+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 октябрь 2021, 11:15

Давыллы заманда туган

Бу зур тарихлы бас­маның исеме янәшәсендә, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены астында “Гәзит 1906 елда оештырылган” дигән язу бар. Нәкъ шул елның 8 октябрендә республика­быз­ның хезмәт ияләре “Уфимский рабочий” гәзитенең беренче санын кулларына ала.  

Давыллы заманда туган
Давыллы заманда туган

Ул Русиядәге беренче революция йогынтысында барлыкка килә. 1905 елның ноябрендә В. И. Ленин эмиграциядән кайта. Бу вакытта илдә революцион хәрәкәт гаять югары дәрәҗәгә җиткән була. “Хәрәкәтләрнең хәзерге искиткеч активлашуы, көчәюе шартларында партиягә матбугат белән генә җитәкчелек итәргә мөмкин” дип яза Ленин һәм шул ук елның декабрендә РСДРПның Уфа оешмасы вәкиле А. Д. Цюрупаны Петербургка чакырып ала. Уфа һәм Урал большевиклары эшчәнлеге белән җентекле танышканнан соң, Цюрупага байтак кына анык күрсәтмәләр бирә, шул исәптән партиянең үз типографиясен булдыру һәм яшерен әдәбият бастыру.
Бу очраклы түгел: Уфа партия оешмасы Уралда иң зурлардан санала. В. И. Ленин электән дә Уфада булганлыктан, мондагы хәлне, кадрларны, матбугат органы оештыру өчен мөмкинлекләрне белә. РСДРП комитеты 1903 елның гыйнварында дүрт кенә сан чыгарып калган “Уфимский листок” гәзите белән дә таныш була.
Уфалылар яхшы җиһазландырылган яшерен типография булдыралар, тәүдә листовкалар, прокламацияләр бастыралар, аннары — “Уфимский рабочий” гәзитен. Дүрт битле булып, өч мең данә тираж белән чыга. Гәзит үзенең сәяси юнәлешенең тотрыклылыгы, азатлык рухы, мәкаләләрнең әдәби яктан яхшы эшләнеше белән аерылып тора. Аның күп кенә чыгышлары эчтәлеге һәм формасы ягыннан большевикларның үзәк гәзитләре материаллары белән аваздаш була. “Пролетарий” гәзите дә: “Урыннардагы органнардан “Уфимский рабочий” иң ныклы һәм популяр санала”, — дип аңа югары бәя бирә.
“Аны, Уфа эшчеләренең тәүге гәзитен Русиядәге беренче революция дөньяга тудырды, — дип язды Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим. — Ул заманнан соң күп еллар үтте. Ләкин музей экспонатлары арасында аның кибеп беткән битләрен караганда еракта калган давыллы көннәр сулышын тойган кебек буласың. Бу хакыйкать сүзләрен язган, аларны басма хәрефләр юлларына салган фидакарь энтузиастлар турында рәхмәт хисләре белән уйлыйсың. Алар, бәлки, профессиональ журналистлар һәм полиграфистлар да булмагандыр. Әмма һөнәрләре буенча революционер булганнар”.
Гәзитнең иң тәүге адымнарыннан ук аңа күренекле революционерлар җитәкчелек иткән. Аларның иң беренчесе — Калуга өлкәсендә ярлы батрак гаиләсендә туган Алексей Митрофанов. Яхшы коллектив, хәбәрчеләр активы туплап, ундүрт сан чыгарганнан соң партиянең Урал өлкә комитеты аны башка тарафларга пропаганда һәм агитация эшләре алып барырга җибәрә.
Мөхәррир вазыйфасында аны Борис Волин алмаштыра. Күп еллар үткәч биргән интервьюсында ул түбәндәгеләрне искә ала: “Миңа еш кына куртка эченә гәзит төргәге яшереп, Уралның Златоуст, Сим, Катав-Ивановка һәм башка заводларына алып барырга туры килә иде. Уфа, Миньяр, Белорет, Әшә һәм башка шәһәрләрдә үзебезнең эшче хәбәрчеләребез булды. Хәбәрчеләребезнең хатлары һәм мәкаләләре Уфа губернасында 1906-08 еллардагы революцион көрәшне киң яктыртырга редакциягә ярдәм итте”.
Төгәл ике ел чыкканнан соң “Уфимский рабочий” ябыла. Төбәктә эшче вакытлы матбугат басмасы листовка һәм прокламация формасында гына яши. Февраль буржуаз-демократик революциясе җиңү белән үк Башкортстан большевикларының матбугат органы аякка бастырыла. “Уфимский рабочий”ның турыдан-туры варисы булган “Вперед!” гәзите (РСДРПның Уфа берләштерелгән комитеты органы) 1917 елның 19 мартында мәйданга килә. Мөхәррире итеп киләчәктә ил күләмендә югары вазыйфалар башкарачак большевик Алексей Свидерский тәгаенләнә. Тиздән аны мөхәррир вазыйфасында В. И. Ленин һәм Н. К. Крупская яхшы белгән һәм хөрмәт иткән Людмила Сталь алмаштыра.
1919 елның июлендә Башкортстан колчакчылардан азат ителгәннән соң гәзит “Известия Уфимского губернского революционного комитета” дигән исем белән чыга башлый. Урыннарда тормыш җайга салына, республиканың партия һәм дәүләт органнары барлыкка килә. Һәм 1922 елның февралендә бу гәзит исемен “Власть труда” дип үзгәртеп, РКП (б)ның Башкортстан өлкә комитеты һәм БАССР Башкарма Комитеты органы статусы ала. Мөхәррире итеп Литвада туган, милләте немец булган Александр Блюменталь тәгаенләнә. Шактый талантлы журналист, филолог, тарихчы, хәтта табиб булган, немец, инглиз, француз телләрен дә яхшы белгән бу шәхес ике елдан Мәскәүгә Кызыл профессура институтына (соңрак ул КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбе буларак киң танылды) укырга җибәрелә. Аны Дмитрий Лебедев алмаштыра. Гәзит 1925 елда “Красная Башкирия” дип үзгәртелә.
1930-40 еллар. Сәяси репрессияләрнең кызган чагы. Бу чорда гәзитнең сигез (!) мөхәррире алмашына. Башкалардан чагыштырмача иң озак эшләгәне Василий Чернявский була. Ул да еракта — Украинаның Чернигов губернасында туган.
Бөек Ватан сугышы елларында гәзитнең мөхәррире булып Николай Перминов эшли. Монысы инде җирле кадр — Белорет шәһәрендә туган, хезмәт юлын слесарь булып башлап, арытабангы бөтен гомерен журналистикага багышлаган.
1951 елның сентябрендә гәзит исеме янә үзгәрә һәм халкыбыз ярты гасыр буе аны “Советская Башкирия” дип белә. Арытабангы дүрт мөхәррир республикабыздан читтә туып-үскән. Закир Рахманкулов — Ырынбур губернасында, Иван Давыдов — Рязань губернасында, Григорий Михеев — Урал өлкәсендә, Николай Каменев — Мордовиядә. Болар арасында иң озак эшләгәне (1961-76 еллар) Михеев иде. Аны мин дә күреп калдым. Белүемчә һәм сөйләүләренчә, Григорий Григорьевичны коллективларында да яратканнар, коллегалары — “Кызыл таң” һәм “Совет Башкортостаны” гәзитләре мөхәррирләре дә ихтирам итте.
Бүген олуг юбилеен билгеләүче гәзитнең революциягә кадәрге һәм совет чорындагы кыскача тарихы, аның кайбер җитәкчеләре турындагы мәгълүматлар шушылар. Аларны безнең гәзит битенә күчергәндә тарих фәннәре кандидаты Таһир Ахунҗановның, туган якны өйрәнүче журналист Юрий Узиковның, 1976-87 елларда “Советская Башкирия” мөхәррире булып эшләгән Николай Каменевның хезмәтләре файдаланылды.

Фәрит Фаткуллин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: