+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 сентябрь , 11:25

Пионнарны күчерергә соң түгелме?

Бакчадагы күпъеллык чәчәкләргә вакытында игътибар кирәк.

Пионнарны күчерергә соң түгелме?
Пионнарны күчерергә соң түгелме?
Бу уңайдан Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан филиалы белгечләре чәчәк үстерүчеләргә киңәшләр бирә.
— Күпъеллык чәчәкләр — флокс, астра, дильфиниум, лилия, ландыш, примулаларны бүлеп, яңа урыннарга утыртырга була. Бөреләре сәламәт булган үсентеләрне утыртыгыз, ә авыруларны секатор белән кисеп ташлагыз, киселгән урынына агач күмере сибегез. Шулай итсәң, авыру керми, череми дә. Һәр үсентене башта алсу төстәге марганцовка эремәсенә салып торырга кирәк. Бу ысул авырулар булдырмау өчен бик шәп.
Бакчада пионнарны бүлеп, күчереп утыртырга була. Август ахыры — сентябрь башы моның өчен уңайлы вакыт.
Розаларны да кышка әзерли башлагыз. Кипкән чәчәкләрен, ботакларын, куакның уртасыннан үсеп чыккан яшь ботакларны кисеп алырга кирәк. Әгәр авырулар күренсә 1 процентлы сода эремәсе яки Фитосоприн- М препараты белән эшкәртегез.
Клематис — бик иркә куак. Аңа әле фосфор һәм калий кирәк: бер куакка 0,5 аш кашыгы суперфосфат һәм калий җитә. Киләсе елда клематис матур һәм эре чәчәкләр белән сөендерсен дисәгез, 2 грамм бор кислотасын бер стакан кайнар суда эретегез. Бу катнашманы 10 литр суга кушып, куакка сибегез, — ди белгечләр.
Ирисларны да башка урынга күчереп утыртырга була. Бу эшне сентябрь ахырына кадәр башкарыгыз. Ирисның тамырлары нык. Аларны кул белән генә сындырып бераз киптерегез, күмер оны сибегез. Яфракларын 10-15 сантиметр озынлыкта гына калдырырга кирәк. Утыртканда тамырлары 5- 7 сантиметр тирәнлеккә булырга тиеш, — дип киңәш бирә алар.

Автор фотосы.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: