+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 июль 2021, 23:10

Яраткан эше шатлык китерә

Зәлия Гаеткулованың почта бүлекчәсендәге хезмәт стажы өч дистә елдан артып китә.

Зәлия Гаеткулованың почта бүлекчәсендәге хезмәт стажы өч дистә елдан артып китә.

Соңгы 9 ел дәвамында Яңа Кыешкы почта элемтәсе бүлекчәсенә җитәкчелек итүче Айгөл Хисмәтуллинаның кәефе көр – билгеләнгән планны алар елдан-ел үтәп килә. Бу юлы да сынатмаска тырыштылар. Яңа Кыешкы, Үтәгән, Морза, Төбәк Тазлар авыллары һәм Тазлар станциясе халкын дүрт хат ташучы хезмәтләндерә. Иң яше – Олеся Кәримова биредә узган елның ноябрь аеннан эшли. Тулы булмаган ставкага эшлә-венә карамастан, хезмәт хакыннан да, эш шартларыннан да канәгать ул. Өч көн ял иткәндә барлык вакытын гаиләсенә багышласа, эш көннәрен дә сагынып көтеп ала. Эльвира Биккулова һәм Рәфил Бикташев та 5 елдан артык эшләп, бу һөнәрнең барлык нечкәлекләрен күптән үзләштергәннәр.


Ә менә Зәлия Гаеткулова биредә 31 ел хезмәт сала. Инде берничә ел хаклы ялда булуына карамастан, эшеннән аерылмый ул. “Син булганда, гәзитләргә язылабыз әле. Исән-имин генә эшлә!” – диләр авылдашлары, рәхмәт сүзләре яудырып. Шулай булгач, нигә эшләмәскә?! Авыр булса да, бу йөкне ул дистә еллар дәвамында иңнәреннән төшерми. Ә кайчандыр ул үзен бу өлкәдә күз алдына да китерә алмагандыр. Күрше Мөкәй авылында туып-үскән кыз мәктәпне тәмамлау белән колхозда хезмәт юлын башлый. Яңа Кыешкы авылына килен булып төшкәч, берничә ел үзен башка өлкә­ләрдә сынап карый: ашнакчы да, сатучы да була. Шулай да, бу өлкәгә килеп керүен очраклы дип әйтеп булмый: ихлас, аралашучан, ярдәмчел хатынга байтак еллар авылның хат ташучысы булып эшләгән Тәнзилә апа хаклы ялга чыгар алдыннан үзенең эшен тәкъдим итә һәм: “Синең кулыңнан киләчәк”, дип тә өсти. Шулай итеп, 1990 елның 18 маенда Зәлия Миңнислам кызы яңа бурычларны үти башлый һәм бүген дистәләгән елларын шул өлкәгә багышлавына бер дә үкенми.
– Эшли башлаган чорда гәзит-журналларга бик күп язылалар иде, берничә сумка күтә­реп йөрергә туры килде. Пенсия тарату да безгә йөкләтелде. Бүген матбугат басмаларына язылучылар, хат, бәйрәм открыткалары салучылар кимесә дә, эшебез җиңеләйде, дип булмый. Штраф, суд хатлары, квитан­цияләр таратабыз. Тарату гына да түгел, өлкәнрәк кешеләр аларны түләргә дә биреп җибәрә. Үтенечләрен кире какмыйбыз, үзләре дә безгә карата бик ихтирамлы, гәзитләргә дә башлыча нәкъ өлкәннәр языла бүген. Көнкүреш товарлары сату буенча да планны үтәргә кирәк. Бернигә карамастан, эшемне яратып башкарам. Барысы да танып-белә, әллә кайдан исән­ләшеп каршы алалар. Матбугат басмаларын тараткан көнне өлкәнрәк абый-апалар капка төбенә үк чыгып көтәләр. Аларның рәхмәтләрен ишетү күңелне күтәреп җибәрә, – ди әңгәмәдәшем.
Яратып башкарган эш шатлык китерә, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Менә инде өч ел хаклы ялда булса да, Зәлия Миңнислам кызы үзенең тормышын күнегелгән эшеннән башка күз алдына да китерми. Гаиләсе: тормыш иптәше Рәмзит абый, уллары Рәсүл, Нәркис һәм кызы Гөлүзә дә аны һәрвакыт хуплап кына торалар.
– Еш кына йорт эшләрен үз өсләренә алалар. Шундый вакытларда яраткан эшемне рәхәтләнеп башкара, авылдашларым белән ихлас аралаша алуыма куанып бетә алмыйм, – ди Зәлия Гаеткулова.
Эльвира Ямалетдинова, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.
Читайте нас: