+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 декабрь 2020, 02:20

“Игелек кыл да суга сал...”

Уфаның Инорс бистәсендә Караидел ярын корыган агачлардан тазартып, чаңгы юлы булдырган Владимир Коротков шулай ди.

Уфаның Инорс бистәсендә Караидел ярын корыган агачлардан тазартып, чаңгы юлы булдырган Владимир Коротков шулай ди.

Уфаның Инорс бистәсендә халык те­лендә “Җылы күл” дип аталүче күл бар. Аның бер ягыннан шәһәр йортлары тезелеп киткән, арырак җәйге пляж, “Оҗмах яры” сәламәтләндерү-күңел ачу комплексы урнашкан, аның бер өлеше урман белән капланган. Моннан тыш, бу күлдә ел әйләнәсенә үрдәкләр йөзә. Яр буе шул кошларга җим бирү­челәрдән дә өзелми. Кыскасы, бу төбәк шушы тирәдә яшәүче күпләрнең яраткан ял итү урыны.

Яр буеның урманлы өлешендә сукмак салынган. Ул Караидел буена илтә. Бу сукмактан да кеше өзелгәне юк. Җәен монда — җәяүлеләр, кышын чаңгыда шуучылар өчен юл салына. Үзем дә чаңгыда йөри башлагач, шуны искә алдым: сукмак буендагы ауган агачлар киселеп, читкә алып куелган, тәртипкә китерелгән. Бер сүз белән әйткәндә — чаңгы юлын кемдер махсус тазарткан.
Чаңгы юлында бер үк кешеләр белән очраша башлагач, алардан бу сукмакны кем тазартканын белү нияте белән сораштырсам да, төгәл генә әйтүче булмады. Шуңа күрә, чаңгыга баскан саен, ул мәрхәмәтле кешеләргә мин күңелемнән генә рәхмәтләр укыдым.
Быел да кыш таныш сукмакка юлландым. Монда инде бу спорт төрен яратучылар чаңгы юлын салып өлгергән иде. Быел “Старт” дип язылган такта элеп сукмакның үзгәргәнен, “750 метр”, “1250 метр”, “Финиш” дип язылып куелуын искә алдым. Димәк, бу юлы да миңа билгесез кешеләр тырышлык салган.
Бер кичтә ирем белән җәяүләп йөрергә чыктык һәм, гадәти маршрутыбызны үзгәртеп, урман эченәрәк кердек. Куаклыкларны үтеп, уй­су җиргә килеп чыктык. Җәен монда кечкенә елга ага. Бераз баргач, кемнеңдер тимераякларда шууын күреп аптырадык. Ни ди­сәң, күл буенда да махсус мәйданчык бар. Ә монда кемдер янә бер шугалак эшләгән. Барып җитүгә 65 яшьләр тирәсендәге ир-егетнең бик оста тимераякта шууын карап тордык та, танышып, сүз башладык.
Ул спортны үз итә, кышын тимераякта, чаңгыда йөрергә ярата икән. Сүз арасында мин әңгәмәдәшебездән чаңгы юлын кем тазартканын сорадым. Ә ул миңа: “Сез бу сорауны нинди ният белән бирәсез?” — дигәч, рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килүен әйттем.
— Рәхмәтегезне кабул итәм. Алдагы елның көз айларында үзегез дә безгә ярдәмгә килә аласыз, — диде ир-узаманы. Шуннан соң бер-ике көн узуга мин аның белән элемтәгә кердем.
Владимир Коротков Бөре районының Ивановское авылында 1952 елда дөньяга килгән. Ул — отставкадагы офицер. “Гомерем буе Ватаныма хезмәт иттем”, — ди ул. Владимир Александрович, отставкага чыккач, Башкортстанга кайта һәм Уфада төпләнә.
— Иң яраткан шөгыльләремнең берсе — чаңгыда йөрү. Шуңа күрә яшәгән урынымнан ерак түгел генә чаңгыда йөрер урын барлыгын белгәч, бик шатландым. Былтыр шушы юлдан чаңгыда йөргәндә шуны искә алдым: бер үк сукмактан җәяүлеләр белән чаңгычылар бергә йөри. Әлбәттә, бу бик уңайлы түгел. Шуңа күрә мин Уфаның Калинин районы хакимиятенә хат язарга булдым. Чаңгыда чыккан саен хатны үзем белән алып, халык белән сөйләшү алып барып, бу юлны киңәйтү кирәклеген аңлатып, хакимият исеменә язылган хатка имзалар җыйдым.
Шул чорда Салават Хәбибуллин белән дә таныштым. Ул да — тормышын спортсыз күз алдына да китерә алмаган пенсионер. Кыш азагында минем хатка җавап килде. Анда бу мәсьәлә белән кем шө­гыльләнәчәге язылган иде. Шулай итеп, район хакимиятенең физик культура һәм спорт бүлеге мөдире Рушан Абушахмин белән таныштым. Тик карлар эреп бетүгә пандемия башланды һәм без эшкә тотына алмый калдык. Инде көз айларында бер-беребез белән телефон аша сөйләшеп, трассаны ауган агачлардан тазартырга, юлны бераз киңәйтергә булдык. Безгә спорт мәктәбе директоры Юрий Бәйрәмов та тәрбиячеләре белән кушылды. Без Салават Габдрахман улы белән юлга ауган агачларны кул пычкысы белән кисеп барсак, безнең эшләгәнне күргән ике ханым ярдәмгә килде. Хаклы ялдагы Любовь Зубкова белән Фәнүзә Галимова да көн дә урманга “эшкә” йөрделәр. Ә инде Рушан Фәнүр улы белән Юрий Байдимирович безгә ярдәм итә башлагач, эшләребез күпкә җиңеләйде. Нәтиҗәдә, 1250 метр араны корыган агачлардан тазарттык, юлны киңәйттек. Караидел буендагы сукмакта да шундый ук эшләр башкардык.
Хәзер урман эченә саф һава суларга килгән һәр кеше үзе теләгән ике маршрут буенча йөри ала. Әгәр дә безнең эшкә кушылырга теләүчеләр булса, без, һичшиксез, шат булачакбыз, — ди Владимир Коротков.
Бернинди дан-шөһрәт көтмичә, изге эшләр кылучылар бар әле арабызда. Әгәр дә инде бу мәсьәләгә тиешле хакимият органнары да игътибар итсә, тагын да яхшырак булыр иде.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас: