+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 апрель 2021, 09:25

Магнит давылы көтелә

Бу хәл кешеләр организмына ничек тәэсир итә?

Бу хәл кешеләр организмына ничек тәэсир итә?

Апрель урталарында Русиянең бөтен территориясендә G1 (Kp-5) дәрәҗәсендәге магнит давылы көтелә. Мондый мәгълүмат Русия Фәннәр академиясенең Физика институты астрономия лабораториясе сайтында урнаштырылган. Бу хәл кешеләр организмына ничек тәэсир итә? Магнит давылы кешеләр сәламәтлегенә берничек тә йогынты ясамый, дип хәбәр итте физик Сергей Кузин.

"Магнит давылының сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Башлыча, Кояштагы физик күренешләр нәтиҗәсендә зарарланган кисәкчәләр Җирнең магнит кырының ачык коридоры аша үтеп керә. Соңгы айларда Кояшта активлык түбән, шуңа күрә 16 апрельгә фаразланган магнит давылы чагыштырмача йомшак санала. Мондый күренешләр даими күзәтелә, аларга карата кешелекнең „иммунитеты“ күптән барлыкка килгән инде.

Әйтергә кирәк, мегаполисларда яшәүчеләр, мәсәлән, метрода чагында магнит кырының үзгәрешләрен ныграк тоя. Гомумән, даими хәрәкәтләнә торган магнит давылы, нигездә, физикларны кызыксындыра», - дип билгеләп үтте галим.

Әйткәндәй, 18, 19 һәм 20 мартта Җирнең магнит сферасы өч көн рәттән киеренке булды.

Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас: