Безнең халкыбыз шулкадәр матур, рухи бай күңелле инде ул. Сабантуй булсынмы, каз өмәсе яисә башка бәйрәмме, ата-бабаларыбыздан, әби-нәнәйләребездән буыннардан-буыннарга сакланып, шомартылып килгән гореф-гадәтләр, күркәм йолалар нигезендә уздырыла алар. Нәкъ менә традицияләр бәйрәмнәрнең асылын ачып сала, халык күңеленең нинди тирән, гүзәл икәнен калку күрсәтә дә инде.
Бу язмамда кафе-рестораннарда зур акчалар түләп, әзер сценарийлары буенча гына алып барылган, зур шоу рәвешендә уздырылган туйлардан күпкә аермалы булган, халкыбызның әнә шул күркәм йолаларына нигезләнгән бер туй, дөресрәге, кияү ягында узганы хакында бәян итмәкче булам. Ул инде җәй көне үк булды, хикмәт вакыт узгач та аның үзенчәлекләре күңелдә саклануында.
Бер-берсен башкалабызда тапкан бу пар. Мәтәүбаш авылында ямьле җәй уртасында әлеге авыл егете Айдар белән Кырмыскалы районы сылуы Зәлиянең яшьлек туйлары өлкәннәрнең генә түгел, яшьләрнең дә асылыбызга кайтуыбызны, күркәм йолаларның бүгенге көндә дә югалмавын-онытылмавын күрсәтте.
Туй егетнең туган йортында узды. Әйе, әзерлек мәшәкатьләре күбрәк булгандыр, әмма, бер уйласаң, гаилә тормышыңны башлаганда үз йортыңның да фатихасын алу – әти-әни, туган йортыңа ихтирам күрсәтү дә әле ул.
Авылда туй! Бу – бөтен авыл халкы өчен зур вакыйга. Күп өйләрдә яшьләргә бәхетле тормыш теләп, изге догалар кылынды бу көнне. Бер белмәгән кешенең түгел, ә олысына-кечесенә күркәм дини тәрбия биргән, авыл мәчетен төзүгә күп көч һәм тырышлык салган, бихисап изге эш-гамәлләре белән исемен авыл халкы йөрәгенә язып калдырып, ковид чиреннән соң мантый алмыйча арабыздан китеп барган имамыбыз Хәмдетдин улы Нур (урыны җәннәттә булсын) белән барлык гомерен балалар укытуга багышлаган хәләл җефете Зөлфиянең улы, югары белемле җир эше белгече, биш вакыт намазын калдырмаучы Айдар Еркеевның туе ич!
Кыз ягыннан машиналар белән кунаклар килүен бөтен урам халкы кызыксынып карап торды. Мәхәббәт җепләре бәйләгән Кырмыскалы якларыннан машина-машина килгән туй кунакларын һәм яшьләрне каршыларга бизәлеше белән әллә кайдан “кычкырып торган” кияү йорты капка төбе күптән әзер иде инде. Киленне йомшак мендәргә дә бастырдылар, Зөлфия, яшьләргә бәхетле гаилә тормышы теләп, икмәк, бал-май да каптырды, җыр-бию дә булды, кәнфитләр дә сибелде. Болар – күп туйларның җуелмас бизәкләре. Ә менә иң башта Аллаһны зикер итеп тәһлил әйтелүе! Монысын авылда уздырылган туйларда күрү – сирәк була торган хәл. Иң башта әтиләре Нур хәзрәт өйрәтеп калдырганча, Аллаһыбызны зурлау, аны яратуыбызны белдерүдән башланды туй. Улы Азаматны өйләндергәндә бу изге эшне башкаруны мәрхүм имам үзе җитәкләгән иде.
Кыз бирнәсе сатып алынгач, зурлап килгән кода-кодагыйларның күчтәнәчләре, ниһаять, ташылып беткәч, яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласы башкарылды. Килендәше Җәннәт белән Зәлиянең бизәкле көянтә-чиләкләр асып, туган-тумачалар уртасында вак-вак атлап су алырга барулары, чишмәдән курчак өе шикелле зәвык белән эшләнгән түбәле корылма эчендәге колонкага килгән салкын, тәмле су белән сыйлаулары кемне генә якты хисләргә баетмады икән?!
Чишмә үзе дә кушылып җырлады, капка төпләрендәге урамга ямь биреп утыручы чәчәкләр дә ихлас сокланды сыман.
Искиткеч мул, телеңне йотарлык тәмле һәм күзләрне камаштырырлык туй табыны артына утырышкач та мәҗлес Коръән аятьләре укудан башланды! Аны исә, яшь кенә булуына карамастан, Азамат укыды. Байтак заманча да, эчкесез туйларда да булган бар, әмма мондыйны беренче күрүем булды: абыйсының туенда энекәше Коръән укый! Әкрен генә, мәкамле тавыш белән... Үзеннән-үзе күзләргә яшь килә.
Сыйлы табында әдәп-әхлак, ихласлыкка, ихтирам-хөрмәткә урын түрдән бирелде. Яшьләрне котлаулар, бүләкләр тапшыру, җырлар башкару, кыз чәк-чәге, туй казлары чыгару кебек йолалар барысы да гади һәм шул ук вакытта бик күңелле итеп өйлә намазыннан соң дәвам итте. Әйткәндәй, бу туйда кыз чәк-чәген акчага түгел, бушлай авыз иттек без.
Өйлә намазы исә авыл мәчетенә барып укылды. Гаҗәп хәл, намаз укыган вакытта Мәтәүбаш халкы күптән тилмереп көткән яңгыр ява башламасынмы! Зәлиябез изге, ак күңелле икән, авылга яңгыр алып килде, дип шатлыкларын белдерде бу мәртәбәле туйда катнашучылар.
Микрофонсыз, эчкесез, дини һәм милли йолаларга нигезләнеп уздырылган, озакка истә калырлык бу туй мәҗлесеннән ике як кунаклар да һәм, әлбәттә, бәхетле яшь пар да канәгать калды, күңелләренә яктылык-пакьлек, рухи байлык та өстәде.
Айдар белән Зәлиянең бәхетле гаилә коруларына шик юк. Алар бергә үтәсе тормыш юлына Изге Коръән сүзе белән аяк басты бит. Ак юл сезгә, яшьләр!
Зәйфә Салихова.
Бәләбәй районы.