Третьяков
галереясе
Сәнгать әһелләре фикеренчә, бу галереядә куелган кайбер картиналар кешеләргә мистик рәвештә тәэсир итә, имеш. Аларның кайберләре сырхауларны дәваласа, икенчеләре үзләренә карап сокланып торучыларга бәла дә китерергә мөмкин икән. Мәсәлән, Василий Суриковның “Утро стрелецкой казни” картинасы Павел Третьяковның кызы бик каты һәм озак чирләвенә сәбәпче булган, диләр, ә Владимирдан китерелгән Ходай анасы образы Мәскәүне дошманнардан сакларга ярдәм иткән, имеш. Левитан һәм Рерих картиналары, киресенчә, тамашачыларга бик уңай тәэсир итә, ди, бу импульсларны хәтта махсус электрон җиһазлар белән дә үлчәп була икән.
Шундый легенда да бар: кияүгә чыкмаган кызларга Мария Лопухинаның рәссам Владимир Боровиковский төшергән портретына озак карап торырга киңәш ителми. Мария шушы картина язылып беткәннән соң үлгән, ә шул заманның гайбәтчеләре сөйләвенчә, имеш, аның әтисе Иван Лопухин, масон ложасы магистры буларак, кызының рухын шушы портретка күчергән...
Коломенскоеда –
вакыт упкыны
1832 елда Архип Кузьмин һәм Иван Бочкарев исемле ике крестьян күрше авылдан кайтканда юлны кыскартырга булганнар һәм төбендә куе томан булган чокыр буйлап киткәннәр. Үзләре сөйләвенчә, берзаман томан эчендә яктыртылган коридор барлыкка килгән. Ирләр шунда кереп киткән һәм анда тәннәрен йон баскан кешеләрне күргән, алары боларга ым белән генә моннан чыгып китү юлын күрсәткән.
Берничә минуттан ирләр томаннан чыккан һәм юлларын дәвам иткән. Ләкин авылларына кайтып җитүгә... егерме ел вакыт үткәнлеге ачыкланган, боларны хатыннары һәм балалары көчкә таныган. Әлеге хәлне полиция тикшерә башлагач, тәфтишче таләбе буенча теге чокырда эксперимент үткәргәннәр. Аның барышында крестьяннарның берсе томан эчендә янә гаип булган, әмма аннан инде чыга алмаган...
Кузнецк күперендә – өрәк
Бу урамда урыс малтабары һәм меценаты Савва Морозов сөяркәсенең өрәген очратырга мөмкин. Аның белән очрашуны яраткан кешең белән озакка аерылуга юрыйлар.
Жужу исемле бу кыз шушы күпердә экипаж тәгәрмәчләре астында калып үлә. Ул үзенең экипажында китеп барганда гәзит сатып кычкырып йөрүче малайдан Савва Морозовның Франциядә үз-үзенә кул салуы турында ишетә һәм атларны туктатырга куша. Жужу тарантасыннан төшкән мәлдә каршыга килүче икенче экипаж тәгәрмәчләре астында кала. Җәй айларында төнлә анда йөрмәвең хәерле…
Карун мәлгунь
Мясницкий урамындагы 17нче йортта генерал-майор Кусовников хатыны Софья белән яшәгән. Икесе дә бик саран булган, байлыкларына карамастан, хезмәтчеләр тотмаганнар диярлек.
Берсендә болар сәяхәткә җыенган һәм акча-вексельләрен инде берничә ел ягылмаган мич эченә яшерергә булган. Ләкин ул елда кыш бик салкын килгән, шуңа лакей, хуҗалары алдында яхшатланырга тырышып, кайтуларына өйне җылытып куярга ниятли. Тырыша торгач, эче ассигнованиеләр белән тулы мичне көч-хәл белән кабызып җибәрә. Генералның хатыны кайгыдан йөрәге ярылып үлә, ә ул үзе акылдан яза…
Күршеләре аның “Акчакайларым минем, акчакайларым!” дип ыңгырашып-елап-шыңшып йөрүче өрәген еш күрә икән. Аның белән очрашу хәерчелек, акчасызлыкка, имеш, шуңа әлеге бульварда бик еш йөрмәскә тырышалар.
Ховрино дәваханәсе
Бу район башкаланың иң котсыз төбәкләренең берсе булгандыр, күрәсең: сатанистлар, үтерешләр, корбан китерүләр, кешеләр югалу – боларның барысы да шушындагы дәваханә белән бәйле.
Бер версиягә ярашлы, биредә кайчандыр зират булган һәм төзелеш башлану әрвахларны уяткан. Икенчесе буенча, проектка урын сайлаганда хата җибәрелгән, чөнки монда зур чүплек һәм сазлык булган.
Төзелә башлаган дәваханә ташландыкка әйләнү белән ул “Немостор” дигән сатанистлар сектасының үз ритуалларын башкару өчен яраткан урынына әверелә: башта анда хайваннарны корбанга китерәләр, аннары кешеләргә – бомжларга яисә бирегә адашып килеп чыккан үсмерләргә чират җитә. Дәваханә территориясендә югалган кешеләр саны берничә дистәдән арткач кына бу объект белән хокук сакчылары кызыксына башлый.
Болардан тыш, төбәк башкаланың иң мистик урыннарының берсе дә була, шул ук вакытта иң куркыныч та: таушалган, иске конструкцияләр, лифтларның ачык шахталары, караңгы подвалларның күплеге... Ләкин болар инде үткәндә калды, хәзер анда яңа төзелешләр бара.
Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).