Иске Үзмәш (Качелга) тарихы – ватан елъязмасында бер сәйлән.
Илсөярлек башы – туган авыл. Кечкенәдән туган якларына: ямьле җәйләрдә татлы җиләк үскән яланнарына, чикләвекле, шомыртлы, баланлы урман-әрәмәләренә, су кергән елга-күлләренә, тук башаклар тибрәлгән иген басуларына сөю балачактан уянганнарда илсөярлек рухы нык була. Авылда үсеп, чит якларда төпләнгәннәр дә, яшәгән җирендә никадәр рәхәт булса да, гомере буе туган ягына иң садә мәхәббәт хисләрен саклый.
Туган авыл хатирәләре ямансулатканда, җан җирсәгәндә яткандыр, күрәсең, ак кәгазьгә бу юллар:
Ата-баба сайлап төпләнгәндер,
Сынап килеп ерак җирләрдән:
Челтер сулы инеш, Каръяудытау
Ышык, калкан кырыс җилләрдән.
Әткәй-әнкәй кебек бердәнбер ул,
Монда тәүге сулыш алынган;
Иркә нәзбереклек ят булса да,
Яклау һәм мәрхәмәт табылган.
“Җантөяк!” –
дип бәгырь өзелгәндә
Керфекләргә чыклар кунар як;
Тик бер генә фатыйхасы өчен
Йөзәр изге гамәл кылыр як.
Чагыл, Чатра… –
урман, ялан исемен
Тәсбих итеп тезеп ятлар як;
Бакыйлыкта җылы куенына –
Туфрагына сыенып ятар як.
Тарих төпкелендә сер сандыгы,
Форсатлар юк кат-кат ачарга;
Һич бәхәссез анык, чын дөресе –
Җир шарында берәү – Качелга!
Чакмагыш районының Иске Үзмәш авылында безнең әтәй – Гайнелбаян Габделбаян улы Нуриев үзе бурап, тәрәзә яңак-кашагаларын, ишекләрен үзе сугып күтәргән йорт әле дә исән, Аллаһка шөкер. Әтәй-инәй исән чакта анда бик тә еш кайтылды, җәйге яллар да күбрәк шунда үтте. Үзебезнең, абый-апаларның балалары һәм оныклары да авылны үз итеп, яшьтәшләре белән бергә кайнашты. Алар арасында уйчан һәм җитди карашлы, пөхтә Гөлназ Муллаянова да еш була иде. Берчак ул:
– Китаплар буенча эшлисез, язмаларымны карагыз әле? – дип үтенде.
Гөлназның телебез, гореф-гадәтләр, басма сүз һәм әдәбият белән кечкенәдән кызыксынуын белгәнгә, артык гаҗәпләнмәдем. Шулай аның хәбәрнамәләре, шигырьләре, мәкаләләре мәктәп елларыннан ук районыбызның “Игенче” гәзитендә даими басыла башлады. Ул гәзитнең баш мөхәррире, күренекле шагыйрь Марис Нәзиров җитәкләгән “Яшь хәбәрчеләр” мәктәбендә осталык серләренә төшенде, тәҗрибә туплады, каләмен шомартты. “Китап” нәшриятында укучыларның иҗат өлгеләрен җыентык итеп туплаганда, 8нче сыйныфтагы Гөлназның “Халкым мирасын – буыннан-буынга” дигән нәсере, таләпчән мөхәрририят әгъзалары тарафыннан бертавыштан хупланып, дәүләт нәшриятында “Яратам сине, Башкортстан” китабында дөнья күрде.
Митрә-Әюп мәктәбен көмеш медальгә тәмамлагач, Гөлназ һич ике-ләнми, Башкорт дәүләт университетының филология факультетының татар-урыс бүлегендә укуын дәвам итте. Югары белем алгач, Уфаның 30нчы балалар (мобиль) китапханәсендә хезмәт юлын башлады.
– Эшемне яратам, замана бала-ларының китап укыганнарына куанам, аларны ничек тә шуңа әвәсләндерергә тырышам. Күренекле язучылар, танылган шәхесләр белән очрашулар аеруча җанлы үтә, – ди ул.
Гөлназ диплом эшендә тарихның сер сандыкларын ачып, ата-бабалар шәҗәрәсен өйрәнү, буыннар чылбырын саклап, туган нигездә йорт яңартып, шунда дөнья көткән, шулай ук башка тарафларда яшәгән абруйлы авылдашларыбыз хакында мәгълүмат туплау максаты куйган иде. Дипломын уңышлы яклап, эзләнүләрен дәвам итте дә, быел шуларны “Чакмагыш районы Иске Үзмәш авылының тарих битләре” дигән исем астында китап итеп бастырды.
Китапның дөнья күрүе, һич бәхәссез, ифрат әһәмиятле. Беренчедән, әлеге хезмәт бөек халкыбызның олуг тарихында гөл таҗындагы иртәнге таң чыгыдай асыл бер кушылма. Икенчедән, ул татар авылларының берсенең бик тә әз өйрәнелгән үткәннәрен яктыртуы белән кадерле. Өченчедән, ул тулы бер авыл – Иске Үзмәш халкына шәҗәрә төзүдә ышанычлы маяк булып тора.
Теманы ачыклауда кулланылган чыганакларның күп яклы булуы, ярыйсы киң даирәне иңләве сокландыра. Автор вакытлы матбугатка, төрле китапларга мөрәҗәгать иткән, архив материалларын эзләп тапкан. Ул гына да түгел, халык хәтерендә сакланганнарны ачыклар өчен, бихисап авылдашлары, бигрәк тә өлкән буын вәкилләре, күпне күргән сугыш һәм хезмәт ветераннары белән ихлас аралашкан.
148 битле китапның беренче бүлегендә Иске Үзмәшнең ничек барлыкка килүе, үсеше сынландырыла.
“Туган авылымның тарихы Качелга (Кайчы + елга – елга башы кайчыга охшап кисешкәнгә һәм Каз + елга – кыр казлары килгән элек) елгасының сулъяк ярына ясаклы татар Үзмәш Күсәков гаиләсе белән килеп утырган вакыттан башлана. Ул бертуган абый-сының улы Юмай Йосыпов белән авылга 1737 елда нигез сала. Моңа кадәр Байбулат авылында яшәгән булганнар. Байбулатка аның әтисе ясаклы татар Күсәк Табашев 1712 елда күчеп килгән булган. Еллар үткән, хуҗалык саны арта барган, авыл зурайган. Үзмәш исеменнән чыгып, авылны Иске Үзмәш дип йөртә башлаганнар. Бүгенге көндә авылны рәсми рәвештә Иске Үзмәш диләр, халыкта Качелга атамасы да еш кулланыла”, – дип яза Гөлназ.
Иске Үзмәш дип аталуның сәбәбе – Базы елгасы буенда Яңа Үзмәш дигән авыл да була, соңгарак ул авыл тарала.
Архив белешмәләренә караганда, авылга җир бүлеп бирү 1745 елның 22 июнендә канунилаштырыла. Еллар дәвамында ревизия язмаларында авылда татарлар һәм типтәрләр яшәве теркәлә килә.
Иске Үзмәш халкы заманына хас мәшәкатьләрне хәстәрли: иген игә, мал асрый. Һөнәрмәннәр дә күп була: йортларны үзләре бурап, каралтылар тергезәләр; өй җиһазлары, өс-баш һәм аяк киемнәре, башка көнкүреш кирәк-яраклары булдыру өчен дә авыл халкы читкә чапмый, үзе җитештерә. Ул гына да түгел, авылдан өч кенә чакрымда яткан Байгилде базарына сатуга йөриләр.
Автор авылдашларыбызның иманлы, динле булуларын да һәрдаим ассызыклый, авыл имам-хатыйбларының, указлы муллаларының исем-шәрифләрен атый.
Авылда 1800 елда ук биш вакытлыча мәчет эшләве (ул чакта патша хакимияте даими мәчетләр төзүне тыя), соңгарак җәмигъ мәчете төзелеп, мәдрәсә ачылуы, тимерлек, су тегермәне, балык үрчетү буалары булуы авыл халкының тулыканлы, шактый җитеш, имин тормышта көн итүен дәлилли.
Китапта авылның Совет чорындагы тормышы да матур гына яктыртылып, кызыклы мәгълүматлар белән тулыландырыла. Үткән гасырның 30нчы елларында ачылып, 90нчы елларгача эшләгән, берничә буын укучыларга белем биргән башлангыч мәктәп, андагы укытучылар турындагы сәхифәләр дә мавыктыргыч.
Ватаныбызга фашист илбасарлары басып кергәч, авылыбыздан 143 кеше сугышка китеп, шуларның тик яртысына гына исән әйләнеп кайтырга насыйп була. Былтыр, Бөек Җиңүнең 75 еллыгында, сугышта катнашкан каһар-маннарның тулы тезмәсен бирү китапның бәсен күтәреп кенә калмый, яугирләргә кадер-хөрмәт билгесе дә ул.
Авыл мәктәбендә хәреф танып, үзләре сайлаган шөгыльдә уңышлар яулаган авылдашлар: подполковник Имам Әрдиев, республикада зур җитәкче вазыйфалар башкарган Әгъзам Әрдиев, күренекле артистка Рива Исхакова, җәмәгать эшлеклесе Заһир Хәкимов һ. б., янә авылда көн иткән үрнәкле гаиләләр турындагы җылы сурәтләмәләр, журналист буларак, Гөлназның каләме чарлана баруына ишарә.
Татар исемнәре дөньясына сәяхәт, авыл кешеләренә кушылган исемнәр-нең тәфсилле аңлатмалары да Иске Үзмәш тарихының үзенчәлекле бер чагылышы буларак кабул ителә.
Ныклы нәселле шәхесләрне юкка гына тирән тамырлы имәннәргә тиң-ләмиләр. Борын-борыннан ата-бабаларыбыз үзенең нәсел тарихын аерым дәфтәрләргә терки барган.
Бүгенге көндә исә, гасырлар төпкелендәге тамырларны белүнең киләчәк буын бәхете һәм иминлеге өчен никадәр мөһим икәне яхшы аңлашылып, күпләр үзләренең кайдан килеп чыкканын, кая юл тотканын ачыкларга тырыша. Гөлназ Муллаянованың әлеге хезмәте – нәкъ шундый омтылыш үрнәге.
Китапның “Шәҗәрә” бүлегендә шәҗәрәнең тарихны өйрәнүдәге роле ачыкланып, шәҗәрә төзү, бу эшне нәр-сәдән башлау буенча анык киңәшләр бирелә.
“Шәҗәрәм – халкым тарихының бер тамчысы” үрнәгендә Гөлназ Әнис кызының үз нәсел агачын тасвирлавы да шәҗәрә төзү кануннарына тәңгәл килеп, авылыбызның бер нәселе өлгесендә шунда яшәгән халыкның үткәнен һәм бүгенгесен ачык сынландыра. Алар белән танышканда, Гөлназның сабыр, акыллы дәү әнисе Гакифә әби, һәр эшкә маһир картәтисе Ләбиб абый, зифа буйлы, уңган картәнисе Әсма апа исәннәрдәй күз алдына баса.
Гөлназ авылыбызның башка нәселләренең шәҗәрәләрен дә иренми төзегән. Басмада Әрдиевлар, Бакировлар, Баяновлар, Вәлиевлар, Вәлиуллиннар, Гәрәевлар, Гутуповлар, Муллаяновлар, Мусиннар, Мөкъминовлар, Нуриевлар, Хәбибуллиннар, Шәйхуллиннар шәҗәрәләре унар буыннаргача китерелә.
Шунысы кызыклы: күпләрнең нәсел башы авылга исем биргән Үзмәш бабабызга барып тоташа. Бу гаҗәп тә түгел, авылга нигез салынган XVIII йөз урталарында гаиләләр күмәк, ишле балалы булган, бер кешенең токымы оныклары буынында ук бишәр дистәгә җитә алган. Әлеге китапны укысалар, үзмәшлеләр арасында бер-берен авылдашлар гына санаганнар, көтел-мәгән туганнарын табып, хәйран калыр, мөгаен.
Авылларыбыз, гадәттә, су буйларына утырган. Малайларның җәйге яраткан уены – су өстендә таш сикертү: кемнеке күбрәк сикереш ясый, ераккарак китә, ишлерәк боҗра-дулкыннар кузгата? Чагыштырсаң, китап нәшерләүдә дә моңа охшашлык чалымланадыр. Басмалар да, укучыларның күңел күленә багъланып, анда тәэсир-дулкыннар уяту ниятен тота. Быелгы мөһим вакыйга – җанисәп чарасына да бәйле, дөнья күргән әлеге басма үзмәшлеләрдә дә, башка милләттәш-ләрдә дә тарихка, нәсел-тамырларга кызыксыну кабындыруда бер очкын булса икән. Гөлназ Муллаянованың хезмәте бик тә актуаль теманы күтәреп, аны шактый тирән ачып бирүе, дәлил-ле нигезгә таянып язылуы белән әйбәт бәһагә лаек. Әлбәттә, автор әлеге юнәлештә эзләнүләрен арытаба да дәвам итәр, дигән өмет тә, җирлек тә бар. Уңышлар юлдаш булсын Гөлназга киләчәктә дә!
Динә МОРЗАКАЕВА.