-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 июль , 15:10

Алсудан курыкканмы?..

Ире белән аерылышучы җырчының көндәшенә әверелгән Анастасия Решетова чит илгә киткән.  

Алсудан курыкканмы?..
Алсудан курыкканмы?..

Модель Анастасия Решетова Төркиягә ял итәргә киткән. Социаль челтәрләрдәге битләрендә бу уңайдан фотолар да урнаштырган. Ул Бодрум шәһәре буйлап сәяхәт итә.

Фотоларның берсендә ул машинада сурәтләнгән, арткы утыргычта йөзен күрсәтмәгән тагын бер кеше бар. "Ял итү башланды. Беренче өлеш”, дип язган Решетова.

Исегезгә төшерәбез, модель җырчы Алсуның ире Ян Абрамов белән аерылышуы белән бәйле булган ыгы-зыгы уртасында калды. Решетованы Абрамов белән мәхәббәт бәйләнеше булуда гаеплиләр.

Бу сүзләрне Анастасия яла ягу дип атый. Аның хәтта бу уңайдан судка мөрәҗәгать итәргә җыенуы турында да имеш-мимешләр йөри. Ләкин кемне судка бирергә мөмкин икән соң? Алсунымы, әллә Интернетта аны гаепләүче меңләгән кешенеме?..
Сез ничек уйлыйсыз?

Фото: ru.tv

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: