+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
25 август 2016, 02:00

Велоспортчылар җиңү яулый

Велосипед ярышлары районда иң популяр спорт төрләренең берсе. Аның белән биредә яше дә, карты да бик теләп шөгыльләнә. Хәтта хакимият башлыгы Риф Йосыпов үзе дә көн дә велосипедта дистәләрчә чакрым юл үтә. Биредә ел әйләнәсенә велосипед ярышлары, атап әйткәндә, район, республика беренчелекләре, марафоннар оештырыла. Шуңа да, Чакмагышка баргач, без велоспортчылар белән күрешми һәм аларның уңышларын белешми китә алмадык.

Бүген район Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең велоспорт секциясендә төрле авыллардан һәм Чакмагышның үзеннән 60тан артык укучы шөгыльләнә. Алар арасында республика, Европа чемпионнары исемнәрен йөртүчеләр дә бар. Районда сигез елдан артык эшләп килүче велоспорт секциясендә 4 — Русиянең абсолют чемпионы, 2 — Русия спартакиадасы, 1 — халыкара ярышлар җиңүчесе, 1 — спорт мастеры, 14 спорт мастерлыгына кандидат тәрбияләнгән. Ә велосипедчыларның төрле елларда яулаган казанышлары турында язсак, гәзит бите дә җитмәстер, мөгаен.

— Районның бүгенге яшь һәм сәләтле велосипедчылары Артем Гомәров, Илназ Исмәгыйлев, Илназ Зәкәриев, Ильяс Мусин, Илнур Кашапов, Денис Латыйпов, Данияр Гәрәев, Илгиз Мансуров, Руслан Хәтмуллин, Илнур Баһаветдинов, Радим Сәяпов Чакмагыштан чыккан һәм дөньякүләм танылу алган велосипедчылар Юмаштан Александр Борисов белән Яңа Балтачтан Гөлназ Бадыйковага алмашка килүчеләр. Александр Борисов белән Гөлназ Бадыйкова бүгенге көндә Мәскәүдә яшиләр, “Русвело” җәмгыятендә эшлиләр. Бер үк вакытта велоспорт буенча Русия җыелма командасы әгъзалары булып торалар, дөнья һәм Европа беренчелекләрдә чыгыш ясап, илебез данын яклыйлар. Алар белән чакмагышлылар гына түгел, бөтен республика халкы горурлана, — ди тренер Рәнис Баянов.

Чакмагыштан шундый чемпионнар чыгуның сере нидә соң? Беренчедән, хакимият тарафыннан спортка тиешле игътибар бирелүдә, икенчедән, Рәнис Баянов кебек үз эшенә мөкиббән тренерлар булудадыр, мөгаен.

Велосипедчылар турында язарга ниятебез барлыгын белгәч, Рәнис Нурхәниф улы туп-туры Кәшәк авылында урнашкан спорт базасын карарга алып китте һәм, бер уңайдан, аның район хакимияте һәм “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсеннән бүленгән акча исәбенә яңартып корылуын да әйтеп үтте.

Баксаң, велосипедчылар ап­рельдән октябрьгә кадәр район сабантуе мәйданында шөгыльләнә икән. Биредә спортчылар өчен бөтен шартлар тудырылган: өч ел элек 2,5 чакрым озынлыгындагы юлга асфальт түшәлгән, ә узган ел исә трибуна бинасы киенү-чишенү һәм инвентарьлар куеп тору урыны итеп үзгәртелгән. Моннан тыш, авылның бер читендә урнашкан элекке башлангыч мәктәп бинасы ял итү һәм тамак ялгап алу урыны итеп яңартып корылган.

Шунысы игътибарга лаек, соңгы елларда велосипед спортын үстерүгә урындагы хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерлар да лаеклы өлеш кертә. Мисалга, “Салкын чишмә” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Хәбиров сигезенче ел рәттән велоспорт буенча республика беренчелеге үткәрә. Шушындый ук чара бишенче ел — “Базы”, өченче ел — Ленин исемендәге, икенче ел инде “Алга” хуҗа­лыкларында уза. Яшьләрне спортка җәлеп итүдә болар да зур этәргеч булып тора.

— Ел да велоспорт сек­циясендә шөгыльләнүче уку­чыларның иң сәләтлеләрен сайлап алып Уфага — “Агыйдел” Олимпия уеннарына әзерлек үзәгенә җибәрәбез. Бүгенге көндә анда Чакмагыштан велоспорт буенча күп тапкырлар Русия чемпионнары — Рөстәм Иргалиев белән Айгөл Гәрәева шөгыль­ләнәләр. Алар 2020 елда Токиода узачак Олимпия уеннарында мотлак катнашырлар һәм призлы урыннар яуларлар, дип өмет­лә­нәм, — ди чемпионнар тәрбия­ләүче тренер Рәнис Баянов.
Читайте нас: