+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 декабрь 2022, 14:03

Карында вакытта ук баланың җенесен белергә ярыймы?

Ислам динендә ЭКО ясатуга караш нинди?

Карында вакытта ук баланың җенесен белергә ярыймы?
Карында вакытта ук баланың җенесен белергә ярыймы?

Медицина алга атлаган саен, бала тудыру буенча да бик күп проблемалар хәл ителде. Йөкле вакытта ук баланың җенесен белү, ЭКО ясату һәм башкалар шул турыда сөйли. Ә мөселманнарга бу эшләрне башкарырга ярыймы?

Ислам дине буенча ЭКО рөхсәт ителә, суррогат әни хезмәтеннән файдалану рөхсәт ителми.

Шулай ук, баланың җенесен алдан белү дә гөнаһ түгел. "Әмма Аллаһтан һәрвакыт хәерлесен сорарга кирәк. Малай тусын иде яки кыз булсын, дип теләргә кирәкми, чөнки син аның кайсы хәерле буласын белмисең", - ди дин әһелләре.

Ир яки кыз бала тусын дип махсус календарь буенча аерым көннәрдә балага узуга да дин каршы түгел. Әмма һәр нәрсәнең Аллаһы кушканы буенча гына башкарылуын онытмыйча, аннан хәерлесен сорарга кирәк.

Фото: kipmu.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: