Бер атнадан соң, хатын эшкә чыкмагач, хезмәттәшләре, борчылып, туганнарына шалтырата, алар полициягә мөрәҗәгать итә. Шунда ук эзли башлау нәтиҗәсендә туристларны тиз арада табарга мөмкин була. Баксаң, алар поход башында ук адашкан булган һәм шул гомер урманнан чыгу юлы эзләгән.
Район полицейскийларының намуслы һәм оператив эшчәнлеге өчен туристлар һәм аларның туганнары Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына рәхмәт хаты җибәргән.