-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 август 2017, 02:00

Мәчетле авыл – бәхетле авыл

Бабай мәхәлләсенә – 25 ел.

Тарихында – ил язмышы
Бабайлылар — үҗәт һәм максатчан да, кырыкка бөгелми торган туры сүзле, хәтта бераз башбирмәс тә халык. Холыклары мишәрлектәндер, бәлки. Аларның бабалары бирегә Түбән Новгород өлкәсеннән килеп төпләнгән. Патшага тугры хәрби хезмәтләре өчен аларга шушы урман-суга бай, игелекле җирләрне алырга рөхсәт ителгән. Архив язмаларында аларны ‘’припущенниклар’’ диләр. Меңәрләгән чакрым юлны барлык мөлкәте, гаиләләре белән атларда узып, алар шушы әкияти хозур табигать куенына килеп сыенган. Хәзер түбән оч буларак билгеле урында башта дүрт йорт калкып чыккан. Бабаевларныкы булган алар, авыл атамасы да шушы фамилиядән алынган. Аларның берсе старшина булып сайлана торган булган. Бер улларының исеме буенча Бабаевлар Янбарисовлар булып киткәч тә шушы кагыйдә сакланган. Старшина кулында иң кыйммәт булган җир турындагы документ сакланган. Аларның иң соңгысы Исламгалигә кулак мөһере тагыл­ган һәм ул үзенең меңләгән сыйныфташы язмышын кабатлаган.
Борын заманда бабайлылар тик хәрби хезмәт белән мәшгуль булган, алар Ырынбур далалары ягыннан Русия чикләрен саклаган. Шул сәбәпле, барлык йөкләмәләрдән дә азат булган, шул исәптән, салым да түләмәгән. Торган җирләрен киңәйтергә, чик саклау хезмәтен көчәйтергә дип, алар тагын да күчмә крестьяннарны кабул иткән. Яңа припущенниклар Мортазин фамилияле булган.
Бабай авылы кешеләре арасында беркайчан да артык бай, яки ярлы кешеләр булмаган. Алар барысы да үз-үзен тәэмин итәрлек урта хәлле тормышта яшәгән. Борын-борыннан биредә игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Бу якларда өч баскычлы була ул: беренчесе — арыш, икенчесе — сабанашлык, өченчесе — парга калдырыла һәм алар ел саен алмашынып тора. Һәр басу киртә белән уратылып алына, аның төзеклеге өчен җаваплы бер кеше тәгаенләнә. ХVIII гасырда да басуда чүп үстермәгән безнең бабайлар! Мал-туарны исә иртән авыл капкасыннан чыгарып җибәргәннәр, кичен янә куып керткәннәр. Язын маллар — парга калдырылган, көзен ашлыктан бушаган басуларда азык тапкан.
Гаскәри бабайлылар үз авыллары чикләрен дә үзләре саклаган. Марилар яшәгән күрше Кәмәй авылы белән чиктә алар зират урыны билгеләгән. Бүген дә ул “Бабайлар зираты” буларак билгеле. Борыннан калган гадәт буенча, әле дә печәнлекләр, башка җир биләмәләре чиге нәкъ шушы урыннан билгеләнә.
1917 елгы инкыйлаб алдыннан Бабай зур гына авылга әйләнә. Аның өч мәчете, ике мәдрәсәсе, өч тегермәне, өч кибете була. Үзләре җитештергән бал-май, ит, ашлыкны ирләр Бөре базарына илтеп сатып, азмы-күпме акча эшли. Егерменче еллардагы ачлык халыкның бәкәленә суга. Җитмәсә, нәкъ шул елларда авылда янгын чыгып, 30лап өй көл-күмергә әйләнә. Халык авылдан күпләп китә башлый. Коллективлаштыру чорында кулак мөһере тагылган утызлап гаилә Себер китә. Шул рәвешле, авылдагы халык саны кими.
Шушы сынауларны үтеп, инде ярыйсы гына яши башлагач, сугыш чыга. Икенче көнне үк авылдан 48 кеше фронтка китә. Алар, әлбәттә, сугыш озакка сузылмас, тиздән әйләнеп кайтырбыз, дип уйлый. Арбаларга төялгән ирләрне бала-чага, хатын-кызлар Кәмәй тавына кадәр озата бара. Авылдан барлыгы 221 кеше сугышка китә, аларның 101е яу кырында башын сала.
Ул елларда итәк тулы балалары белән тол калган хатыннар сабыйларын аякка бастырыр өчен барысын да эшли, күбесе ирләренә гомер буе тугрылык саклый. Авылга иң беренче похоронка Разия апа Сафинага килә. Ятим калган 5 баласының өлкәненә — 10, кечесенә 3 яшь була. Шундыйлар арасында Зәйнәп Галләмова да була. Алты баласы, арык кәҗәсе белән җан саклап яшәп ятканда 1944 елда иренә похоронка ала ул. Кайгысыннан бөгелеп төшкән хатын урынга ята. Алты баланың икесен Кәмәй балалар йортына бирергә туры килә. Шул рәвешле, аяусыз сугыш, хәтәр кош кебек, авыл өстенә кара канатларын җәя. Хатын-кызлар сукага җигелә, кул арбасы белән Бөре пристанена ашлык ташый. Җитмәсә, ул еллардагы иң хәтәр тилчә чире болай да сирәк малны кыра. Шундый афәтләрне үтеп исән кала авыл.
Сугыштан соңгы елларда колхоз янә тернәкләнә. Алтмышынчы елларда инде ул районда алдынгылар сафына баса. Район гәзитендәге мәгълүмат табли­цасының беренче графаларын һәрдаим бабайлылар алып тора. Сөт савып алу буенча иң беренче өчмеңчеләр, дүртмең­челәр — бабайлылар. Ул елларда яңа ферма, клуб, фельдшерлык пункты һәм башка шундый мөһим объектлар төзелә, юллар салына. Колхоз гөрләп тора. Инде халык иркенрәк яши башлаганда үзгәртеп кору җилләре исә башлый. Фермалар ябыла, техника паркы таркала, ниһаять, оптимальләштерү максатында сигезьеллык мәктәпне дә ябып куялар. Шулай итеп, Бабай язмышында, су тамчысындагы кебек, бөтен ил язмышы чагыла.
Иман кайтсын!
Узган гасырда ил белән имансызлык упкыны читенә килеп баскач, бабайлылар соңгы адымны ясаудан тыелып кала. Бу хакта хезмәт ветераны Саймә апа Шәйморатова болай сөйли:
— Әти-әниемнең “иманлы нигезгә төшсен” дип теләгәне рас килде – 17 яшемдә ныклы дини тәрбияле гаиләгә килен булып төштем. Илле елга якын биата-бианам белән тату яшәдек. Алар биш вакыт намазларын калдырмый иде. Намазлыкларын җәйгәнче комганнарына су җылытып кую, аны җыйганчы самавырны чыжлатып алу – килен бурычы. Боларны рәхәтләнеп үтәдем. Үзем дә 41 яшемдә намазга бастым. Ул җанга — сафлык, тәнгә сихәт бирә. Безнең бабайлар арасында урынга калып, озак ятып вафат булганнар бик сирәк иде, чөнки алар намазда булды.
Аның сүзләренә караганда, Бабай авылыннан иман беркайчан да бөтенләйгә китмәгән – нинди заманда да биредә ураза тотучылар, Коръән укучылар, корбан чалдыручылар булган. Мәчет ишекләре ябылгач, халык, аерым йортларга җыелып, иман китерә торган булган.
Ә сиксәненче еллар азагында авылның аксакалы Вафа Кәримов мәчет салдыру эшен башлап җибәрә, аны бөтен авыл белән хуплыйлар, һәркем кулдан килгәнчә ярдәм итә.
1991 елның 4 октябрендә, районда гына түгел, республикада да берен­челәрдән булып, Бабай авылында мәчет ачыла. Анда халык соравы һәм колхоз юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренең “Йолдыз” мәдрәсәсендә укып кайткан Хәниф Шәйморатов имам-хатыйб булып килә һәм менә инде чирек гасыр халкына тугры хезмәт итә. Аның абруйлы фикеренә авылда, районда гына түгел, республикада да колак салалар. Бу хакта мәхәлләнең 25 еллыгын билгеләү тантанасына килгән Аскын, Караидел районы имам-мөх­тәсибләре, Балтач районы мәхәлләләре имамнары һәм Мишкә районы имам-мөхтәсибе Рафаэль хәзрәт Йосыпов та сөйләде. Ә хезмәт ветераны Хәмдия апа Мортазина авыл мәчетенә янә сукмак салынуның әһәмиятен Казанда Кол-Шәриф мәчетенең янә балкуы белән чагыштырды һәм мәхәлләгә шушы иман сараеның рәсемен бүләк итте.
Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин фикеренчә, Бабай авылы мәчетендә халыкның рухи ихтыяҗын канәгатьләндереп кенә калмыйлар, ә иманлылар сафын яшьләр исәбенә тулыландыруга зур әһәмият бирәләр. Әйткәндәй, Рөстәм Марат улы бу көнне үзе дә мәчеттәге намазга кушылды.
Тантанада Бөтендөнья Татар кон­грессының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Алик Локманов, Русия Мөсли­мәләре берлегенең Башкортстан бүлек­чәсе рәисе Розалия Халикова, Русия мөселман­нары Үзәк диния нәзарәте делегациясе җитәкчесе Мөхәммәт Миң­негалиев катнашты.
Бәйрәм, Бабай авылында башланып, көне буена дәвам итте, кичен район үзәгенә күчте һәм Башкортстанның сәнгать осталары катнашлыгында зур концерт белән тәмамланды. Аның матди ягын авылдан чыккан эшкуарлар хәстәрләсә, рухи ягын – сценарий төзү, эзмә-эзлекле алып баруны район хакимияте башлыгы урынбасары, танылган җырчы Илгиз Шәкүров үз өстенә алды. Аның һәр сүзен йотлыгып тыңлаган якташлары: “Бүген безнең Илгиз былбыл оясында уянган, ахры, тавышында — сандугач моңы, һәр сүзендә — энҗе-мәрҗәннәр!”, — дип сөенде.
Менә шундый ул бабайлылар – хисле дә, эшлекле дә, кыйблалы да. Инде бернинди заман җилләре дә аларны иман юлыннан яздыра алмас дип ышанасы килә.
Читайте нас