"Бу хәл мин өченче сыйныфта укыганда булды. Гадәттә, мине әни иртән уятып, киендереп, сумкама әйберләрне салып мәктәпкә озата иде. Ул көнне әни эше буенча иртән үк китте. Ул заманда кесә телефоннары юк иде әле, шуңа да әни иртән әтигә өстәлдә язу калдырган. Анда мине ничәдә уятырга, иртән нәрсә ашатырга, нинди дәресләр өчен уку әсбапларын салырга язылган иде. Әти бу исемлекне күреп шаккатты. Тик әни нәрсә киеп барырга икәнен генә язмаган. Әтинең аптыраганын күрдем дә: "Безгә бүген йокы киемендә килергә куштылар", - дидем. Әти гаҗәпләнеп китте. "Без бүген мәктәптә спетакль куябыз, мин төп рольдә", - дидем. Моңа әти шатланып та куйган кебек булды, кием эзлисе булмады бит.
Билгеле инде, без җыенганчы шактый вакыт үтте. Мәктәпкә җәяү барсам, соңга калырымны аңлагач, әти эшкә барганда кертеп куярга булды. Шулай итеп, тезләре чыгып беткән ыштаным, инде бераз сузылган майкам өстеннән куртка гына кидем дә киттек мәктәпкә.
Укытучым әни белән яхшы таныш иде. Мәктәптәге шуклыкларны да гел җиткереп тора. Әнидән куркыпмы, әти мине класска кертеп үк куярга булды. Без әти белән ашыга-ашыга сыйныфка килеп кергәндә дәрес башланган иде инде. Тик безне күргәч, беркемдә дә дәрес кайгысы калмады.
Ну эләкте кич әнидән... Ярый әле, миңа гына түгел, әтигә дә..." - дип язган социаль челтәрләрдә бер ир үзенең мәктәп тормышын искә төшереп.
Фото: zastavki.com