Картиналарны 100 мең кеше караган!
“Башкортстанның яраткан рәссамнары” проекты көннән-көн популярлаша.Бүген һәркем өйдән дә чыкмыйча Башкортстан рәссамнары иҗаты белән таныша, аларның эшләрен дөньяга тарата ала. Бу нефтехимия тармагы белгече, галим һәм язучы Наил Мәхмүтовның чираттагы проекты нәтиҗәсендә мөмкин булды. Нәкъ аның башлангычы белән 1 июльдән “Башкортстанның яраткан рәссамнары” интернет-проекты старт алган иде. Нәтиҗәдә, әлегә проектта 135 рәссам катнашкан, аларның һәркайсы интернет-кулланучы хөкеменә бишәр эшен тәкъдим иткән. Әлбәттә, монда сәнгать сөючеләргә яхшы таныш исемнәр күп. Шул ук вакытта, яңа исемнәр дә ачылган.