+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
21 июль 2016, 02:00

Үткәнеңне, халкым, онытма!

Республика дәрәҗәсендә оештырылучы чираттагы “Шәҗәрә бәйрәме” кунакчыл Дүртөйле җирендә үтте.8 июльдә Дүртөйле районында республика “Шәҗәрә бәйрәме” узды. Әлеге чараның төп максаты – туган республикабызда гомер кичерүче халыкларның күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, иҗади мирасын саклау, пропагандалау, яшь буын вәкилләрен чын ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү. Моңа кадәр республика “Шәҗәрә бәйрәме” Илеш, Әбҗәлил, Әлшәй, Бакалы, Краснокама, Кырмыскалы, Авыргазы, Куергазы районнарында һәм Стәрлетамак шәһәрендә оештырылган иде. Быел исә чараның игътибар үзәгендә гүзәл Дүртөйле җирендә туып-үсеп, Башкортстан, Русия, дөнья күләмендә игелекле хезмәтләре белән танылган күркәм шәхесләр булды. Шул ук вакытта республикабызның төрле почмакларыннан килгән татар, башкорт, урыс, мари һәм башка милләт вәкилләре дә үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте. Борынгы ата-бабаларыбыз көнкүрешен чагылдырган тирмәләр янында көнозын күңелле гармун, курай моңнары яңгырады, бәйрәм кунаклары кымыз, тәбикмәк, казылык һәм башка төр ризыкларны тәмләп карый алды.

Бәйрәм кысаларында “Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш төбәге башкорт ырулары” дип аталган фәнни-гамәли конференция, балалар арасында “Шәҗәрә” бәйгесе үтте. “Иң яхшы төзелгән шәҗәрә” бәйгесендә Дүртөйле районының 14 авыл биләмәсе, шәһәр биләмәсе, Мишкә, Бүздәк, Илеш, Краснокамадан килгән кунаклар чыгыш ясады. Чараны тамырлары Дүртөйле җиреннән булган сәнгать йолдызлары һәм үзешчән артистлар бизәде.

“Шәҗәрә бәйрәме”нә килүче­ләрне Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты, Бөтен­дөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин тәб­рикләделәр. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, шуңа да туган республикабызда шәҗәрә бәйрәмнәрен оештыруга, төрле милләт вәкилләренең бер-берсенең тарихына, мәдәниятенә ихтирам саклап, тату яшәвен пропагандалауга зур игътибар бирелә, дип билгеләде үз чыгышларында мәртәбәле кунаклар.

Фәнни-гамәли конференциядә тарих фәннәре кандидатлары Салават Хәмидуллин һәм Юлдаш Йосыпов, филология фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталов, философия фәннәре кандидаты Рәфил Асылгуҗин, Республика халык иҗаты үзәгенең фольклор буенча баш белгече Гөлгенә Вәлитова катнаштылар. Кон­ференциядә “Борынгы шәҗәрә теле һәм хәзерге заман диалектлары”, “Төньяк-көнбатыш башкорт­ла­рының генофонды” һәм башка әһәмиятле темалар каралды.
Читайте нас: