+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 июль 2021, 10:03

Боз карашлы убырлы хатын

Бу хәлләрнең шаһиты аның бер каравыннан телсез калган кешеләрне белә.

Боз карашлы убырлы хатын
Боз карашлы убырлы хатын
Бу хәлләрнең шаһиты аның бер каравыннан телсез калган кешеләрне белә.

Әлеге хәл егерме ел элек булды. Ул чакта без республикабызның башка шәһәрендә яши идек. Коммуналкада яшәүдән тәмам туеп, шәһәрдәге шәхси секторда аерым йорт алу хыялыбызны тормышка ашыргач, шатлыгыбызның чиге булмады. Һәр шәһәрдә кечкенә шундый район була – кала эченә сыенып кына утыручы авыл. Анда барысы да бер-берсен яхшы белә, күршеләр ачык, ихлас, кибетләр дә, балалар бакчасы да янәшәдә генә, без дә нәкъ менә шундый “утраучыкка” урнаштык.

Шул авылда Галия исемле бер хатын яши иде. Гап-гади хатын, шундый ук гади гаиләсендә ире һәм ике улы белән яши. Тыйнак кына үзе, итагатьле генә сөйләшә, беркемнең дә тормышына кысылмый, үзенекенә дә кертми. Аңлавымча, күрше-тирәдә яшәүчеләр аларның исемнәреннән башканы белми дә, шулай булуга карамастан, бу хатыннан ераграк булырга киңәш иттеләр һәм аны “боз карашлы убырлы хатын” дип йөртәләр иде. Шул бистәдә бераз яшәгәннән соң гына мин аны нилектән шулай дип йөртүләре белән кызыксындым. Һәм менә ниләр ишеттем.
“Унсигезенче йортта яшәүче Хәдичә карчыкны беләсеңме? Менә шуннан башланды да инде. Хәзер генә бу карчык үзен тыныч тота, ә биш ел элек бөтен тирә-якка зәһәрлеген чәчеп, һәрберсен чәйнәп, гайбәт сатып йөри иде ул. Бер дә юктан һәммәсе белән ачуланышып бетте: тавыш-гауганы гел үзе башлый, я кешене кимсетә, я өс-башыңа бәйләнә, кыскасы – теләсә нинди сәбәп таба, аның өчен иң мөһиме – тирә-якта шаһитлар, “тамашачылар” гына күбрәк булсын! Икәүдән икәү генә булганда аңа бу кызык түгел.
Шулай бер көнне карчык “авылга” күптән түгел генә күченеп килгән Галияне дә сынап карамакчы булган. Башта кибеттә ул Галия алдына чиратка этенә-төртенә ерып килеп баса, хатын исә иңсәләрен генә сикертеп куя. Хәдичә әйбер сатып ала, ләкин кибеттән чыгып китми, Галияне көтә.
Аннан чыккач исә (ә тышта тамашачылар күбрәк!) агуын чәчә башлый: яшь хатынның күлмәге дә үзенә килешми, чәчләре дә артык озын, улы да иреннән түгел икән, уйнаштан туган һәм, гомумән, ул Галиянең фәхишә икәнлеген дә күптән белә, акчаны ничек “эшләвен” дә чамалый, шулай булмаса, йортларына нинди акчага янкорма төзеп куярлар иде...
Шулай кычкырып сөйләнә-сөйләнә, карчык Галиядән калышмаска тырышып, йөгерә-атлый бара, үзе тирә-яктагыларга карый – аны күрүче-ишетүчеләр күпме икән, янәсе! Шулай карана-карана атлаганда ул туктап калган Галиягә килеп бәрелүен сизми дә кала. Ә анысы, ачуланмыйча һәм кычкырмыйча, тыныч кына, пышылдап кына нәрсәдер әйтә. Аның ни әйткәнен беркем дә ишетми, ә Хәдичә карчык моны инде беркайчан да әйтмәячәк: ул ярты сүзендә тукталып кала да йортына торып чаба!
Моның белән генә бетми әле! Менә шушы хәлләрдән соң карчык кемгәдер бәйләнеп, тавыш-гауга чыгарырга уйласа, аның авызыннан сүзләр урынына ниндидер мөгрәү, бәэлдәү, гылт-былт иткән авазлар гына чыга башлый. Менә шулай Галия Хәдичә карчыкның телен бәйләп куйган. Менә шундый убырлы хатын. Ә нигә “боз карашлы”, дисәң, очрашканда күзләренә кара – анда ике боз кисәге ялтыраган кебек, шундый өтә торган салкынлык!..”
Мин күршеләрдән менә шушыларны ишеттем. Боларны гайбәттер, дип, монда язып та тормас идем, әгәр тагын бер очрак булмаса...
Ул көнне улым белән тышта йөри идек: ул комлыкта уйнап утыра, мин ерак та түгел эскәмиядә китап укыйм. Улым “бозлы карашлы убырлы” Галиянең малае белән уйныйлар иде. Хатын баш кагып кына исәнләште дә икенче эскәмиягә бәйләм бәй­ләргә утырды. Шулчак балалар мәйданчыгына урындагы алкаш Валера килеп керде. Ул болай тыныч холыклы, ләкин артыгын эчеп алса, “матчасы китә”: барчасына күңелендәгесен ачып-ачылып сөйләргә тырыша, тыңлаучы булмаса, әшәке-пычрак-юньсез такмаклар җырлый башлый.
Мәйданчыкка кергәч, ул комлык янына килде дә Галиянең каршына барып бас­ты.
– О-о-о, убырлы хатын үзе! – дип бәйләнә башлады ул. – Үрчемен йөртергә алып чыккан! Барысына исәнмесез-саумысыз һәм сау булыгыз, рәхмәт тә гафу итегез, ә ачык күңелдән сөйләшергә кирәк булса, этем дә юк! Шиш! Ә менә мин хәзер улыңны ботыннан күтәреп селексәм, башка төрле җырлый башлаячаксың бит! Әллә инде синең җеннәрең аңа ярдәмгә ташланыр микән? (Аның юньсез сүзләрдән төзелгән монологының тәртипле телгә “тәр­җемәсе” бу).
Галия тыныч кына бәйләмен читкә куйды, торып басты, аннары Валерага таба берничә адым атлады. Мин аның сүзләрен ишетерлек, һәрвакыттагыча тыныч йөзен һәм бозлы карашын күрерлек якынлыкта идем.
– Син хәзер селкенмәячәксең дә! – диде ул. – Тагын бер юньсез сүз әйтсәң, пычрак телеңне йоттырачакмын!
Валера каккан казык кебек селкенмичә дә басып тора иде, агарынды, хәтта айнып та китте бугай. Ә Галия тыныч кына баласын алып, минем белән саубуллашты да өенә кереп китте, мин дә аның үрнәгенә иярдем. Шуннан соң Валера бервакытта да сөйләшмәде. Бөтенләй. Кирәген белдерергә теләсә, кәгазьгә генә язып бирә башлады...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: