Төрлесеннән
4 август 2017, 11:39

Уфада үсмер лифт шахтасына егылган

Бу хәл кичә Менделеев урамындагы 128/1 санлы йортның төзелеп бетмәгән секциясендә булган.

Кичке җиденче яртыда коткару хезмәтенә 15 яшьлек үсмернең лифт шахтасына егылып төшүе турында хәбәр итәләр. Малай бу көнне дуслары белән төзелеп бетмәгән 16 катлы йортның түбәсендә йөри һәм, аягы таеп, ялгыш лифт чоңгылына төшеп китә. Үсмерне тиз арада коткаралар. Табиблар, үсмер могҗиза белән генә исән калган, ди.
Читайте нас