Җыр сәнгатебездә Хәния Фәрхи буларак танылган Хәния Фәрхислам кызы Хәлидуллина 1960 елның 30 маенда Тәтешле районының Салай дигән кечкенә авылында туган. Күршедәге Бәдрәш авылында мәктәп тәмамлаган. Унҗиде яшеннән Мәскәүдә укып, эшләп, башкаладагы “Бәйрәм” ансамблендә җырчы биографиясен башлаган.
Хәния Фәрхи — күпмеңнәрчә татар һәм башкорт тамашачысының яраткан җырчысы гына түгел, гади кешенең шатлык-куанычларын, кайгы-хәсрәтләрен җырлары аша халыкка түкми-чәчми җиткерүче дә иде. Шуңа күрә милләттәшләребез аны яратты, үз итте. Аның башкаруындагы “Әлдермешкә кайтам әле”, “Сагынам сине, Питрәч”, “Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә”, “Онытылыр димә”, “Казан кичләре”, “Кышкы чия”, “Уфа — Казан” кебек җырлар, чын мәгънәсендә, халыкныкына әверелде. Халыкчанлык җырчы эшчәнлегенең асылын тәшкил итә иде. Гомумән, аның репертуарында 300дән артык җыр бар иде.
Хәния Фәрхи “Татар җыры” халыкара конкурсында 15 тапкыр “Алтын барс” билгесе белән бүләкләнде. Казан шәһәрендәге “Йолдызлар аллеясе”ндә аның исеме язылды.
Җырчыда якташлык хисе көчле иде. Башкортстанга гастрольләргә, һәртөрле мәдәни чараларга канатланып кайтты. Якташ җырчы һәм композиторлар Ризван Хәкимов, Айдар Галимов, Салават Фәтхетдинов, Урал Рәшитов, Зифа Нагаева һәм башкалар белән тыгыз хезмәттәшлек итте.
“Кызыл таң”чылар белән очрашуга да ул тормыш иптәше, концертларын оештыручы Габделхәй Биктаһиров белән берничә тапкыр килде. Гәзит укучылар өчен интервью бирде. “Кызыл таң” гәзитенең 95 еллыгы билгеләнгәндә “Нефтьчеләр” мәдәният сараенда аның ялкынлы котлау сүзләре һәм моңлы җырлавы хәтеребездә әле.
Мәрхүмәнең гаиләсенең, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын ихлас уртаклашабыз. Ходай сезгә сабырлык бирсен! Хәния Фәрхинең исеме күңелләрдә мәңге сакланыр.
“Кызыл таң” нәшрияты коллективы.