+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
27 август , 10:50

Алсу беләгенә көч туплаган...

“Мин үземне кыерсытырга юл куймам!” — дип елмая ул.  

Алсу беләгенә көч туплаган...
Алсу беләгенә көч туплаган...

Җырчы Алсу әле Сочида. Артистка курортка күтәренке кәеф белән килгән. Гәрчә аның тормышында күңелсез вакыйгалар — ире белән аерылышу эше дәвам итсә дә.

Сочида сәхнәбез йолдызы үзенең яхшы формада икәнен күрсәткән. Бер репетициядә журналистлар аның зифа гәүдәсенең бер кимчелексез булуын билгеләгән.

— Моның өчен мин махсус бернәрсә дә эшләмим: табигатьтән ябыкмын, - дип белдергән "МК"га Алсу. — Әмма спорт белән шөгыльләнәм. Көн саен күнегүләр эшлим.

Алсу ныклы мускуллар туплаган беләкләрен дә күрсәткән.

“Бер-бер хәл була калса, үзегезне рәнҗетергә мөмкинлек бирмисез инде?” — дип сораганнар йолдыздан. "Юк, әлбәттә!" – дип җаваплаган Алсу, көлеп.

ФОТО: ДМИТРИЙ ИЛЬИНСКИЙ

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: