+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
1 октябрь , 11:09

Балдай татлы булды “Бал туе”

Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында тәмле бәйрәм унберенче тапкыр узды  

Балдай татлы булды “Бал туе”
Балдай татлы булды “Бал туе”

Һәм ничек кенә әле! Күңелле, сыйлы, җырлы-моңлы, татлы, кыскасы, “Бал туе” дигән матур исемен тулысынча аклады ул.

Кулыннан бал тама

Мәтәүбашның сабантуйлары белән дан тоткан, җил белән серләшкән каеннарына аз гына алтын-сары йөгерә башлаган аланына иртәдән үк төрле тарафлардан умартачылар килә башлады һәм тиз арада, алып килгән балларын, бал корты продукциясен сатып алучыларга тәкъдим итү өчен өстәлләргә матур итеп урнаштырып та куйдылар. (Бал гына түгел, Свердловск өлкәсеннән үк алып кайткан сирәк агач-куаклар үсентеләрен дә сатып алу мөмкинлеге булды, авылда гына түгел, тирә-якта оста, уңган бакчачы дигән даны таралган укытучы Гөлнара Зәйруллина тәкъдим итте аларны).
И рәхмәт яугыры! Монда нинди генә бал юк, суыртылганы да, кәрәзлесе дә... Ул төсләре, ул исләре! Алар нинди генә савытларга салынмаган, тагын әле балавыз, балавыздан эшләнгән мазьлар, берсеннән-берсе матур сыннар-шәмнәр (чын сәнгать әсәрләре!), хәтта бал балына кадәр бар.
Җаның нәрсә тели, нинди бал тели, барысы да бар, файдасын белеп, куанып ашарга гына язсын. Шушы кадәр күп күләмдә татлы сыйны булдырыр өчен искиткеч күп тырышкан, барысын хәстәрләп ярминкәгә килгән умартачылар, сүз дә юк, соклану һәм ихтирам уята. Аларның савытларга бал тутырган мәлен күрсәгез иде сез?! Шулкадәр яратып, канәгатьлек тойгысы белән агыза алар сары гәрәбәдәй татлыкайны, дөньяларыңны онытып карап торасың – балчы кулыннан бал тама, дип иллә дә дөрес әйтелгән шул. Ә умартачылар-бал сатучылар үзебезнең Бәләбәй, күрше Бишбүләк районнарыннан гына түгел, Ырынбур өлкәсеннән, Татарстанның Ютазы һәм Саба районнарыннан ук, хәтта Мәскәүдән дә килде.
Ырынбур өлкәсенең Иске Әшир авылыннан килгән Айгөл белән Вадим Хөснетдиновлар фестиваль башланган 2013 елдан, ел саен, катнаша икән. Алар хуш исле юкә, чәчкә, карабодай, көнбагыш баллары алып килгәннәр.
– Безгә бу бәйрәм бик ошый, теләп киләбез, туганлашып беттек инде, балны да яратып алалар, – ди Вадим.
Хөснетдиновлар умартачылык белән 28 ел шөгыльләнә икән. Ата-бабаларыннан килгән шөгыль. Бүгенге көндә 140лап баш умарталары бар. Айгөл ханым үзләре катнашкан фестивальләрдән, чаралардан тупланган фотолардан зәвыклы альбом да эшләгән.
Ә менә Саба районыннан Данил Яруллин җиденче тапкыр килә.
– Аллаһка шөкер, бал күп булды, умарталарны урманда тотабыз, үзебез дә бал кортларыдай эшлибез, – ди ул.
Халык бер өстәлдән икенчесенә килеп, бал сайлый, сатып ала, умартачылар белән, бер-берсе белән аралаша. Бәйрәмгә Уфадан, якын-тирәләрдән кайтканнар, таныш-белешләр, туган-тумачалар рәхәтләнеп сөйләшә-көлешә, истәлеккә фотога төшә. Көн җылы, кояшлы, күңелләр көр, кәеф шәп... И бергәлекнең кадерле минутлары!

Умарта күчедәй гөж киләләр

Ә сәхнәдә Мәтәүбаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Игорь Борисов барысын да бәйрәм белән ихлас котлый. Чараны оештыруда ярдәм күрсәткән авыл мәктәбе, дәваханәсе коллективларына, Бәләбәй шәһәренең “Урал-батыр” милли-мәдәни үзәге сәхнә осталарына, чараны оештыруда ел саен алдан йөрүче эшкуар Марат Зәйруллинга, “Чулпан” җәмгыяте җитәкчесе Урал Нәбиуллинга, “Бал туе” фестивален оештыру инициаторы Радик Яркәевка, шулай ук барча битараф булмаган авылдашларга, кешеләргә рәхмәт белдерә. Аның “Бәйрәм белән, Мәтәүбаш!” дигән сүзләре алкышларга күмелә.
Сәхнәдә “Ләйсән” башкорт җыры коллективы (җитәкчесе Нәзирә Фәрхетдинова), шулай ук, яраткан җырчыларыбыз катнашлыгында күңелле концерт бара, теләгәннәр, балалар сәхнә алдына биергә төшә. Йөзләрдән, күзләрдән, күңелләрдән ургылып чыккан шатлык, әйтеп бетергесез бер рәхәтлек бар җирне, баш очыбыздагы очсыз-кырыйсыз зәңгәр күкнең үзен чолгап алган төсле.
Ә без жюри өстәленә юнәләбез, күрик әле, анда ни хәлләр икән? Бүген бит фестивальнең иң яхшы умартачылары игълан ителәчәк. Ә моны ачыклау бик үзенчәлекле оештырылган. Теләгән һәркем барлык умартачыларның кечкенә контейнерларда тезелеп куелган балын тәмләп карый һәм үзенә ошаган бал янындагы кәгазь битенә “+” билгесе куя. Кайсы умартачының балы иң күп билге җыя, шул җиңүче булачак. Әмма җиңүче бәйрәм ахырында гына игълан ителәчәк әле. Әлегә жюри рәисе Наил Садыйков, Марат Мөнәвәр улы бу күңелле процессны ныклы контрольдә тоталар, конкурсның гадел үтүе һәркем өчен мөһим бит.
Бай программалы бәйрәмнең тагын бер бизәге – Мәтәүбаш авыл мәктәбе укучылары арасында рәсем, кул эшләре конкурслары оештырылуы. “Сентябрь башында игълан ителгән конкурста балалар бакчасына йөргәннәрдән алып 7нче сыйныф укучыларына кадәр актив катнаштылар. Алар үтеп киткән җәй бизәкләрен сурәтләде”, – ди укытучылары Динара Хәмидуллина. Призлы урыннар яулаучы оста кызлар-малайларның исемнәре сәхнәдән яңгырый, ә бүләкләрен алар мәктәптә линейкада алачак.
Бәйрәм турында фикерләрен белер өчен авылдашларым белән сөйләшәм. Элекке алдынгы комбайнчы, 85 яшьлек Фәнис Зәйнуллинны улы машинада алып килгән. 25 ел колхозда механизатор булып намуслы эшләгән Фәнис абыйның күкрәгендә “Хезмәт даны” ордены балкый.
– Бәйрәм ошый, урман һавасы, бал исе, күпме халык, – ди үзе дә заманында оста умартачы булган Фәнис абый.
Әнисен бәйрәмгә алып килгән Фәнил Хөснетдинов: “Әйтерсең дә авыл сабантуе” – дип, авылдашларга сокланып карап тора, оештыручыларга рәхмәт белдерә.
Авылдашларын бәйрәм белән сәхнәдән котлаган Радик Яркәев белән дә сөйләшеп алу мөмкинлеге булды.
– Мин бәйрәмнең сүнеп калмавына бик шатмын. Бу, беренчедән, кешеләргә балны сайлап сатып алу мөмкинлеге бирсә, икенчедән, мәшәкатьле, зур эш башкарган умартачыларның абруен күтәрә, алар бүген рәхмәтле халыкның игътибар үзәгендә, – ди ул.
Авылда иң шәп умартачы дигән даны таралган Радик үзе 100гә якын умарта тота, әлбәттә, урманда.
– Бал кортларын урманда яки өй янында тоталар, бал сыйфатында бу чагыламы? – дип сорыйм аннан.
– Әлбәттә, урмандагысы сыйфатлырак. Анда бит үлән, чәчәкләр, урман һавасы үзе ни тора. Ә өй янындагысы... Гадәттә юл якын була, техника йөреп тора, тузан һәм башкасы, – ди ул.
Ярминкә рәтләре буйлап тагын узам. Умартачылар канәгать, балны бик теләп алалар. Әйтәм ич, монда ихласлык, юмартлык, ихтирам-хөрмәт... Күңел матурлыгын мәйданга ачып салган халык.
Шулай булмыйча, рәхмәт яугыры, теләгәннәр мәктәп әзерләп алып килгән кыр кухнясыннан карабодай боткасы, кайнар чәй белән дә сыйланды.
Ниһаять, тантаналы мәл җитә, бәйрәмне җиренә җиткереп, җанлы итеп алып барган “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге хезмәткәре Оксана Вәлиуллина, фестивальнең иң яхшы умартачыларын игълан итү өчен сүзне Игорь Борисовка бирә, ә Марат Зәйруллин кулында җиңүчеләргә тапшырыласы медальләр.

Менә алар, җиңүчеләр!

Шулай итеп, ике номинациядә уздырылган умартачылар конкурсында призлы урыннарга түбәндәгеләр лаек булдылар:
Караңгы төстәге бал (көнбагыш, карабодай) сортлары буенча: 3нче урында – Александр Кушпита (Бәләбәй районы, Репьевка авылы); 2нче урында – Наталья Муратханова (Веселая Роща авылы); 1нче урында – Гөлчәчәк Мостафина (Ютазы районы, Татарстан).
Якты төстәге бал (чәчкә, юкә) сортлары буенча: 3нче урында – Данил Яруллин (Саба районы, Татарстан); 2нче урында – Вадим Хөснетдинов (Ырынбур өлкәсе), 1нче урында – Илмир Касыймов (Бишбүләк районы, Каныкай авылы).
Әйткәндәй, катнашучыларның барысына да мактау грамоталары тапшырылды.
Оештыручылар махсус номинацияләр дә булдырган. Бәйрәмдә иң кечкенә катнашучы – 4 айлык Әдилә Ильясовага һәм иң олы яшьтәге катнашучы Әминә апа Хөснетдиновага (88 яшь) умартачылар Роман Малышев белән Данил Яруллин күчтәнәч балы тапшырды.
– Бу чара бик күркәм һәм кирәк. Умартачыларның менә шулай җыелуы, аралашуы бик кирәк, Марат Зәйруллинга рәхмәт. Һәр районда оештырылсын иде ул, – ди Роман Малышев, умартачыларның уртак фикерен җиткереп.
Сүземне йомгаклап, балдай татлы булды “Бал туе” дип әйтәсем килә, бал сатып алырга махсус килгәннәр, күңелләренә хуш килгәнен сайлап алды, ә башкалар әллә күпме якты хис-тойгылар “төяде”. Кем белә, арада мин дә бал кортлары тотып карыйм әле дигән теләге уянганнар да бардыр.
Даның еракларга таралган, Бәләбәй районы, Мәтәүбаш авылының бренды, искиткеч матур йоласы булган “Бал туе-2024” сау бул! Рәхмәт сиңа, халкым!

Зәйфә Салихова.
Рәмзилә Камеристова һәм автор фотолары.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: