Автопилотлы машиналар, үзләре ачыла торган ишекләр, “акыллы” колонкалар, дипфейк, ясалма интеллект (ИИ), шәхесне ачыклаучы камералар, дроннар һәм башка технологияләр – алар яшен тизлеге белән үсешә һәм камилләшә, дөнья күз алдында үзгәрә. Әле кичә генә без робот-тузан суырткычын “уенчык” дип атасак, бүген инде чат-ботлар хикәяләр яза, бөек рәссамнар стилен кабатлап сурәт төшерә, программалаштыра, кешеләр белән әңгәмә кора. Кайберәүләр моңа соклана, кайберәүләр исә шомлана. Егерме-утыз ел элек роботлар һәм технологияләр кешелекне басып алып, тормышны юкка чыгарачак дигән утопия идеяләр юк-бар сүз кебек тоелса, бүген ул идея – безнең чынбарлык. Әлеге мәкаләдә ИИның бүгенге көндә булган барлык файдалы функцияләрен, аларны тормышыбызны уңайлырак һәм җиңелрәк итәр өчен куллану ысулларын шулайрак күзаллыйм.
31 декабрь иртәсе һәрвакыт бертөрле башлана: “әле вакыт бар” дигән ышаныч белән. Ә чынлыкта ул вакыт, гадәттә, инде юк. Гади бер гаиләдә – әти, әни, әби белән бабай, ике кечкенә бала һәм мәче. Яңа елга әзерлек иртәнге сәгатьләрдән үк марафонга әверелә.
Әле вакыт бар. Бу сүзне әти кеше әйтә. Һәм һәр елны ул ялгыша. Кухняда эш кайный: плитә эшкә җигелгән, табада май чыжлый. Әни кеше салат турый, ара-тирә идарә ителүче колонкага эндәшә:
– Музыка куй. Яңа елныкын.
Тегесе шунда ук җавап кайтара:
– Яңа ел плейлисты кабызылды. Кәефне күтәрү режимы.
– Менә шулай, безгә хәзер режим да кирәк, – дип мыгырдана әни.
Балалар маркетплейстан бая килгән гирлянданы сүтә һәм кабыза. Мәче исә, бу гамәлләрне күреп, үзен бәйрәмнең төп кунагы дип саный һәм чыршы астына кереп утыра. Акыллы йорт системасы шундук яңа җиһазны “күрә” һәм үзенә тоташтыра, утларны музыка ритмына ярашлы җемелдәтә.
– Нигә ул үзеннән-үзе яна? – дип сорый кыз.
– Чөнки ул акыллы, – ди әти кеше.
– Ә мин?
– Син… Син бит Әминә, Алиса түгел.
Бабай телевизорда каналларны бертуктаусыз күчерә:
– Элек бер канал иде, барысы да кызыклы һәм әйбәт иде... Хәзер Яңа ел тапшырулары да юк, ичмасам! Монда реклама, анда сәясәт, тегендә тагын реклама… Яңа ел кайда?
– Бабай, колонкадан сора, – ди онык.
– Мин кеше белән сөйләшергә өйрәнгән, – дип җавап кайтара бабай.
Робот-тузан суырткыч кухня буйлап сүлпән генә йөри, балалар коеп калдырган вак-төякне җыя. Бүген дүртенче тапкыр гына өйне җыештыра бит... Әни кеше аны күреп:
– Кара син аны, без йөгерәбез, ә ул ашыкмый.
Кинәт тынлык. Әни кеше салатка карый да:
– Туктагыз. Борчак юк!..
– Ничек инде?
– Менә шулай. Оливье – борчаксыз.
Колонка, әйтерсең лә, бу мизгелне көтеп кенә торган:
– Якындагы кибеттә борчак бар. Бару вакыты – 6 минут.
– Ярар, – ди әти кеше, – кемдер акыллы булырга тиеш бит бу өйдә. Рәхмәт.
– Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, – дип җавап бирә система.
Әти кеше курткасын кия дә ишеккә юнәлә. Урамда салкын, әмма машина инде җылы. Автоподзаводка өйдән үк эшләтелгән, тәрәзәләр чиста. Әти кеше якын килүгә, машина утларын кабыза, ишекләрен ача.
– Менә, ичмасам, чын дус! Һәрвакыт көтә, һәрвакыт әзер.
Йорттагы система машинага сигнал җибәргән инде: навигация кибеткә иң якын юлны күрсәтә, парковкада урын табарга ярдәм итә. Әти кешегә бары тик борчакны барып алырга гына кала. Ул, гадәттәгечә, ике банка ала: берсе – салатка, икенчесе – запас, янә кибеткә бармас өчен.
Сәгать унбер тула, табын әзер. Балалар киенгән, мәче чыршы астында йоклап ята. Робот-тузан суырткыч соңгы тапкыр өйне әйләнеп чыга да почмакка кереп урнаша – эш тәмам.
Әти кеше кайтып керә:
– Өлгердекме?
– Өлгердек! – ди әни.
– Ну, мы молодцы!
– Әйе… тик кем молодец? Безме, әллә гаджетлармы? – дип көлә әни.
Колонка дәшми. Ләкин берничә секундтан соң: “Сезнең календарьда иртәгә – өй җыештыру. Иртән җидедә уятам. Ә без робот-тузан суырткыч белән ял итәчәкбез”, – дип өстәп куя.
Бу гаджетлар артык “акыллы” булып чыкты, карале!