Ул – Белорет районыннан 11 яшьлек Богдан Красавин. Аны дәү әнисе тәрбияли. Бал биюләре спорты белән ике ел шөгыльләнә, хыялы – чемпион булу.
Чыгышлар вакытында Богданга көч биреп торырга атаклы спортчы Светлана Хоркина да килде. Оештыручылар аны яшь спортчы үтенече буенча чакырды.
- Үзем чыгыш ясаганда да бу кадәр дулкынланмыйм, бүген аеруча нык хисләндем, - диде Светлана һәм Богданга үзе турындагы китап һәм башка бүләкләр тапшырды.