+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
9 июнь 2016, 02:00

“Безгә Диснейленд кирәкми!”

Аскар авылындагы “Экстрим” спорт-туристик фирмасында ял итүчеләр шулай ди.Заманча ял итү урыннары булган авыллар бармак белән генә санарлык. Шуңа балаларны шәһәргә алып барудан башка чара калмый. Зурларга да буш вакытын күңелле һәм фәһемле үткәрер урыннар юк дәрәҗәдә. Әбҗәлил районы Аскар авылында исә мондый проблема юк. Алай гына да түгел, бирегә якын-тирә авыллардан тыш, хәтта Магнитогорск шәһәреннән дә ял итәргә килүчеләр ел дәвамында өзелми. “Экстрим” фирмасында күңел ачу, ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Юл төшкәч, моңа инанып кайттык.

— Тормыш иптәшем Лилия белән өч кыз тәрбияләп үстер­дек, — ди фирма җитәкчесе Лидар Әхтәмов. – Балаларның ялын оештыру мәсьәләсе белән еш очрашырга туры килде. Бервакыт кышын тимераякта шуарга бардык. Тимераяклар җитмәде. Тәвәккәлләп, халыкка ял итү үзәге оештырырга булдык. Иң элек пейнтбол клубы, шугалак ачтык. Уфа, Чиләбе, Магнитогорск һәм башка шәһәрләрдә ял парк­ларын карап чыктык. Анда халык ошаткан аттракционнарны үзебездә ачтык. Кышын тау чаңгысы базасында тюбингта, каргизәрләрдә, кабартылган ракеталарда шуарга мөмкин. Шуучыларны тауга махсус җайланма тартып алып менә. Стадионны арендага алдык. Анда кышын — тимераякта шуарга, җәен роликта йөрергә мөмкин. Кечкенә бассейнда аквазорбта (кабартыла, су үткәрми торган шар) күңел ачарга була. Туризм базасында пейнтбол уйнау өчен мәй­данчык оештырдык. аркан юл комплексы эшләдек. Озынлыгы — 176 метр. Төрле каршылыклар үтеп, корыч арканнарга ябышып 116 метр араны үтәргә кирәк. Шуның 60 метрын шуып кына төшәсең. Биредә кичәләр, туган көннәр, туйлар да үтә. Кунаклар зур туплар белән футбол уйный, кабартылган сумо костюмнарында көч сынаша. Иң мөһиме — безнең бер генә ял үзәгендә дә исерткеч эчемлекләр дә, тәмәке дә сатылмый. Нәниләр өчен тамак ялгау нокталары эшли. Аларга попкорн, баллы мамыкны да үзебез ясап тәкъ­дим итәбез. Мал, кош-корт асрыйбыз. Ризыкны да үзебез җитештергән продукциядән пешерәбез. Былтыр 5 мең кеше ял итәргә килде. Быел да ял итүчеләр һәм килергә теләүчеләр күп.

Базага 1нче Аскар мәктә­бенең 5нче сыйныф укучылары килде. Балалар хәвеф­сезлек кагыйдәләрен үзләш­тергәч, аркан юл шәһәр­чеген яуларга кереште. Алар ял итүдән тыш, кирәк чакта бер-берсен дәрт­ләндерергә, ярдәм итәргә дә онытмады.

— Сыйныф белән кимендә елга ике тапкыр “Экстрим”га киләбез, – ди сыйныф җитәк­чесе Марина Мөхәм­мәтди­нова. — Дүртенче сыйныфта чыгарылыш кичәсен монда оештырдык. Кышын тюбингларда шудык. Көзен янә би­редә күңел ачачакбыз. Мондый чаралар бала күңелендә мәңге истә кала. Шулай ук, сыйныф тагын да ныграк дуслаша. Авылыбызда шундый заманча ял үзәге булуына чиксез шатбыз.

Киләчәктә биредә ял итү шартларын тагын да төрле­ләндерү күздә тотыла. Заманча кунак­ханә, баскетбол, волейбол, футбол мәйданчык­лары төзү планлаштырыла. Кунаклар төрле тер­леккә соклана алачак, шәһәр халкына сыерларны ашатып, сөтен савып, каймагыннан авыз итү мөмкин­леге тудырылачак. Шулай ук картингларда узышу мәйдан­чыгын оештыру күздә тотыла.

Аскардагы ял үзәкләре ел дәвамында буш тормый. Чөн­ки хуҗалар акча эшләүне төп максат итеп куймаган. Хаклар “тешләшми”. Алар балаларны да, өлкәннәрне дә актив яшәү рәвешенә җәлеп итәргә, савыктырырга омтыла. Күре­нүенчә, алар максатына иреш­кән.
Читайте нас: