“Әллүки”гә язылу һәрвакыт район мәгариф бүлеге җитәкчелеге ярдәме белән уза. Шуңа да иң беренче итеп сәхнәгә район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кашапова белән мәктәпкәчә белем бирү бүлеге начальнигы Лиза Әһәдуллина чакырылды. “Кызыл таң” нәшрияты җитәкчесе Фаил Фәтхетдинов аларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Арытаба сәхнәгә Югары һәм Түбән Яркәй авылларында урнашкан балалар бакчалары мөдирләре — Гөлүзә Әхмәтҗанова, Юлия Яһүдина, Розалия Глиәкбәрова, Айгөл Баһаветдинова, Айгөл Кашапова, Ирина Муллагулова, Ләйсән Камалетдинова, Ирина Ниметдинова күтәрелде. Аларга да дипломнар һәм акчалата бүләкләр бирелде. Тәрбиячеләр дә читтә калмады. “Төркем белән – “Әллүки”гә” конкурсы җиңүчеләре — район үзәгендәге 5нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Эльза Авзалова, Гөлчәчәк Газетдинова, Фәнзия Арсланова баш мөхәррир кулыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр алды.
Базытамак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмера Ахунова да – “Әллүки”нең күптәге дусты. Агымдагы уку елында ул 10 укучыны журналга яздырды. Аның да тырыш хезмәте лаеклы бәяләнде.
Узган уку елының иң чагу һәм истә калырдай мизгелләренең берсе — Югары Яркәйдәге Т. Рахманов исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучылары Ләйсән Шәрипова, Эльвира Тараненко, музыка укытучысы Алина Нуриәхмәтова оештырган “Әллүки”гә багышланган әдәби-музыкаль чара булгандыр, мөгаен. Әлеге чараны оештыручылар да баш мөхәррир кулыннан Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр алды. Шунысын да әйтергә кирәк, Т. Рахманов исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучылары Ләйсән Шәрипова белән Эльвира Тараненко “Әллүки”гә яздыру һәм журналны пропагандалау буенча районда әйдәп баручы булып торалар. Алар инде берничә ел рәттән үз сыйныфларын “Әллүки”гә яздыра.
Шунысын аерым билгеләп үтәргә кирәк, “Әллүки”гә язылуны оештыручы мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләүгә быел тәүге тапкыр крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Ялалов та үз өлешен кертте. Киләчәктә районның уңышлы эшләүче башка фермерлары да аның үрнәгенә иярер, туган телебездә чыккан милли матбугат басмасын саклап калуга үз өлешләрен кертер, дип ышанабыз.
Районның барлык мәгариф хезмәткәрләре каршысында сәхнәгә чыгып бүләк алу — зур мәртәбә. “Әллүки”нең дуслары да моны яхшы аңлый. Шуңа да елның-елында журналга язылуны оештыруда аеруча тырышлык күрсәтә. Бүләк алучылар арасында буласыгыз килсә, сез дә аның белән дуслашыгыз, укучыларыгызны, тәрбияләнүчеләрегезне, балаларыгызны, оныкларыгызны үз телебездә чыгучы, күркәм эчтәлекле, төсле-бизәкле журналга яздырыгыз. Дус булыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк, икътисади көрчек хөкем сөргән заманда милли басмабызны бергәләп саклап калыйк. Ә аны саклап калу бары тик сездән – туган тел җанлы мәгариф хезмәткәрләреннән тора. Шул хакта бер генә минутка да исегездән чыгармасагыз иде.