Башкорт халкының бөек улы, Гражданнар сугышы каһарманы, полководец Муса Мортазинның 130 еллыгы уңаеннан.
Бу шәхеснең чираттагы юбилее уңаеннан моннан биш ел элек, автор-төзүче буларак, “Муса Мортазин әдәбиятта, көндәлек матбугатта һәм сәнгатьтә” дигән тарихи-документаль китап бастырып чыгарган идем. Анда данлы якташыбызның героик юлын, җәмәгать эшчәнлеген, фаҗигале язмышын, ачылып кына килгән иҗатын яктырткан төрле жанрдагы (роман, повесть, драма, очерк, поэма) эпизодлар тупланган.
Муса Мортазинның 100, 110, 120 еллыкларын билгеләгәндә язылган дистәләгән мәкалә, фронтташ яугирләрнең хатирәләре аның бар булмышын бүгенге укучыга җиткерә алуына шигебез юк. Аның якты исемен республикабызга, халкыбызга кайтаруда шагыйрь, прозаик һәм публицист, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Газим Шәфыйков иң актив эшләгән затларның берсе булды. Аның “Легендарный сын башкирского народа”, “Батыры такие Отчизне нужны”, “Шанлы эшләр өчен туган ул”, “Воин. Полководец. Гражданин”, “Последний из народных вождей”, “Требуется прорыв”, “Горурлык хурлыкка юлдаш түгел”, “Автономия төзү юлында”, “Сүзем халкым хакында” дигән повесть, драма, баллада, мәкаләләре укучылар күңелен яулады.
Танылган журналист, язучы, эзтабар Рәүф Насыйров үзенең “Кылыч кынында килешле”, “Узаманнарны эзлим”, “Муса батыр”, “Муса батырның кайтуы”, ”Иң олы йортыбыз”, “Уралыбыз очырган бөркетләр” дигән мәкаләләрендә бу шәхеснең характерында булган төрле сыйфатларны, күңел торышларын документаль нигездә исбатлый, шуңа да аның образы күңелләргә якыная бара. Батырның яудашы Александр Лизюковның “Комбриг Муртазин”, “Защищая свою Отчизну” язмаларында курку белмәс, оста тактик җитәкченең тышкы портретына зур игътибар бирелә.
“...Вечером, когда стихла орудийная канонада, и мы готовились к новому рассвету, к новым боям, я пошел пожать руку комбригу Муртазину. Его бригада расположилась у самого берега Днепра, в садах деревни Свободы. Комбриг Муртазин был тоже башкир. Смуглое лицо, черные волосы, черные глаза... Серебряная кавказская шашка, подаренная ему за храбрость в борьбе с колчаковскими отрядами на Восточном фронте, большой маузер, бинокль и полевая сумка, пристегнутая к конскому и плечевому ремням, подчеркивали еще более его решительность...”
Александр Лизюков икенче бер мәкаләсендә (тәрҗемәдә) болай дип яза: “Соңыннан мин комбриг Мортазинны сугыш тәмамланганга кадәр күрә алмадым, башкортлары белән күп җиңүләр яулаганын һәм дистәләрчә батырлыклар күрсәткәнен генә ишеттем. Мин аны соңгы тапкыр 1924 елда Мәскәүдә вокзалда очраттым. Сугыш беткәннән соң ул берничә ел туган Башкортстанында яшәгәнен, төрле вазифаларда эшләгәнен, әле хәрби академиягә укырга килгәнен сөйләп торды”.
Башкортстанның Гадәттән тыш комитеты рәисенең элекке урынбасары Петр Елисеев: “Иптәш Мортазин ул чактагы авыр шартларда Совет Башкортстаны төзелешенә бик зур өлеш кертте. Ул ифрат үзенчәлекле, иптәшләре арасында гади, ләкин эшендә таләпчән кеше иде. Аның каты холкын кайчак халык комиссарлары да тоя торган иде”.
Григорий Бухало “Башкортлар Ровно җирләрендә” дигән мәкаләсендә билгеләвенчә, “Гражданнар сугышы елларында Ровно өлкәсендә Совет власте дошманнарына каршы дәһшәтле сугышта Башкортстан улларының катнашуын җентекләбрәк ачарга мөмкинлек биргән материалларны эзләп табу бәхетенә ирештек. Уникенче армия (командующие — Г. В. Восканов) составына кергән Аерым башкорт кавалерия бригадасында алар курку белми сугышты. Ул чакта бригадага Муса Мортазин командалык иткән, штаб комиссары С. Исмәгыйлев булган. Ул дәвердән соң 70 ел үтсә дә, кешеләр Совет власте өчен көрәшкән данлы баһадирларны онытмый, йөрәк түрендә саклый”.
Хафиз Кушаев язуынча, “БашЦИК рәисе М. Мортазин акларның калдыкларын кыргыз далаларында куып, комбриг үз бригадасын Урал фронтына алып кайтты. Мондагы пехотабыз Урал казаклары бандасын кавалерия ярдәменнән башка тар-мар итәрлек хәлдә түгел иде. Иптәш Муса Мортазин бригадасы белән монда да пролетариатка бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте... Казакларның 3нче, 8нче, 15нче полкларын һәм байтак партизан отрядларын бер-бер артлы кыйратты”.
Рәүф Насыйровның Шәриф Мана-товның хәләл җефете Гайшә Сәях кызы белән әңгәмәсеннән: “...Манатов Муса Мортазинга ничек карый идеме? Шәрифнең Мусага йогынтысы көчле иде. Аның киңәшләренә колак салгандыр, дип уйлыйм, чөнки Мортазин-ның акларда йөргәндә әйткән сүзен беләм. “Әгәр Манатовның култамгасын китерсәгез, мин шунда ук кызыллар ягына чыгам”, — дигән ул”.
Шушы урында Муса Мортазинның Башкортстанның барлык хезмәтчәннәренә мөрәҗәгате үзенчәлекле:
“...Башкортстан җирендә револю-циянең өч елы БССР хезмәтчәннәренә шуны күрсәтте: изелгән фәкыйрь милләтләргә азатлыкны, Русия халыкларына үзбилгеләнешне бары тик Совет власте гына бирә ала. Башка бер власть та аны бирмәс. Шулай итеп, урыс һәм башкорт иптәшләр, дошманлашуыгызны, милләтара яратмаучанлыкны онытыгыз һәм бердәм эшкә тотыныгыз. Совет властен ныгытыгыз, милли дошманлык таратучыларга каршы аяусыз көрәшегез. Барлык намуслы гражданнар бердәм эшләгәндә генә БССР гражданнары якты киләчәккә — коммунизмга атлаячак. Яшәсен БССР хезмәтчәннәренең һәм барлык федерацияләрнең бердәмлеге! Милли ызгышлар — долой! Бер милләтнең икенчесеннән өстен булуы, изүе, кол итүе — долой! Яшәсен Коминтерн!”
Ил дәрәҗәсендәге җитәкченең халкына карата ялкынлы сүзләрендә без аның бәяләп бетергесез героик хезмәтен, үтә дә чаялыгын һәм кыюлыгын, эчке дөньясының камиллеген, Г. Шә-фыйков әйткәнчә, “патриотлыгын, гражданлыгын, яугирлеген, җитәкчелек көчен, халыкчан йөзен һәм, язучы-публицист буларак, аның илаһи сүз кодрәтен күрәбез”.
“1917-18 елларда Муса артыннан яулар чапкан, соңыннан 30нчы елларда да аның белән бик еш очрашкан Әбҗәлил халкының Мусаны “алты кырлы Мортазин” дип атавы бер дә юкка түгелдер. Гади, беркатлы яки икекатлы да түгел, йомры таш ише шома да түгел, ә “алты кырлы”. Нинди генә хәл-шартлар килеп тумасын, үз характерын югалтмаган, ләкин һич көтелмәгән якларын, сыйфатларын күрсәтә алган җитәкче”. (Рәүф Насыйров. “Фаҗигале язмышының кайбер битләре”).
Башкорт халкының бөек улын, аның каһарманлыгын, әдәби мирасын бүгенге укучыга җиткерүдә югарыда санап киткән әдипләрдән, авторлардан тыш, Муса Мортазинның тулаем китабын нәшер итүдә тынгысыз язучы, журналист Дәүләт Мәһәдиев таудай хезмәт башкарып чыкты. Бу эштә туган якны өйрәнүче тынгысыз эзтабар Гафур Могаттаровның саллы өлеш кертүе да югары бәягә лаек.
Рәүф Шаһиев,
филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның һәм Русиянең Язучылар берлекләре әгъзасы, Марат Минһаҗетдинов һәм Муса Мортазин исемендәге премияләр лауреаты.