Гаилә эшләре буенча белгеч Ян Абрамовның яңа сөйгәне турындагы мәгълүматны шәрехләде. Адвокат Добровинский фотода бизнесмен белән янәшә нинди яшь чибәр кыз басып торуын ачкан.
Кичә киңкүләм мәгълүмат чараларында Алсуның элекке иренең яңа сөеклесе барлыкка килүе, бу кызның бизнесменнан ике тапкыр яшьрәк һәм ике су тамчысыдай “Зимний сон” хитын башкаручыга охшаган булуы турында мәгълүмат пәйда булды.
Янның адвокаты Александр Добровинский бу яңалык белән кызыксынган һәм хәлне ачыкларга булган. Ачыклагач, хакыйкатьнең нәрсәдә икәнен белдергән.
"Бүген барысы да Ян Абрамовның яңа сөйгәне — Алсуга бик охшаган 20 яшьлек кыз барлыкка килүе турындагы мәгълүматны актив тикшерә. Мин ачыклый алдым, бу, чыннан да, шулай. Узган атнаны бу ике кеше кояшлы Дубайда үткәрделәр. Журналистлар „Ян Абрамов аның өчен акча кызганмый“ дип яза. Һәм бу да дөрес. Кыз Алсуга 100 процентка охшаган. Мин аларның уртак фотосын таба алдым. Иҗатчының матур креатурасы. Берни дә әйтеп булмый", - дигән юрист.
Кыз турындагы мәгълүматларның чыннан да үз хакыйкате бар икән. Әмма бу тарихның үз нечкәлекләре дә бар.
"Беренчедән, аңа 20 түгел, ә 18 яшь, икенчедән, ул Ян белән Алсуның кызы — Сафина Абрамова. Шулай булгач, бу мәгълүматта, журналистлар уйлап чыгарганнан тыш, барысы да дөрес", - дип белдерә Добровинский.
Адвокат ачыклык кертә: әгәр дә Абрамовның йөрәге әле кем беләндер мәшгуль икән — бу аның балалары гына. Ләкин ул ”көнләшерлек буйдак”ның тиздән кемедер килеп чыгуы мөмкинлеген дә кире какмый. "Иртәме-соңмы, Ян Абрамовның кем беләндер җитди мөнәсәбәтләре башлануында бернинди хурлык күрмим, чөнки Ян белән Алсу инде берничә ай элек аерылышты. Җырчы аерылышырга теләде — ул үз дигәненә иреште", - ди адвокат.
Менә шулай. Ни генә дисәң дә, искиткеч адвокат инде бу Добровинский, килешәсезме? Безнең Алсу бу белдерүгә җавап бирер микән? Һәрвакыттагыча, үзенчәлек белән. “Йолдызлар көрәше”н күзәтүне дәвам итәбез.