+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 октябрь 2021, 18:36

Югалып тора кеше, табылып тора...

Параллель дөньялар арасындагы чик җуелып барамы әллә?

Югалып тора кеше, табылып тора...
Югалып тора кеше, табылып тора...

XVIII гасырда Сицилиянең Таконе шәһәрендә тирә-якка кәсепче буларак даны таралган Альберто Гордони яшәгән, ди. 1753 елның ямьле май аеның матур бер көнендә ул урындагы аксөяк сараеның ихатасы буйлап хатыны, граф Занетти һәм башкалар белән бергә китеп барганда кинәт кенә юкка чыккан. Төп-төгәл 22 ел үткәч, Альберто нәкъ шул югалган урынында көтмәгәндә пәйда булган. Ул гына да түгел, ир югалып торуын кире каккан, инкарь иткән, андый хәл булмады, шаяртмагыз әле, дип көлгән. Ахыр чиктә бу бахыркайны матчалары чынлап та киткән кешеләр белән бергә “сары йорт”ка озатканнар...

1898 елда Яңа Англиядәге (АКШның төньяк-көнчыгышы) үз йортыннан Грейс туташ Перкинс юкка чыккан. Бик озак эзләгәннән соң аның ата-анасы илнең Коннектикут штатындагы Бриджпорт шәһәрендә үтерелгән бер кызның мәетен үз кызларыныкы дип таный. Ләкин шул ук елның 17 сентябрендә, табылдык мәетне иртәгә җирлибез дигән көнне, өйгә тере Грейс кайтып керә. Аның бу вакыт дәвамында кайда булганлыгы һәм ни сәбәпле ата-анасы башка кыз мәетендә үз кызларын тануы ачылмаган сер булып кала... 1920 елның февралендә Бөекбританиянең Гэмпшир шәһәре читендә шәрә мәет табыла. Ачыкланган эзләр буенча фикер йөрткәндә, ул һушын югалтыр һәм туңып үләр алдыннан бик озак шуышып килгән. Лондонның “Дейли ньюс” гәзите язганча, “Фотосы Бөекбританиянең барлык полиция участокларына җибәрелүгә карамастан, полиция әлегә кадәр мәетнең шәхесен ачыклый алмады. Алай гына да түгел, табылган иргә бераз булса да охшаган кешенең югалганлыгы турында да хәбәрләр юк. Тышкы кыяфәтенә караганда, бу кеше гыйлемле һәм бай булгандыр, дигән фараз гына бар...”

Американың Массачусетс штатындагы Кембридж шәһәрендә яшәгән Анна М. Феллоуз ире Уильям белән өч ел яшәгәннән соң өеннән чыгып китә һәм 20 ел югалып тора. Бу вакыт эчендә аның хакында беркем дә берни дә ишетмәгән була, ә бер көнне ире эштән кайтуга ике дистә ел юкка чыгып торган Анна, берни дә булмагандай, кухняда ашарга пешереп йөри. Ханым әлеге вакыйгага карата бернинди дә аңлатма бирми һәм алар... янә бергә яши башлый. Хәер, өч ел үтүгә хатын янә югала һәм шуннан соң инде башкача кайтмый...

Кениянең көнбатышындагы Шиатсала авылыннан 1973 елда югалып, 27 елдан соң берни дә булмагандай (әйтерсең лә тәмәке тартырга гына чыккан!) өенә кайтып кергән Әюп Окоти барча туган-тумачасын аптырашта калдыра, чөнки ул кайтып керү белән: “Ашарга пештеме әле?” – дип сорый. Берничә ел аны Көнчыгыш Африка илләре буйлап эзлиләр, таба алмагач, үлгәндер дип уйлап, бөтен шартын китереп, җирләү йоласын үтиләр. 1983 елда, бөтен милкен башка балаларына яздырып, Әюпнең әтисе үлеп китә. Аннан соң Әюпнең хатыны, ирен исән күрүгә өметен өзеп, баласы белән үзләренә кайтып китә...

1960 елның 30 июлендә Американың Онтарио провинциясендә шул тирәдә булган барча халыкның күз алдында 13 яшьлек үсмер гаип була. Дүрт тәүлек үткәч, ул шул ук урында “калкып чыга”. Үзенең бу тәүлекләрдә кайда йөргәнлеге һәм аның белән бу вакытта ниләр булганлыгы турында ул исенә төшерә алмый... 1975 елда 10 минут югалып торган авиалайнер белән булган хәл матбугатта зур шау-шу тудыра. АКШның Майами аэропортына төшеп утырырга килгән, бортында 127 пассажир булган очкыч ун минутка локаторлар экраныннан һәм радиоэфирдан юкка чыга. Аннары, бушлыкта каяндыр пәйда булып, самолет пассажирлары һәм экипаж әгъзалары белән җиргә төшеп утыра. Аларның барысының да кул сәгате очкычның билгеләнгән вакыттан ун минутка соңга калуын күрсәтә. Бик күп рәсми докладларда язылган бу очрактан тыш, шул ук очышлар зонасында самолетларның элегрәк тә вакытыннан алда төшеп утыру очраклары теркәлгән булган, әмма аларга бик әһәмият бирмәгән булганнар...

“Бер дә юктан, әллә каян” пәйда булган сәер киемле кешеләр турындагы хәбәрләр шундый ук серле һәм сәер шартларда юкка чыккан кешеләр турындагыларыннан бер дә азрак түгел. Буш урында барлыкка килгән очракларның классик дип йөртелгәннәре дә берничә. Шундыйлар рәтенә якынча 12 яшьлек Дикий Петерны (1724 елның 27 июлендә Германиянең Гамльмен шәһәре янында пәйда була), Каспер Хаузер исемле үсмерне (1828 елның 26 маенда Нюрнбергта), булачак киң билгеле конструктор Роберт Бартинины (аның 1923 елда совет Русиясендә пәйда булуы тикшеренүчеләрдә әлегә кадәр зур кызыксыну уята), искиткеч язмышлы үсмер Е. Гайдучокны (1930 елларда СССРда, Төньяк Кавказда), “шикле бер ирне” (Кавказда 1942 елда атып үтерелә), Туаред исемле сәер бер бәндәне (1954 елда Япониядә кулга алына) һәм башка бик күпләрне кертергә мөмкин. Ә конструктор Бартини турында без киләсе чыгарылышта тәфсилләбрәк язарбыз.

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде. (Интернеттан алынды).

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: