+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
29 июль 2021, 11:10

Хезмәтләре белән дан алдылар

Фотожурналист Әгъләм Зараевның шәхси архивыннан.

Хезмәтләре белән дан алдылар
Хезмәтләре белән дан алдылар
Фотожурналист Әгъләм Зараевның шәхси архивыннан.

Республикабыз халык хуҗалыгының төрле тармакларында дистәләрчә еллар дәвамында фидакарь хезмәтләре белән дан казанган, орден-медальләр белән бүләкләнгән, дәрәҗәле исемнәргә лаек булган, Югары Советларга депутат итеп сайланган якташларыбыз. Алар арасыннан “Социалистик Хезмәт Герое” исемен алганнар 244 кеше иде. Еллар беркемне дә аямый: бу данлыклы шәхесләребез бармак белән генә санарлык калып бара хәзер.

2020 ел төгәлләнеп килгәндә, 88 яшен тутырып, Шәвәли Вахитов бакыйлыкка күчте. Куергазы районының Ялчыкай авылында 1932 елның 15 декабрендә туган Шәвәли 15 яшендә шушындагы Андреев исемендәге колхозда терлекче булып хезмәт юлын башлый. Тагын да ун елдан Таймас совхозы Лена бүлекчәсендәге сөтчелек фермасында савым төркеме бригадиры итеп тәгаенләнә.
Һәр сыердан елына уртача 5000 килограммга кадәр сөт саву, шулай ук туган бо-зау­ларның 100 проценты сакланышы Ш. Вахитов исеме белән бәйле. Тер­лекчелектәге гаять югары күрсәткечләре өчен Шәвәли Мөхәммәт улы ике тапкыр СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша. БАССРның 6, 8, 9, 11нче чакырылышлары депутаты, КПССның Башкортстан өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана.
Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Шәвәли Вахитов 1966 елда “Социалистик Хезмәт Герое” исеменә лаек була, ике тапкыр Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
40 елдан артык гомерен терлекчелек тармагына багышлаган, “БАССРның атказанган терлекчесе”, “Куергазы районының шәрәфле шәхесе” исемнәрен йөрткән Шә­вәли Вахитов­ның туган районында сыер саву операторлары арасында аның исе­мендәге премия булдырылган.
Республикада урак чоры якынлашса, Риза Яхинның исеме телләрдән дә төшми иде. Игенче механизаторлар арасында маяк булып торды ул. 1935 елның 13 июнендә Баймак районының Абдрахман авылында колхозчы гаиләсендә туган Риза җидееллык мәктәптән соң Сибай шәһәрендә слесарь өйрәнчеге булып хезмәт биографиясен башлый. 17 яшендә Зилаер игенчелек совхозындагы курсларда һөнәр алып, тракторчы-машинистлар сафын тулыландыра. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң, 1961 елдан Сибай совхозының Куйбышев бүлекчәсендә иген игә. 1964 елда Юлдыбай авыл һөнәрчелек-техник училищесында бригадирлар курсында белемен күтәрә һәм Сибай совхозында тракторчылар укыта. 1966 елда Зилаер совхозының Октябрь бүлекчәсенә механик итеп тәгаенләнә.
Ләкин Риза Хаҗиәхмәт улы иксез-чиксез дала киңлекләрендә иген игү эшенә тартыла. 1970 елдан яңадан хуҗалыкның Сосновка бүлекчәсендә механизатор була. Биредә аның хезмәт таланты тулысынча ачыла. Комбайнчы, урак-транспорт звеносы җитәкчесе булып эшләп, Р. Яхин моңа кадәр күрелмәгән күр­сәткечләргә ирешә, шул ук вакытта техниканы һәм технологияне тирәнтен белүен, югары осталык һәм уңыш язмышы өчен җаваплылык күрсәтә.
Аның батыр һәм фидакарь хезмәте лаеклы бәя ала: 1972 елда — Ленин ордены, 1973 елда Октябрь революциясе ордены белән бүләкләнә. Ә 1976 елда 27064 центнер ашлык суктырып (республикада рекордлы күрсәткеч!), Башкортстанның урак чемпионы булып, “Социалистик Хезмәт Герое” исемен яулый. Бер үк вакытта күкрә­генә икенче Ленин ордены тагыла.
Риза Яхин арытабангы елларда республикада тоташ коллективларга — звеноларга һәм бригадаларга аның үрнәге буенча югары хезмәт казанышларына ирешергә мөмкинлек бирүче үзенең иген­челәр мәктәбен булдыра. Данлыклы механизаторга 1979 елда тагын өч якташыбыз – “Башкирэнерго” идарәсе өлкән машинисты Әнәс Сабирҗанов, “Туймазынефть” идарәсе операторы Талип Нуркаев һәм Башкортстан бакыр-күкерт комбинаты шоферы Семен Никитин белән бергә СССР Дәүләт премиясе бирелә. РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайлана, СССР Халык хуҗа­лыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын һәм көмеш медальләрен ала.
Риза Хаҗиәхмәт улы, хаклы рәвештә, танылган игенче, яшьләр остазы, актив җәмә­гатьче, яхшы иптәш һәм хәләл җефете белән алты бала тәрбияләп үстергән үрнәкле гаилә башлыгы буларак, республикада зур хөрмәт һәм югары абруй казанды. Балала­рының дүртесе әтиләренең игенче эшен дә­вам итте. Хезмәт каһарманы, кызганычка кар­шы, нибары 63 яшендә 1998 елның 16 декабрендә вафат булды.
1971 елның 8 апрелендә “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелгән башкортстанлылар арасында Раиса Демичева да бар иде. Әлшәй районының Константиновка авылында 1928 елда туган кыз хезмәт юлын Дәүләкән районының “Коммунар” колхозында дуңгыз караучы булып башлый. 1961 елдан 1978 елга кадәр хуҗалыкның комплекслы бригадасына җитәкчелек итә. 1978 елда Сергиополь авыл Советы рәисе итеп сайлана һәм лаеклы ялга чыкканчы шушы вазыйфаны башкара. Районның берничә чакырылыш Советы, РСФСРның тугызынчы чакырылыш Югары Советы депутаты итеп сайлана.
Кешеләрнең мул тормышы турында даими хәстәрлек күргән җитәкче ханым 1995 елның 9 августында нибары 67нче яшендә вафат була.
Фотожурналистыбыз бу ике шәхесне 1975 елның 14 августында төшереп алган. Бу көнне аларның икесенә дә Социалистик Хезмәт Героеның “Урак һәм чүкеч” алтын медальләре, Ленин орденнары тапшырыл­ган.
Миңнегөл Санъярова 1929 елның 9 сентябрендә Гафури районының Үзбәк авылында туган. Сугыш барган 1942 елда 13 яшендә “Маяк” дип аталган туган колхозында эш башлый. 1957 елда Уфага килеп, 3нче төзелеш трестында гади эшче була. Арытаба ул ташчы булып эшләгән бригада трестта алдынгылыкны тота. Берничә ел дәвамында “Москвич-412” комплексы объектларында төзелеш-монтаж эшләрен яхшы сыйфатлы итеп башкара, заданиене ай саен арттырып үти. Миңнегөл Санъяровага кирпеч стена күтәрү буенча аеруча катлаулы эшләр тапшырыла. Көндәлек норманы ул һәрчак 127 процентка үтәп бара. Алдынгы төзүче 1984 елдан лаеклы ялга чыкканчы түбә ябучы булып эшли. 2010 елның 12 февралендә вафат була.
Аның янәшәсендә басып торган Григорий Бондаренко 1934 елның 12 сентяб­рендә Украинада туган. Хезмәт биографиясен 1952 елның августында “Уфимэнерго” берләш­мәсенең 1нче ТЭЦында өй­рәнчек слесарь булып башлый. 1957 елда армиядән кайтканнан соң слесарь-монтажчы буларак эшен дәвам итә. Уфа моторлар төзү заводында “Москвич-412” двигатель­ләре җитештерү комплексын төзүгә һәм файдалануга тапшыруга аеруча зур өлеш кертә. 1976 елдан 1989 ел­да пенсиягә чыкканчы “Авиаспецмонтаж” берләшмәсенең 5нче идарәсендә мастер булып эшли.
Ә менә бу җиде яңа Герой фотога 1957 елның гыйнварында төшкән. Аларга мондый югары исем чирәм һәм яткын җирләрне үзләштергәндә, 1956 елда уңыш җыюда һәм ашлык хәзерләүдә аеруча зур фидакарьлек күрсәткән өчен СССР Югары Советы Президиумы указы белән бирелгән. Беренче рәттә (сулдан уңга): Вафир Тайсин, Павел Надькин, Николай Батанов, Әгълә Нәкыев, басып торалар: Гобәй Фаткуллин, Лотфулла Карамышев һәм Мәсгуть Заманов.
Вафир Тайсин 1927 елның 6 августында Әбҗәлил районының Амангилде авылында туган. Тракторчылар курсын тәмамлап, “Кызыл сабан” колхозында һәм Әлмөхәммәт МТСында тракторчы булып эшли, 1950 елдан трактор бригадасына җитәкчелек итә. Хезмәт юлын 1987 елда “Урал” совхозында тракторчы-машинист буларак тәмамлый. Вафаты — 1995 елның 10 гыйнварында.
Павел Надькин 1911 елның 11 февра­лен­дә Чиләбе өлкәсендәге Ильинка авылында туган. Аның барлык хезмәт юлы Баймак районында җитәкче вазыйфаларда үтә: Калинин исемендәге колхоз рәисе, Зилаер совхозының бүлекчә идарәчесе, Баймак МТСы директоры, Сибай совхозы директоры, “Рассвет” колхозы рәисе. Вафаты — 1996 елның 5 маенда.
Николай Батанов 1916 елның 16 сен­тябрендә Ырынбур өлкәсенең Богырыслан районы Баландино авылында туган. 1931 елда шул ук районның Криволук мәктәбе укытучысы буларак хезмәт юлын башлый. 1936 елда укытучылар институтын тәмам­лаганнан соң Дәүләкән РОНОсы инспекторы, Бозаяз (хәзерге Авыргазы) районы­ның Болотино җидееллык мәктәбе директоры булып эшли. 1938 елның сентябрен­нән 1946 елның сентяб­ренә кадәр Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттә була, Япониягә каршы сугышта катнаша. 1946 елның нояб­рендә — ВКП (б)ның Бозаяз райкомының икенче секретаре, 1952 елның июлендә КПССның Хәйбулла райко­мының беренче секретаре итеп сайлана. 1962 елның декабреннән Кырмыскалы районына җитәкче­лек итә. 1972 елның башыннан 1979 елның башына кадәр КПССның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы Партия комиссиясе рәисе булып эшли. Николай Батанов Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе”, “Кызыл йолдыз” орденнары, БАССР Югары Советы Президиу­мының ике Мактау грамотасы белән бүләк­ләнә. 1959-63 елларда — РСФСР Югары Советы, 1955-80 елларда БАССР Югары Советы депутаты булып тора. Вафаты — 1983 елның 13 мартында.
Әгълә Нәкыев 1908 елның 11 июлендә Әлшәй районының Нигъмәтулла авылында туган. 1932 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, БАССР­ның Игенчелек халык комиссариатының техник культуралар буенча агрономы булып хезмәт юлын башлый. 1932-35 елларда — Баймак районы Зилаер совхозында, 1936-52 елларда — Благовар районының БашЦИК совхозында, Әбҗәлил районының “Красная Башкирия” совхозында, Башкортстан совхозлар трестын­да, Башкортстан сөтчелек һәм дуңгызчылык совхозлары трестында өлкән һәм баш агроном була. 1952 елда Баймак районының Зилаер совхозы директоры итеп тәгаенләнә. Хезмәт эшчәнлегенең ахырына таба КПСС өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлегендә, “Скотопром” трестының кадрлар бүлегендә эшли. Вафаты — 1976 елның 4 июнендә.
Гобәй Фаткуллин 1914 елның 5 авгус­тында Учалы районының Кунакбай авылында туган. Хезмәт биографиясен 1934 елда Башкорт дәүләт педагогия институ­тының икенче курсын тәмамлаганнан соң Бәйрәмгол мәктәбе укытучысы булып башлый. 1935 елда Татарстанга китеп, Питрәч мәктәбендә укыта, шул ук район гәзите мөхәррире урынбасары була. 1939 елда Кызыл Армиягә алына, Бөек Ватан сугышы елларында Көнбатыш фронтта була, шулай ук Япониягә каршы сугышта катнаша. 1946 елдан Учалы районының “Зауралец” гәзитенең җаваплы мөхәррире булып эшли. Ике елдан ВКП (б)ның Учалы райкомы пропагандисты итеп күчерелә. 1950 елда райондагы иң арттагы саналган “Совет” колхозы рәисе итеп сайлана. Аның җитәкче­ле­гендә колхоз районда беренче урынга чыга, дүрт тапкыр СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күр­гәз­мә­сендә катнаша. Гобәй Фаткуллин белемен күтәрү өстендә дә даими эшли: 1938 елда — Казан дәүләт педагогия институтын, 1960 елда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен читтән торып тәмамлый. Ленин, “Почет билгесе”, беренче дәрәҗә “Ватан сугышы” орденнары белән бүләк­ләнә. Учалыда яшәп, 99 яшендә вафат булды.
Лотфулла Карамышев 1917 елның 22 октябрендә Мәләвез районының Йомак авылында туган. 1936 елда Стәрлетамак сәяси-мәгариф техникумын тәмамлап, Бөрҗән
РОНОсы инспекторы итеп тәгаен­ләнә. 1938 елның маенда Башнаркомпроска күчерелә. Сентябрьдә армиягә алынып, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1946-47 елларда
ВКП (б)ның Воскресенск райкомында эшли, ике ел Уфа өлкә партия мәктәбендә укый. 1949 елдан партиянең Күгәрчен һәм Хәйбулла райкомнарының икенче секретаре була. 1954 елда Хәйбулла район Советы рәисе итеп сайлана. Вафаты — 1985 елның 27 мартында.
Мәсгуть Заманов 1914 елның 14 гыйнварында Баймак районының Исәнбәт авылында туган. 14 яшендә Түбә руднигында өй­рәнчек электр монтеры булып хезмәт юлын башлый. 1930-31 елларда Әбҗәлил районы “Красная Башкирия” совхозындагы механизаторлар мәктәбендә укый. Туган районының Сибай МТСында — участок механигы, Ворошилов исемендәге колхозында шофер булып эшләгәннән соң 1939 ел башында армиягә алына. Совет-Финляндия сугышында катнаша. 1941 елның гыйнварында демо­билиза­ция­ләнгәч, Сибай МТСында участок механигы, 1955 елдан комбайнчы булып эш­ли. 1960 ел­да лаеклы ялга чыга. Вафаты — 1988 ел­ның 16 февралендә. Мәсгуть Зама­новның исеме Исәнбәт һәм Иске Сибай авылларындагы урамнарга бирелгән.

Фәрит Фаткуллин.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: