Балачагы авылда үткән адәм баласы иң бәхетлеседер. Чөнки ул саф һавалы иркен табигать кочагында яшел ялан-кырларны, гөл-чәчәкләр үскән болыннарны, басуларда иген үскәнен, шифалы инеш суларын балачактан күреп, сулап һәм эчеп, аннан көч алып үскән. Шуңа күрә дә ул табигатькә якын, беренче сулышын алган, беренче адымнарын ясаган, кендек каны тамган туган җиренә тартыла.
5 августта Бүздәк районының соклангыч табигатьле Ярдәм авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте. Мәдәни чарага шушы авылда туып-үскән, гомер иткән якташлар, дуслар, туганнар, кан-кардәшләр җыелды. Чара Коръән укудан, якты уй-ниятләр белән башланып китте. Авылга кайткан өлкән буын вәкилләренең оныклары, Коръән сүрәләрен укып ишеттереп, бәйрәмгә ямь өстәде. Ярдәм авылында үткән вакыйгаларны, онытылмаслык яшьлек елларын искә төшерүгә нигезләнгән бәйрәм программасы һәркемнең кәефен күтәрде, балачакка алып кайткандай булды.
Күпләрнең инде туган йортлары искереп, ташландык хәлгә килгән. Андыйлар туган ихаталарга кереп, юанып та, хисләнеп тә чыкты. Йорт-кураны биек үсемлекләр басып, керер сукмаклар югалса да, күпме истәлекләр саклый бу газиз урыннар...
Ярдәм элек-электән бер генә урамлы авыл булган. Ул XlX гасырның икенче яртысында барлыкка килгән. 1812 елгы Ватан сугышы барышында Франция генералы Антуан де Плансон әсирлеккә алына. Киләчәктә Русиядә хезмәт күрсәтеп, гомер итә башлый. Плансоннар, урыслашып бетеп, Русиядә нигезләнеп яши башлый, хезмәт итәләр. Аларга Бәләбәй өязеннән җир бүлеп бирелә. Отставкадагы патша армиясе генералы дәрәҗәсенә күтәрелгән Антуан де Плансонның оныгы Николай Антонович, үзенә ялчылар җыеп, аларга йортлар салдыра. Мал-туар, кош-корт белән тәэмин итеп, халыкка эш биреп, зур ярдәм күрсәтә. Шушы тарихи мәгълүматларга нигезләнеп, авылга “Ярдәм” атамасы бирелә. Плансоннар династиясенең вәкилләре әле XX гасырның 20нче елларында да Ярдәм авылында булганлыклары билгеле.
Элегрәк Ярдәмдә бер яклы урам гына булса, 60нчы елларда урамның икенче ягына да йортлар салына. Барлыгы авылда 27 йорт төзелә. Тау башында урнашкан Ярдәм авылын урман уратып алган. Әлеге вакытта 10 йорт бар. Авылда бер генә кеше яши. Шуңа карамастан, коесы бар, йортка газ, ут, телефон да кертелгән.
Бәйрәм чарасы кичкә кадәр күңелле уеннар белән дәвам итте. Оештыручылар тарафыннан кунаклар өчен зур бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәних Гәрәев һәм җәмәгате, шулай ук мәдәният эшлеклесе Миңлегөл, Күзәй авылы мәдәният йорты хезмәткәре Светлана Абдуллова кичәне концерт номерлары белән баеттылар. Бәйрәмне алып баручы, Ярдәм авылында туып-үсеп, бүген Уфа районының Комлыкүл авылында гаиләсе белән гомер итүче Венера Исхаковага кайткан кунаклар шундый әһәмиятле, фәһемле, эчтәлекле очрашуны оештырганы өчен зур рәхмәт белдерде. Киләчәктә тагын шулай күрешергә кирәк дигән максат куйдылар.
“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәменә 200дән артык кеше кайткан иде. Бер мәртәбә дә бу кадәр күп халык җыелганы булмаган авыл җанланып киткәндәй булды. Иртәнге сәгатьләрдә Ярдәм авылы халкын кояш нурлары белән каршы алса, кичен, һәммәсе таралышкач, моңсуланып калган төсле, коеп яңгыр яудырды...
“Туган нигез ташларыннан туган илләр башлана”, дип җырлана бер җырда. Язмыш җилләре нинди генә тарафларга илтсә дә, туган нигезләрне онытмыйк, туган авылларга ешрак кайтып йөрик.
Элина ИСХАКОВА.