+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 сентябрь , 09:56

Алсуның күзләрендә очкын кабынды. Сәбәп нәрсәдә?

Күптән түгел иреннән аерылган җырчы турында төрле сүзләр, фаразлар йөри...

Алсуның күзләрендә очкын кабынды. Сәбәп нәрсәдә?
Алсуның күзләрендә очкын кабынды. Сәбәп нәрсәдә?

 

Юрист Александр Добровинский җырчы Алсуның күзләрендә соңгы вакытта очкыннар уйнавының сәбәбе аерылышу гына түгел, ә яңа мәхәббәт тә булуы турында фаразын белдерде. Бу хакта “Бишенче канал” хәбәр итә.

Адвокат билгеләп үткәнчә, Алсу ханымның Ибицага, Төркиягә һәм Франциягә Олимпия уеннарына җәйге сәфәрләреннән соң яңа шәхси тормышы барлыкка килүе ачыкланган. Ул ассызыклаганча, яшь һәм чибәр хатын-кыз буларак, Алсу тулыканлы шәхси тормыш белән яшәргә тиеш.

Журналист Антон Беккужев, җырчы үткәнне артта калдырырга һәм, вакыттан файдаланып, яңа шәхси тормыш төзергә, бәлки, тагын бер бала табарга карар кылды, дигән фикерен белдерде, чөнки ул бик яхшы физик формада.

Ә сез мондый сүзләргә ышанасызмы?

Фото: “dzen.ru”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: