Шәһәрдә яшәүче пенсионер Әгъзам Мөхәммәткәримов сөйләгән шушы кызыклы вакыйга 80нче еллар башында була...
- 80нче елларның кышы иде. Баҗа белән балдызны кунакка чакырдык. Табын кордык, түземсезләнеп көтәбез үзләрен. Ул чакта җиңел машина бик сирәкләрдә генә бар. Туганнар попутка белән килергә тиеш. Берзаман, балаларын ияртеп, балдыз килеп керде.
— Баҗа кайда, килмәдемени? — димен, аптырап.
— Килгән иде дә, Дим бистәсеннән кире борылып кайтып китте... — ди балдыз күңелсез генә.
Ә хәл болай була. Юл чатында Уфага баручы зур йөк машинасын туктатып, тиз генә кереп утыралар. Машина Дим бистәсенә кадәр генә килә. Төшкәндә сумкаларын барлый башласалар, берсе, авыл күчтәнәчләре тутырылганы, юк. Шунда зур сумканы тукталыштагы эскәмиягә куйганнары исләренә төшә. Балдыз — безгә, баҗа, попутка туктатып, сумка артыннан Уфадан 60 чакрым ераклыктагы авылына кайтып китә.
— Сумка урынында булганмы соң? Ни дисәң дә, ул елларда халык әхлаклырак, намуслырак иде бит...— дип кызыксынам.
— Каян булсын инде! Каз, ит, каймак ише авыл сые салынган сумкадан җилләр искән. Тик мондый югалту берни түгел ул! Иң мөһиме — үзебез исән, сәламәт булыйк, дөнья малы табыла ул! — дип сүзен тәмамлады Әгъзам абый.
Фото:tehne.com