+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
26 гыйнвар 2024, 05:24

Бүреләр өнендә (Хикәя)

Шулвакыт юрганны әкрен генә күтәрде дә Элина әнисе янына үрмәләде. Хатын арты белән ята иде. Тәүдә аны аркасыннан кочаклап тынычландырырга тырышты. Кечкенә куллары әнисен кочакларга җитмәгәч, торды да, караватның икенче ягына менеп, әнисенең кочагына керергә маташты. Үзе кечкенә иреннәре белән әнисенең әле битеннән, әле чәчәләреннән үпте. Муеныннан кочаклады, үзе дә аңа сырпаланды. Инде болай да тынычландыра алмагач, күңеле белән нәрсәдер булуын сизгән сабый мыш-мыш елый башлады.

Бүреләр өнендә (Хикәя)Бүреләр өнендә (Хикәя)
Бүреләр өнендә (Хикәя)

Ахыры.

— Ачыгыз, ач дим! – ишек артында яңгыраган бу сүзләр хатынны кире дөньяга кайтарды. – Көчекләр, тагын кемне алып килдегез? Мин сезне дә үтерәм, үзем дә шунда ук атылып үләм, — дип кычкырды өлкән яшьтәге ир.
Ул арада карават буенда басып торган ирләр ашыга-ашыга чалбарларын каптыра башлады.
— Ярар инде, дед. Нәрсә инде син? Без бит шаярабыз гына. Үзе килде бит ул безгә, — диде арада берсе һәм шул карт янына таба атлады.
— Кит, дим, мин сиңа! Чыгып китегез моннан! Хәзер полиция чакыртам!
Айгөл ертылган күлмәгеннән күренгән күкрәкләрен куллары белән каплап, караватның бер почмагына шуышты. Аның гәүдәсе күңелдә булган курку һәм җирәнү хисеннән арынырга тырышып, бертуктаусыз калтырый иде.
Ирләр бер-бер артлы бүлмәдән чыгып китте. Ильяс күренмәде.


— Ярый өлгердем әле... Онык бу минем. Юньсез! Үзем элек яшәгән шушы фатирны аңа мирас итеп яздырган идем. Элек милициядә эшләдем мин. Шул вакытта алынган фатир бу. Погоннар арткач, шәһәр уртасыннан зуррак фатир алып шунда күчтем. Тәки кеше ясап булмады шуны, — дип мыгырданды ир.
Айгөл күзләрен шардай ачып бер сүзсез иргә карап торды. – Кстати, син аның өстеннән полициягә гариза яза аласың. Тик ул вакытта аны кулга алачаклар. Минем оныкны... — дип чаштыр-чоштыр аягын сөйрәп, бүлмәдән чыгып ките ул.

Аякларын көчкә сөйрәп, Айгөл бүлмәдән чыкты.
— Тукта, ашыкма. Тышта төн. Бу адәм актыкларының сине көтеп торулары да бар. Әйдә такси чакыртам.

Ильяс белән шушы фатирга бик озак барганнар төсле иде, ә такси тиз арада Айгөлне өенә китереп җиткерде. Башында чуалган уйларның очына чыга алмады хатын. Хәер, ул уйлар да бер-берсенә бәйләнмәгән иде. Исенә кечкенә чагында әтисенең итәгендә утырганы чагы төште, аннары Ильяс белән лекциягә китеп барганнары, аннары авылда каз бәбкәләрен саклавы, әнисенең мич алдында коймак пешергәне, яңа туган кызын табиблар китереп бирүе, аннары янә балачакта су коенганы, никах табыны, шушы ирләрнең йөзе һәм тагын әллә күпме истәлекләр... Айгөл фатирга йөгереп кереп, өстенә калын халатын каплады да, күршеләреннән кызы Элинаны алып чыкты. Элина бертуктаусыз үзенең яңалыкларын сөйләде, әнисе янында буталды. Хатын чәй куеп җибәрде. Аннары чәйнекнең кайнап чыкканын да көтмичә, салкын чәй ясап эчте. Менә шунда янә бөтен тәнен калтыравык алды аның. Әйтерсең ул өши, тешләре тешкә тими дерелди башлады. Караватка барып ятты да, кат-кат юрган белән ябынды. Башында томан иде. Шул вакыт юрганны әкрен генә күтәрде дә Элина әнисе янына үрмәләде. Хатын арты белән ята иде. Тәүдә аны аркасыннан кочаклап тынычландырырга тырышты. Кечкенә куллары әнисен кочакларга җитмәгәч, торды да, караватның икенче ягына менеп, әнисенең кочагына керергә маташты. Үзе кечкенә иреннәре белән әнисенең әле битеннән, әле чәчәләреннән үпте. Муеныннан кочаклады, үзе дә аңа сырпаланды. Инде болай да тынычландыра алмагач, күңеле белән нәрсәдер булуын сизгән сабый мыш-мыш елый башлады.


- Әни, әнием, мин сине шундый яратам. Шундый яратам. Мин сине беркемгә дә бирмим, — дип сөйләнде бала.
Шул вакыт хатынның тәннәреннән әллә нинди ялкын бәреп чыкты. Ул шыбыр тиргә батты һәм кычкырып елап җибәрде. Элина әнисен мондый хәлдә күргәне юк әле. Курыккан күзләрен шардай ачып, әнисеннән читкәрәк китеп, аңа төбәлде. Бирникадәр вакыт шулай карап торды да, ул да кычкырып елап җибәрде. Баланың елаган тавышы Айгөлне тулысынча чынбарлыкка кайтарды. Ул баланы кысып кочаклап алды.
— Тынычлан, тынычлан, сабыем. Барысы да яхшы. Мин синең белән, — дип пышылдады.
Элина тынычлангач, Айгөл карават астында яткан зур сумкасын тартып чыгарды да шунда баланың иң кирәкле әйберләрен салды. Үзенең шкафыннан берничә киемен алды һәм кызны күтәреп, тышка чыкты. Тышта күкрәп яңгыр ява иде. Кап-кара болыт бөтен шәһәрне каплап алган. Баш очында гына яшен ялтырап кала да, аннары бөтен дөньяны яңгыратып күк күкри. Салкын җилдән агачлар да әле бер, әле икенче якка бәргәләнә. Элина бу җилдән сакланырга тырышып, әнисенә ныграк сыена. Шул вакыт тагын колакларны ярып күк күкрәде.

Айгөл күзләрен ачканда төнге өчләр тирәсе иде. Ачык калган тәрәзәдән салкын җил керә, ә тышта коеп яңгыр ява. Хатын тиз генә урыныннан торды да, балкон ишеген ябарга ашыкты. Шул вакыт бер мәлгә бар дөнья яп-якты булды да тагын куркытып күк күкрәде. Бу тавыштан песи дә курыкты бугай. Ул тизрәк хуҗасы янына йөгереп чыкты да, аның аяк астында бөтерелә башлады.
— Ә-ә, курыктыңмы? Менә шулай була ул үз урыныңда йокламасаң, — дип сөйләнә-сөйләнә Айгөл аш бүлмәсенә атлады. Ул арада чәй куйды, суыткычтан кайнатмаларын алып, өстәл өстенә тезде.


Кайнар чәй ясап, аркасына яраткан шәлен каплады да, стенага терәлеп акрын гына чәй эчә башлады хатын. Инде ничәнчегә күрә ул бу төшне. Ничә еллар кабатлана ул. Менә шулай төшкә кереп, газапламаса да, әллә кайчан булган бу хәлләр бәлки онытылган да булыр иде. Онытырлыкмы соң? Төш шул вакытта ничек булды, шулай кабатлана. Әле ярый вакытында кызы Элина булды. Шушы төнне әнисе янына авылга кайтып киткән иде ул. Әнисенә бу хәлләрне тулысынча сөйләмәде. Ни булганы турында бик нык сораша башлагач, “Ильяс миңа берничә тапкыр кул күтәрде”, — дип кенә әйтте. Дөреслекне белми, әнисе бакыйлыкка күчте.


Тәүге вакытта, әлбәттә, җиңел булмады. Әле ярый әнисе Элинаны тәрбияләште. Айгөл тиз арада эш тапты, бераздан башка шәһәрдән яшәр урын булырды. Шунда кызы белән икәү яшәде алар. Ә Ильяс турында уйламаска тырышты. Күңелендә булган нәфрәттән ул үзе дә курка иде, шуңа да аның белән тулысынча бәйләнешне өзде. Инде озак еллар үткәч кенә аның Себер якларында яшәве, ә күптән түгел мәрхүм булы турында хәбәр килде.
Хатын чынаягындагы чәен эчеп бетерде дә, барып ятты. Иртәгә иртән янә эшкә барасы бар. Ә күзгә йокы керми. Юк, Ильяска карата аның күңеле каткан инде. Хәзер инде ул аны күрсә дә танымас иде, ә менә аның аркасында барлык ирләргә карата барлыкка килгән рәнҗеш аны гомер буе ялгыз яшәргә мәҗбүр итте.


Хатынның битеннән бер-бер артлы кайнар яшь тамчылары тәгәрәде. Их, син, язмыш! Ни өчен безне кирәкмәгән кешеләр белән очраштырасың да, ни өчен алар белән кавыштырасың? Ни өчен синең җилләрең шулкадәр ачы?
Шушы уйлар белән иренеп кенә таң атты. Яңгыр күптән туктаган иде инде. Офык артыннан кояш якты нурларын сипте. Яңгырдан соң өйдәге һава да салкынча, рәхәт иде. Айгөл күзләрен ачарга иренеп ятканда телефонына хәбәр килде.
— Хәерле иртә. Уңышлы көннәр сиңа! — диелгән иде анда.
Таныш булмаган номердан килгән бу хәбәрдән Айгөл елмаеп куйды. Берничә көн рәттән иртән шундый хәбәр уятуына өйрәнеп бара иде бугай инде ул. Шунда ук:
— Бүген дә шул алсу күлмәгеңне киеп эшкә бар әле. Ул сиңа бик килешә. Хәер, синең кебек чибәр гүзәл затларга нәрсә кисә дә килешә инде, — диелгән иде анда.
- И, юләр. Язган була бит әле. Үсмер малай диярсең, — дип кеткелдәп көлгән булды хатын.
Айгөл урыныннан торды да, юыну бүлмәсенә юлланды. Аннары чәйнеген куеп, көзге алдына килеп басты. Чәчәләрен матурлап куйды, сизелер-сизелмәс итеп кенә бизәнде. Кием шкафын барып ачты. Теге күлмәген киеп карады, монысын... Берсе дә ошамады. Шунда күзе алсу күмәккә төште. Аны кигәч, күзләре нурланып китте, үзе бәхетле итеп елмайды. Тәрәзәдән түргә үткән нурлар аның күзләрен чагылдырды. Күкрәп яуган яңгырдан соң чыккан кояш хатынны тагын да ныграк назлый иде сыман.

Гөлия Гәрәева.

Башын түбәндәге сылталар аша кереп укыгыз:

https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-01-24/b-rel-r-nend-hik-ya-3615306

https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2024-01-25/b-rel-r-nend-hik-ya-3617099

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас