Һәр кешегә билгеле бер тәм өстенлекләре хас, әмма диетада утырырга тырышучыларны еш кына татлы ризыкка тарта. Диетологлар бу теләк белән көрәшүнең биш нәтиҗәле ысулын атаган.
Татлы ризыкка тартылуны киметүнең берничә ысулы бар.
Туйганчы йоклагыз. Йокы җитмәү аппетит өчен җаваплы гормон — грелинның артык күләмдә бүленеп чыгуына китерә. Аның артык күп булуы икенче көнне күбрәк ризык ашауга китерә, нигездә углеводлы ризыклар. Шуңа күрә йокы туйганчы йоклыйсыз. Иң яхшысы — якынча җиде-сигез сәгать йоклау.
Даими ашарга тырышыгыз. Көненә биш тапкыр ашау организмны кирәкле энергия белән тәэмин итәчәк һәм татлы ризыкка тартылуны киметәчәк.
Суны күп эчегез. Көнгә якынча 1,5-2 литр сыеклык эчегез, гади су эчү яхшырак.
Тамак ялгап алу өчен файдалы ризыклар сайлагыз. Баллы ризык ашыйсыгыз килгәндә, шоколад яисә печенье урынына, җиләк-җимеш, кипкән җимешләр, чикләвек яки йогурт сайлагыз.
Физик күнегүләр белән шөгыльләнегез. Алар стресс дәрәҗәсен киметә. Әлбәттә, вакыт-вакыт татлы ризык ашау начар түгел, тик аны көн дә һәм артык күләмдә кулланмаска гына кирәк.
Автор фотосы.