+11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Төрлесеннән
6 сентябрь 2017, 21:00

Башкортстан нефтенә – 85 ел!

Республиканың табигый байлыклары арасында “кара алтын” мөһим урын били. Халык хуҗалыгының кайсы өлкәсен генә алсак та, республика нефтьчеләренең катнашы булмаган тармак юк. 1932 елның 16 маенда Ишембай авылы янында 702нче скважинадан беренче нефть фонтаны бәреп чыга. Шушы вакыт эчендә республикада нефтьчеләр тарафыннан 1,7 миллиард тоннага якын нефть табылган. Бүген дә республиканың горурлыгы, даны булган “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе, икътисад үсешендә мөһим урын биләве белән бергә, социаль өлкәне үстерүгә, шәһәр һәм авыллардагы көнүзәк проб­лемаларны хәл итүгә дә зур өлеш кертә. Быел “Башнефть” акционерлар нефть компаниясе 85 еллык мәртәбәле юбилеен билгели. Шушы тарихи вакыйга кысаларында 2 сентябрьдә, Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көнендә “Башкортостан” дәүләт концерт залында зур бәйрәм үтте.

Читайте нас