+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 июль 2017, 02:00

“Бездә күңелле!”

“Кама” балаларны сәламәтләндерү учреждениесендә икенче смена бара. Биредә җыр-бию, көлү тавышлары тынып тормый, чөнки биредә бик күңелле!

Сменага җыелган алтмыштан артык бала инде бер коллектив булып беткән, төрле авылдан, шәһәрдән, яшь аермалары, мил­ләтләре, тормышка карашлары төрле булса да, биредә алар бары­сы да “Кама” лагере флагы астында тупланган, ә димәк, син һәр­вакыт яхшы кәефтә, ачык йөзле, актив, эзләнүчән булырга тиеш! Лагерьның девизы да шундый – биредә барысы да позитивка ом­тыла! Боегу, күңелсезләнү, апатия, пессимизмга урын юк монда!
— Һәр җәй шушында ашкынам. “Кама”сыз мин яши алмам кебек. Биредән кайтасы да килми! – ди Яңа Актанышбаштан килгән Аида Шәймөхәммәтова.
Лагерьда шундый актив вожатыйлар булмаса, балаларның ялы, бәлки, бу кадәр күңелле дә үтмәс иде. Өлкән вожатый Алсу Хәлилова, вожатыйлар Алия Дәүләтова, Дмитрий Зинов, Оксана Васильева, музыкаль хезмәткәр Ринат Салихҗанов, физрук Рәмзил Карамов, шәфкать туташы Диана Камурбаева, табибә Гөлнара Бәдретдинова, пешекчеләр, директор Наталья Александрова балаларның ялы файдалы узсын өчен бөтен тырышлыгын сала.
Читайте нас