алганда картның 200 мең сумына хуҗа була.
Акчасы югалуын белеп калган пенсионер полициягә мөрәҗәгать иткән. Шикле хатын тотылган. Ул элек хөкем ителгән булган. Ханым әлеге акчаларны кызларына күчерүен таныган.
Читайте нас