+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 август 2021, 10:15

Күбәләк гомере

Күпләрнең бәгырьләрен телгән Әфганстан җиле бүген дә үзен сиздерә.

Күбәләк гомере
Күбәләк гомере

Таң алды төшемдә
Бер генә мизгелгә
Күренеп алдың да,
Юк булдың.
Уянсам – тәрәзәмдә
Яшьләрең коелып
калганнар,
Кадерле туганым!
Һич кире кайтарып
Булмасын белсәк тә,
Мәңгегә югалган өнеңне.
Уенга алданып,
кайтмаган баладай
Көтәбез, туганым,
гел сине...

Язылырга тиеш булмаган шигырьләремнең берсе бу. Андыйлар, кызганычка каршы, елдан-ел күбәя. 2014 елның 26 сентябрендә илле яшен дә тутырмый китеп барган икетуганым Ранис Латыйповка багышланганнары да шушы исемлектә. Әйе, Әфганстан сугышының авазлары ничә елдан соң ишегебезне шакып, күңелләребезне тетрәндерер дип, башыбызга да китермәгән идек. Бак- саң, ул туганы­бызның баш очында әллә ничә еллар козгын булып сагалап торган икән.
Улларын хезмәткә озаткан әниләрнең йокысыз төннәрен, күз яшьләреннән кипмәгән кулъяулыкларын бары үзләре генә беләдер. Әтиләр икенчерәк, алар хисләрен эчкә яшерә белә. Тик менә балаң ут эченә озатылса?! Моны белеп торган ата-анага ничек түзәргә? Нинди сабырлык савытыннан су эчәргә дә, ничек итеп, түзем­лелек дип аталган таш кыяларны табып, бер генә минутка булса да, башны терәргә?! 1983 елның көзендә улларының солдат хезмәтен чит илдә үтәчәге билгеле булган Чакмагыш районының Тозлыкуш авылында яшәүче Фәһия Мөгәллим кызы һәм Рамил Зәки улы Латыйповлар алдына да нәкъ менә шушы сораулар килеп басар да, язмышларына төшкән авыр сынауларны үтәргә мәҗбүр булырлар дип, кем уйлаган? Башка балаларга белдермәскә, бер-берсен кайгыртмаска тырышып, качып-посып елаган көннәре­нең чиге булды микән?! Өзелеп көткән хатлар тукталып торганда, аларның әрнегән йөрәген күзгә күренми, ләкин тоемлап була торган өмет чаткысы баса. Ә беркөнне, тереләй утка сал­гандай, улларының кулы белән язылмаган хат килеп төшә... “Почта тартмасыннан алгач, ачарга кулым бармады, – дип искә төшерә шул көннәрне Фәһия апа. – Абыегыз эштән кайткач та хат хәтсез вакыт өстәлдә ятты. Ә анда... хәрби бүлектән “Рәхмәт хаты” булып чыкты!” Ранисның, абыйсын яклап, үзеннән олырак малайларга каршы торуын күреп үскән кеше буларак, мин бу хатның эчтә­легеннән Америка ачмадым. Яклау, саклау төшенчәләре кешегә балачактан бирелә. Шуңа күрә хатта язылган: “Улыгыз белән горурлана аласыз”, дигән юллар бу төшенчәнең масштаблары бары киңәюен генә күрсәтә иде. Ә Ватанының дәрәҗәсен үз биеклегендә саклаган, ышаныч­лы, булдыклы, тырыш, иптәш­ләренә ярдәмчел егетне үстергән гаиләнең авылда гына түгел, районда үрнәкле әти-әнисенә олы хөрмәт белән рәхмәт белдерү, бер дә очраклы түгел. Чөнки Рамил абый белән Фәһия апа – балаларын үз үрнәгендә тәрбияләп, олы юлга ышанычлы итеп чыгарган кешеләр.
“Тормыш сынауларны көч­леләргә бирә” дигән сүз бар. Ләкин мин аның белән килеш­мәс идем. Көчсезләргә дә бирелә ул. Ләкин аерма бары шунда, көчлеләр көчсез чакларын башкаларга күрсәтми. Ранис та нәкъ шундыйлардан иде. Югыйсә, БТРы (хезмәтен гвардия сержанты, отделение командиры булып тәмамлый) минага эләгеп, шартлауга юлыккан туганыбызның яралары соңгы көннәренә кадәр тынычлык бирмәсә дә, без аның кәефсез чагын күрмәдек. Төсе белән дә, холкы белән дә абыебызга охшаган Ранис Рамил улы артык тыйнак булып яшәде. Югыйсә, мактанырлык җире күп иде. Эшендә алдынгы, матур итеп гаилә корды, тормыш иптәше Венера белән күз карасыдай ике бала тәрбияләп үстерделәр. Әфганстан сугышы ветераны дип, ташламалар да юллап йөрмәде ул. Аның күңеле өчен дәва – яраткан эше, әти-әнисе, гаиләсе, туганнарының исән-сау булуы, җитеш тормышта яшәүләре булды. Ул үкенерлек итеп яшәмәде. Аның бары бу фани дөньядан вакытсыз китүе генә тоташ үкенечкә әйләнде...
Җомга саен улларына багышлап дога кылган әтисе белән әнисенә, гаиләсенә, туганнарына Аллаһы үзе күркәм сабырлык бирсен иде. Бүген безгә, киләсе буыннарга сугыш афәтләре насыйп итмәсен! Югалту ачысын татыган һәрбер йөрәк шулай дип типкәненә иманым камил.
...Тәрәзләрне сөртәм,
Күземнән яшь ага —
Бик авыр үткәреп җибәрү.
Гомерлек үкенеч
Яшәдең бигрәк аз –
Бары тик күбәләк гомере.

Люция Әблиева.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: