+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 сентябрь 2021, 10:43

Болардан чәчләр үрә тора

Аңлап та, аңлатып та булмый торган хәлләр бар.Бу тормышта күпләребезнең гаҗәеп кенә түгел, гаҗәп һәм сәер дә хәлләргә тарыганы бардыр, аларның кайберләрен хәтта гап-гади мантыйк белән дә аңлатып булмый. Кагыйдә буларак, аларга ышанасы да килми, аңлатып булмагач, ничек ышанасың инде!? Шуның өчен дә андый хәлләр турында сөйләүчеләрнең үзләренә дә без сәерсенебрәк карыйбыз, шыттырасың, дибез, бармакны чигә тирәсендә бөтерәбез, үзенә әйтмәсәк тә, матчасы киткән моның, дип уйлап куябыз. Кайчакта уйларлык та була шул. Менә шундый хәлләрнең Интернеттан сөзеп алынганнары.

Болардан чәчләр үрә тора
Болардан чәчләр үрә тора
“Табын артында утырганда сүз дин темасына кереп китте. Шулчак әнкәй: “Менә минем тормышымда Ходайга ышана башларлык бернәрсә дә булмады”, – дип әйтеп куйды. Шул секундта ук өстәлдәге шешәнең бөкесе чыгып очты. Коньяк шешәсенеке...”
“Бик бәләкәй чагымда, сөйләшә дә белмәгәндә, мияулаган тавышка охшатып, әллә нәрсәләр лепелдәп-бытылдап йөргәнмен. Бик кызык тоелгач, әти-әни моны магнитофонга яздырып алган. Мәктәп, аннары үзем бик кызыксынган Шәрык телләре институтын тәмамладым. Берсендә бәләкәй чактагы теге кассета килеп чыкты. Тыңлап карасам, башка бытылдаулар арасында саф япон телендә минем яугир­ләрне яклаучы япон алиһәсе Инарига ялваруым аермачык булып язылган. Мин анда алиһәдән яудагы иремне яклавын үтенеп сорыйм...”
“Төн уртасында ирем белән мине битләре тырналып, үзе елап беткән кечкенә улыбыз уятты. Баксаң, газ шлангы ярылган икән. Тынычлангач, нишләп бите тырналуы турында сораштым. “Йоклап ятканда кемдер өстемә сикереп менде дә тырный-тырный мине уята башлады, аннары газ исен сиздем дә сезне уятырга йөгердем”, – диде ул. Йортыбызда бернинди мәче-эт мазар асрамыйбыз. Кем генә булса да, хәзер без ул җан иясенә рәхмәтле...”
“Чит илдә йөргәндә борынгы бер замокта булдым. Анда безгә элекке заман киемендәге бер карт экскурсия үткәрде, бөтен урыннарны күрсәтте, риваятьләрне сөйләде, ләкин андагы өрәк турында берни дә әйтмәде. Баксаң, ул өрәк дигәннәре үзе булган икән, чөнки соңыннан кунакханәдә әйтүләренчә, замокка башка вакытта анда читләр керә алмый, экскурсовод та хатын-кыз икән...”
“Картыем төшендә үз әти-әнисен күргән, бәләкәй чагындагы кебек, өчәүләп җитәкләшеп йөргәннәр. Аларның күптән мәрхүм-мәрхүмә бул­ганлыкларын аңлап, картыем сорап куйган: “Тегендә” ничек яшисез соң?” “Болай начар түгел, ләкин соңгы вакытта башым өши, миңа бүрек кирәк”, – дигән олы картәтием. Икенче көнне, бер бүрек алып, картый зиратка барса, әтисенең баш очында сукыр тычканмы, йомранмы зур тишек чокып куйган бул­ган, суык шуннан кергән...”
“Дустым белән автобуста төнге рейстан кайтып киләбез. Юл читендә тукталыш күреп калдык, моңа кадәр ул анда юк иде. Кешеләр дә тора. Дустым туктар урында кинәт газга басты. Моның сәбәбен ул соңыннан аңлатты. Бу урында элегрәк чыннан да тукталыш булган икән, исерек “КамАЗ” шоферы андагы халык өстенә килеп менгән, күбесен изгән.
Соңрак бер яшь водитель югалган, аның автобусын шушында буш, ишекләре ачык килеш тапканнар. Шуннан бирле анда бер шофер да туктамый...”
“Өйгә кайтып, өстем­не алмаштыргач, ахи­рә­темә шалтыратып алмакчы булдым. Кесә телефонымны машинада онытып калдырганмын, ахры. Өй телефоныннан үземә шалтыраттым. Ниндидер үсмер ямьсез тавыш белән минем номерны әйтте дә сигналдан соң хәбәр әйтеп калдырырга кушты. Мин – аутта! Тагын шалтыраттым, шундук алдылар. Ниндидер музыка, мышнау ишетелә, беркем дә дәшми. Урамга чыгып, ишекне пульт белән ачып, машинадан телефонны алдым, ә анда җавап бирелмәгән ике шалтырату...”
“Бүген биш яшьлек улым сөйләде: “Мин синең карыныңда чакта син күп итеп тозлы ризык ашадың да бөер­ләрең авырта башлады, аннары син еладың, мин сине жәлләдем...” Мондый хәл чыннан да булган иде, мине дәваханәгә салдылар, уколлар кададылар, елап яттым. Ә карынымдагы ба­лам, моны күреп, мине кызганып ят­кан. Аңламыйм, боларны ул каян белә? Мин бит аңа бу хакта беркайчан да сөйләмәгән идем...”
“Гомер буе Санкт-Петербургта яшим. Бәләкәй чагымнан, өч яшь­ләрдән бирле, үз бүлмәмдә кечкенә кызчыкны (исеме Вера иде) күрә башладым, бергә уйный идек. Ул үзенең бик нык ач булуы һәм һәрвакыт ашыйсы килүе турында әйтә иде. Мин шунда ук йөгереп барып, аш бүлмәсеннән аңа ашарга алып килә идем, ә әйләнеп килүемә ул һәрвакыт юкка чыга иде.
Миңа 13 яшь булганда күршедә яшәүче әбекәй белән сөйләшеп киттек. Аның сөйләвенчә, сугыш барганда блокада вакытында безнең әлеге фатирда бер гаилә тоташы белән ачлыктан үлеп беткән, аларның кечкенә кызлары Вера исемле булган. Инде 20 елдан артык вакыт үтте, ә мин бәләкәй ахирәтем сөйләгәннәрнең барысын да кичәгедәй хәтерлим...”

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: