+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
31 июль 2021, 21:55

Әбекәйләр һәм сихерче

Монда кызыгы да, кызганычы да, сәерлекләр дә бар.

Әбекәйләр һәм сихерче
Әбекәйләр һәм сихерче

“Мин үлдем, ә ул йоклап ята!..”
Мин бала тудыру йортында саклануда ята идем, бу вакытта анда ремонт барганлыктан, безне гомум гинекология бүлегенә күчерделәр. Әлеге вакыйга турында сөйләгән шәфкать туташы белән шунда танышып киттек.
Бүлектә ямаш шеш белән авыручылар өчен өч палата бар, алар шеш кайсы органнарда булуына карап бүленгән һәм коридорның иң ерак өлешендә урнашкан. Шуларның берсендә бер әбекәй дә яткан булган. Ул төндә әлеге шәфкать туташы сменада булган һәм ординатор бүлмәсендә “уяу гына” черем итеп яткан. Берзаман ул төш күрә: имеш, коридорда атлап килүче кешенең тапочкалары шапылдаганы ишетелә. Шәфкать туташы аптырап кала, төнге икедә анда кем йөрер?
Теге аяк тавышы ординатор бүлмәсенә якынлашканнан-якынлаша, бүлмә ишеге ачылып китә, ә анда теге авыру әбекәй басып тора! Шунда ул ачудан зәһәрләнгән тавышы белән әйтеп куя: “Мин анда үлеп ятам, ә ул монда йоклый!” Кыз бала салкын тирдән уянып китә, күп эшләгәннән тәмам саташа башлаганмындыр, дип уйлап куя. Ә иртән ачыклануынча, әбекәй нәкъ шул сәгатьләрдә җан биргән булып чыга...
Фәрештә-нәнәй
Мин бәләкәй чакта олы нәнәм (нәнәйнең әнисе) исән иде әле. Аның янына кунакка керсәм (без күрше подъездларда яшәдек), озак итеп утырырга ярата идем. Үсә төшеп, мәктәпкә киткәч тә аның янына көн саен диярлек керә идем. “Яхшы укысаң, үскәч, югары белем алырсың. Сүзләремне исеңә төшерерсең әле, төшерерсең...” – ди торган иде.
Җиденчедә укыганда чираттагы кергәндә: “Яхшы укыйсыңмы? – дип каршы алды ул мине. – Шулай булса, маладис! Мин картайдым инде, улым. Менә теге дөньяга киткәч, мин сине саклаучы фәрештәң кебек курчалап йөртермен...” “Сиңа яшәргә дә яшәргә әле, әбекәй!” – дип кочаклап алдым. Ә ул маңгаемнан үпте дә: “Сүзләремне исеңдә тот, онытма! Ә хәзер бар, кайт!” – диде. Бер көннән ул инсульттан дөнья куйды. Аның каберендә мин бик озак еладым...
Сигезенче сыйныфта укыганда автобуста мәктәптән кайтып барам. Кинәт кенә бер тукталышта автобустан чыгасы килеп китте һәм мин үзем дә аңламастан шунда төшеп калдым. Соңыннан ачыклануынча, теге автобус бераз ара үткәннән соң, зур йөк машинасы белән бәрелешкән, берничә кеше үлгән. Ул чакта мин моңа артык әһәмият бирмәдем, очраклылык дип уйладым...
Тугызынчыны тәмамлаганда имтихан тапшырабыз. Әзерләнгән дә кебек идем, ләкин билет тартып чыгаруга мин шуны аңладым: андагы сорауларга җавапны белмим! Шыбыр тиргә батып басып торам. Берзаман зиһенем ачылып китмәсенме! Пулеметтан аткан кебек җавапны сиптерәм генә, ә үзем нәрсә сөйләгәнемне дә аңламыйм! “Бишле”! Шатлыгымнан урамга йөгереп чыктым да өйгә очтым! Кайткач, уйга калдым: нәрсә булды соң әле бу? Шунда олы нәнәм әйткәннәрне хә­терләдем: “Сүз­ләрем­не исеңә төшерерсең әле, төшерерсең...”
Менә шундый хәлләр. Ышансагыз – ышанырсыз, ышанмасагыз – юк, ләкин болар дөрес. Ул әле дә миңа ярдәм итә. Һәм мин беләм: мәрхүмә нәнәем миңа һәрвакыт ярдәм итәчәк, чөнки мин аңа ышанам.
Су басу
Минем олы картәнием туган авылда элек бер сихерче яшәгән. Ул башкаларга аңлашылып бетмәгән бик күп сәләтләргә ия булган: елак сабыйларны елавыннан туктаткан, тотлыгучыларга бер тапкыр “Тотлыкма!” дип әйтүе дә җиткән, югалган малларны, кешеләрне табып биргән, үлән төнәтмәләре белән әллә күпме төрле чирләрдән дәвалаган.
Берсендә мәрхүм булган бер картны зиратка җирләргә алып киткәннәр. Берзаман ярты юлда атлар туктаган да арытаба атламыйлар икән. Камчылап та караганнар, башкача да куганнар, тегеләре селкенми дә. Атлар, мәхлуклар, каршыларына теге сихерче карт килеп чыгасын шулай сизенгән икән.
Менә каршыга килүче сихерче яхшы атлар җиккән тарантасында (аңа юмарт түләгәннәр, ул хәлле яшәгән) болар белән тигезләшкән.
– Йоклый гына сезнең мәетегез! – дигән ул аларга. – Үлмәгән ул.
Шуннан теге “мәрхүмне” сәер генә төрткәләп алгач, тегесе табутта торып та утырган.
Бу сихерче карт кайчагында шаяртып алырга да бик яраткан. Ул яшь кызлар кичләрен бәйләм бәйләргә, чигәргә, егетләр турында пышылдашырга җыелган йортларга кинәт килеп керергә бик яраткан. Кинәт ишек ачылып китә дә сихерче карт кычкырып җибәрә икән:
– Кызлар, су баса! Тезгә җитеп килә!
Кыз-кыркын, сикереп торып, чылатмас өчен итәкләрен күтәрә башлый, ә аяк астына чыннан да ургылып су керә! “Су тагын да югарырак күтәрелә! Күл­мәкләрегезне өскәрәк күтәрегез! Тагын да өскәрәк!” – дип кычкыра карт. Гипноз булгандырмы, алар аяк асларында чыннан да су басуны күргән һәм урындыкларда күлмәкләрен күтәреп басып торган. Ә ул заманнарда хатын-кызларның бөтенләй ыштан кимәве билгеле! Һай шаян карт бу, шаян!..

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: