Бүген елның иң кыска көне һәм иң озын көне көтелә. Гасырлар буена кешеләр бу көн нигезендә йолалар, билгеләр һәм бәйрәмнәр үткәргәннәр, ә бүген исә вакыйганы якты көннең артуына күчү символы буларак билгеләп үтүне дәвам итәләр.
Әлеге үзәнчәлекле көн турында төрле киңәшләр дә, тыюлар да формалашкан. Аның чынлыкта эшләвен расларга яки кире кагарга мөмкин түгелдер, әмма күпләр аларга иярүне өстен күрә.
Мәсәлән: бүген ачуланышырга һәм күңелсезләнергә ярамый. Югыйсә, алдагы ел күңелсез вакыйгаларга бай була.
Тирә-юньдәгеләрне рәнҗетергә дә кирәкмәс. Юкса, Яңа елда сезнең белән дә үзләрен шулай тотачаклар.
Өй җыештырырга да ярамый икән, югыйсә, ел авыр физик хезмәт белән узачак. Бүген ялгыз калырга да тырышмагыз, имеш, киләсе ел шулай ук узарга мөмкин, ди. Бурычка акча бирүдән дә бүген тыелыгыз, ул шулай агып китеп торачак.
Кызларга чәчләрен тарату да тыела, югыйсә, хатын-кыз бәхетен югалту куркынычы бар.
Бүген, киресенчә, туганнар һәм дуслар белән вакыт уздыру, хыяллану һәм теләкләр әйтү, узып баручы елга йомгак ясау һәм чүп-чардан арыну (җыештыру белән бутамаска) хуплана.