Аның зарарсыз булуын ничек тикшерергә?
?Без гаиләбез белән һәр җәйне, шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, күбрәк авылда булырга, табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Балалар балык кармакларга йөри. Авыл янәшәсендә матур күл бар. Биредә хәтта салкын кыш айларында да боз тишеп, бәкедә балык тотучылар күп була. Балыкның да ниндие генә юк?! Экологик яктан чиста, дип, балыкны яратып ашыйбыз.
Әмма быел балаларга ияреп күл буена төшкәч, көтелмәгән тамаша шаһиты булып, хәйран калдым. Авыл малайларының берсе, безне әти өйрәтте, дип, әле генә күлдән тартып чыгарылган вак балыкны ботинкасына бәреп исәңгерәтте дә җан бирергә дә өлгермәгән балыкны авызына кабып чәйни башлады. Янәшәдә басып торган өлкәннәр сүзсез калды.
Соравым шундый: балыкларда кеше сәламәтлеге өчен куркыныч паразитлар буламы? Гомумән, кибеттә сатылганнары ниндидер санитар эшкәртү үтәме?
Ильяс Мөхетдинов.
Уфа шәһәре.
“Паразитлар булмаган бер генә балык та юк. Әлбәттә, нинди ысул белән тотылуына карамастан, балыкта теге яки бу төрдәге паразит булуы ачыклана икән, аны бөтенләй дә кулланырга ярамый дигән сүз түгел. Беренче чиратта аның күпме күләмдә һәм нинди төрдәге паразитлар булуы тикшерелеп билгеләнергә тиеш”. Әлеге аңлатма Бөтенрусия Балыкчылык хуҗалыгы һәм океанография фәнни-тикшеренү институты әзерләгән белешмәдән алынды. Әлбәттә, кайберәүләрнең әлеге мәгълүмат белән танышканнан соң балык ашаудан гына түгел, аны кармаклаудан да баш тартасы килеп киткәндер. Андый нәтиҗә ясарга ашыкмагыз.
Санитар тикшеренүгә бик җитди таләпләр куела. Тәүдә тәкъдим ителгән балык партиясеннән 25 данәсе сайлап алына. Әйткәндәй, әлеге этапта зурайткыч пыяла да, микроскоп та кулланылмый. Төп игътибар аның тышкы торышына һәм эчке органнарын күз белән карап тикшерүгә юнәлтелә. Белгечләр балыкта паразитлар сыенган урынны осталык белән таба һәм ачыклый белә. Эчендәге һәм тышкы тиресендәге үзгәрешләр, балыкның табигый төсе үзгәрүе, сыек матдәләрдәге үзлелек – һәммәсе дә белгечләр күзеннән үтә. Әгәр балыкта ят “җан ияләре” табылса, алар тозлы су салынган махсус савытларга урнаштырыла.
Аннары балыкның мускул тукымалары тикшерелә. Аны скальпель ярдәмендә 5-10 миллиметр калынлыгындагы телемнәргә кискәлиләр һәм нематод, терматод, цистлар булуы һәм башка зарарлы паразитлар күрсәткече буенча тикшерәләр.
Бавырын, ата балык агын-сөтен (молоки) һәм уылдыгын башта күз белән җентекләп караганнан соң, аларны аерып, зур булмаган телемнәргә кискәлиләр дә, ике пыяла арасына урнаштырып кыскач, зурайткыч лупа ярдәмендә тикшерәләр.
Белгечләр икенче тикшерү этабында махсус таблица һәм иллюстрацияләр ярдәмендә паразитның нинди төркемгә каравын, иң мөһиме – аларның кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ачыклый. Әгәр дә күз күреме белән дә аларның хәвефле булуы билгеләнсә, аларны махсус савытларга салып, яшәү сәләтен билгелиләр. Тере һәм актив яшь “үрчем”, билгеле, хәрәкәтләнә башлаячак, ә хәлсезләнгән яисә “җан”сыз ятканнарын махсус энә белән төрткәлиләр, махсус эретмә салынган савытка салалар яисә алар аша электр тогы үткәрәләр. Болар паразитларның ни дәрәҗәдә “үлемсез” һәм куркыныч булуын ачыклау өчен эшләнә. Югарыда телгә алынган чаралар, шулай ук, балыктагы паразитларның куркыныч булуын гына түгел, ә якынча күпме паразит булуын да ачыкларга ярдәм итә. Һәм шушы барлык гамәлләрне берләштереп ясалган анализдан соң, балыкны сатуга чыгару-чыгармау мәсьәләсе хәл ителә.
Билгеле, боларның барысы да балык сәүдә нокталарына китерелгәнче эшләнә. Паразитлар саны билгеле таләпләр буенча санитар рөхсәт ителү күрсәткеченнән артык икән – продукция үтилләштерелә.
Шуны да белеп торырга кирәк: әгәр тикшерү барышында балыкта бер генә данә тере гельминт личинкасы табыла икән – продукция тулы партиясе белән юк ителә.
Белешмә. Гельминт – паразит селәү. Алар кеше организмында, терлекләрдә һәм хәтта үсемлекләрдә яшәргә сәләтле. Алар өч класска бүленә. Дөньяда аларның төре 30 меңгә якынлаша. Бу паразитлар кеше организмының төрле урыннарында яшәргә сәләтле. Алар — кешедәге бик күп яман авырулар тудыруга сәбәпче. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, планетада ел саен һәр икенче кеше (!) гельминтлар белән авырый. Әлеге паразитлар кешенең эчке органнарын – йөрәкне, үпкәләрне һәм баш миен зарарларга сәләтле.
Балыкларны тикшергәндә аңарда үлгән гельминтлар булу ачыкланса, продукция партиясенең язмышы балыкларның төреннән чыгып хәл ителә. Чөнки, санитар таләпләр буенча, балык авырлыгыннан чыгып, паразитларның рөхсәт ителгән саны да билгеләнә. Гадәттә, ул берничә данәдән артмый.
Әлбәттә, ни өчен елга-күлләрдә тотылганы да, аннары сатуга чыгарыласы балык та шундый җентекле тикшерү аша узмый, дигән сорау тууы ихтимал. Әйткәндәй, гәзит укучыларны да бу сорау кызыксындыра торгандыр. Һәвәскәр балыкчы тотканын гади күз белән тикшерү катлаулы түгел. Балыкның эчке органнарын , тән тиресен һәм саңакларын карап та аның ни дәрәҗәдә чирле булуын чамалап була.
Аңлашыла ки, балык күп тотылганда, сәнәгать җитештерүе белән бәйле булганда аларның һәрберсен тикшерү мөмкинлеге юк һәм, шунлыктан, гомум массадан сайлап алу юлы белән генә өйрәнелә.
Сер түгел, балыкларның күбесе чирле була, әмма аларның барысы да кеше сәламәтлеге өчен хәвефле түгел. Шулай да хат авторы соравына җавап рәвешендә шуны әйтергә кирәк. Пешерелмәгән яисә махсус эшкәртелмәгән балыкны, бигрәк тә чи килеш һич тә кулланырга ярамый. Елга-күлләрдәге балыклар белән бигрәк тә сак булырга кирәк.
Белгечләр фикеренчә, балыкларда паразитларның 4-5 төрдәгесе экстремаль шартларда яшәргә сәләтле һәм кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булып исәпләнә. Шуңа күрә чи балыктан авыз итү турында хәтта уйларга да ярамый.
Кибеттән сатып алынганы турында борчылу урынсыз, ди белгечләр. Чөнки диңгез балыклары, нигездә, читтән һәм туңдырылып, махсус эшкәртү аша үткәрелеп китерелә. Туңган балыкта бер генә исән паразит та булмый.
Шул ук вакытта хәзер заманча җиһазландырылган сәүдә нокталарында туң түгел, суытылган балык та саталар. Сөмбаш (семга), ала балык (форель), сибас, дорадо кебек затлы балыклар махсус фермаларда үрчетелеп үстерелә. Аквакультура белән бәйле җитештерүдә паразитлар булмый. Балыкларны һәм алар яшәгән су мохитен даими тикшереп тору куркыныч чирләргә урын калдырмый.
Сер түгел, балыкларның күбесе чирле була, әмма аларның барысы да кеше сәламәтлеге өчен хәвефле түгел. Шулай да хат авторы соравына җавап рәвешендә шуны әйтергә кирәк. Пешерелмәгән яисә махсус эшкәртелмәгән балыкны, бигрәк тә чи килеш һич тә кулланырга ярамый. Елга-күлләрдәге балыклар белән бигрәк тә сак булырга кирәк.