Әнвәр сугыш башланырга 10 ел кала якты дөньяга килгән. Әтисе белән әнисе колхозда эшли, гаиләдә дүрт бала үсә. Матур гына яшәп ятканда илгә олы кайгы килә — Бөек Ватан сугышы башлана. Әле генә бала булган кызлар һәм малайлар бер төн эчендә җитдиләнә. Әнвәргә бишенче сыйныф урынына эшкә барырга туры килә. Авылдагы ир-егетләр сугышка китеп беткәнлектән, барлык авырлык хатын-кызлар һәм үсмерләр иңенә төшә.
— Кияргә — кием, ашарга ризык юк иде, ачлы-туклы яшәдек. Боларның барысы турында да сөйләп бетерерлекмени! Минемчә, безнең нинди аврлыклар кичергәннне хәзерге буын аңламас та. Коточкыч еллар иде. Мин тракторда эшли башладым. Хәтердә, суык тимергә утырырлык түгел, кием юк, бөтен җир өши, сөяккә кадәр үтеп керә. Әмма эшләдек. Илебезгә ярдәм итәргә теләк зур иде, сугышның тизрәк бетүен теләдек, җиңүгә ышандык, — дип искә ала Әнвәр абый балачак елларын.
Әйе, сугышның беренче көннәрендә алар балачак белән мәңгелеккә хушлашуын әле аңламый да. Соңрак, бригадир үзләрен өлкәннәр урынына эшкә чакырып килгәч, сабан тарту, ашлыкны җыеп алу хәстәре үзләренә торып калгач, ачы чынбарлыкны аңлый алар һәм барысына да тешен кысып түзә. Ике елдан соң Әнвәрне ФЗУга җибәрәләр. Башкалада укып кайтканнан соң колхозда тагы күпмедер эшләргә туры килә, аннары үсмерне армиягә алалар, Свердловск өлкәсенә хезмәт итәргә җибәрәләр.
Аларны саперга укыта башлыйлар. Бик авырга туры килә, чөнки ашау ягы бик начар була. Бәхеткә, берзаман ул штабта хезмәт иткән якташын очрата. Ул Әнвәрнең кыю, нык, үткен егет икәнлеген күреп, аны штабка күчерттерә. Биредә дә эш җитәрлек була, әлбәттә, ләкин күп физик көч таләп ителми. Шушы шәһәрдә Әнвәр мәхәббәтен – Краснокама районы кызы Мәндүмә Аитованы очрата.
Алты ел хезмәт иткәннән соң, ул туган якларына – Благовар районының Бәрсүән авылына — әйләнеп кайта. 1954 елда өйләнешәләр, туй үткәрәләр, аннары колхозда эшли башлыйлар.
— Ялсыз эшләдек. Кич чык төшкәнче басудабыз, таң ату белән тагын эшкә. Җиң сызганып, тырышып эшләдек. Шуңа күрә дә илне аякка бастырдык. Бездә, Благовар районында, шикәр чөгендере яхшы уңа. Синең кайда, кем булып эшләвеңә карамастан, һәр капка башына дүртәр гектар чөгендер бүлеп бирәләр иде. Җәй буена аны берничә тапкыр эшкәртергә кирәк, шуңа күрә барлык хатын-кыз һәм балалар җәйне басуда үткәрделәр. Уңышы да мул була иде, гектарыннан 800әр центнер алган булды, — дип искә ала ветеран.
Озак еллар механизитор булып эшләгән кеше буларак, ул, әлбәттә, колхозларның хәзерге хәле өчен бик борчыла.
1972 елда Байковлар хатынының туган ягына — Краснокама районына — күченеп килә. Әнвәр Нәмәтҗан улы МТСка эшкә урнаша, механизатор булып эшли. Аннары кирпеч заводында экскаваторчы, нефтьче булып хезмәт сала. Һәрвакыт алдынгылар рәтендә була, фидакарь хезмәте өчен күпсанлы грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек дип табыла.
Авылда Байковларга участок бирәләр, алар өй салып чыга. Иркен йортта балалары Рита, Илдар, Илдус тәгәрәшеп үсә. Барысы да белем ала, һәркайсы җаваплы вазыйфаларда эшли, хәзер инде үзләренең балалары буй җиткән.
— Безнең дәү әти – искиткеч йомшак күңелле кеше. Без, оныклар, май ае бетүен түземсезлек белән көтеп ала идек. Каникуллар башлану белән дәү әти, дәү әни янына ашыгабыз, җәй буе рәхәтләнеп шунда ятабыз. Дәү әни безне бераз катырак тотарга тырышса, дәү әти, киресенчә, безгә барысын да рөхсәт итә иде. Без аларны бик нык яраттык һәм әле дә яратабыз, — ди оныклары Артур, Гүзәл, Эльмира, Эльза, Илгиз, Лилия.
Байковларның кызы, җаваплылыгы чикләнгән “Кама” җәмгыяте директоры, уңышлы эшкуар Рита Әнвәр кызы район халкына яхшы таныш.
— Без әти-әниебезгә чиксез рәхмәтле. Алар безне яратып, кадерләп үстерде. Чамасы белән таләпчән булдылар, чамасы белән иркәли белделәр. Алар безне күп нәрсәгә өйрәтте, беренче чиратта – эштән курыкмаска, намус белән эшләргә. Сүз белән генә тәрбияләмәделәр, үзләре һәр эштә безнең өчен үрнәк булды, аларның үзара тиргәшкән чакларын да күргән булмады. Иртәннән кичкә кадәр эшләделәр дә эшләделәр. Безгә дә тормышта тырышлык белән генә нәрсәгәдер ирешеп була дип өйрәттеләр, шуны аңга сеңдерделәр. Аларның бу киңәшләре миңа еш кына ярдәм итә, — ди Рита ханым.
Әнвәр Нәмәтҗан улы күптән түгел 85 яшен тутырды. Җәмәгате вафат булганнан соң, менә инде берничә ел ул Мәрзия ханым белән яши. Кем әйтмешли, ике ялгызлык бергә очрашып кушыла. Яше барса да, Әнвәр абый бер дә бирешергә уйламый әле, бергәләп абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар.
— Без хәзер оҗмахта яшибез. Андый рәхәтлекнең кадерен белергә кирәк. Мин үземнең балачагымны искә төшерсәм, тамагыма төер утыра... Ә хәзер кибетләрдә барысы да бар, кием-салым берсеннән-берсе матур, ризык-тәгамнең барчасы тәмле, шатланып яшисе генә! — ди ветеран.
Менә шулай, яраткан балалары белән бергә оныкларга үрнәк булып яшиләр Әнвәр абый һәм Мәрзия апа.