Октябрьский гомум мәйданы һәм халык саны буенча Башкортстанның нык үсешкән биш шәһәре исәбенә керә. Барлыкка килүе белән исә ул бу төбәктә 1930 елда ук нефть яткылыклары табылуга бәйле. Девон нефте чыганакларын үзләштерү максатында 1938 елның көзендә Нарыштау итәгендә булачак нефтьчеләр поселогына нигез салына. Аңа 1942 елда Октябрь революциясенең 25 еллыгы хөрмәтенә Октябрьский исеме бирелә. Якын киләчәктә шәһәр сыйфатында танылачагы 1944 елның сентябрендә биредә куәтле девон нефте фонтаны бәреп чыккач ачыклана. 100нче скважина нефтьчеләр шәһәренең символына әверелә. РСФСР Югары Советы Президиумының 1946 елның 5 апрелендәге Указына ярашлы, Октябрьскийга республика буйсынуындагы шәһәр статусы бирелә.
Шәһәрнең социаль-икътисади үсеше ил тормышындагы катлаулы чорга – халык хуҗалыгын тергезү елларына туры килә. Шунысы үзенчәлекле, икътисади авырлыкларга карамастан, төзелүче шәһәр тәүге чорда ук архитектура ягыннан үз йөзен булдыра, аның урамнары, сквер, парклары киләчәкне күздә тотып салына. “Шайтан кыры” дип аталган буш төбәктә үсеп чыккан шәһәр бүген күркәмлеге белән таң калдыра.
Хәзерге чорда Октябрьский, иң беренче чиратта, нефтьчеләр һәм малтабарлар шәһәре буларак күзаллана. Моның ныклы нигезе бар, чөнки девон яткылыкларын үзләштерүгә бирегә СССРның барлык төбәкләреннән нефтьче-белгечләр килә. Күпләренең яшәү урыны итеп яшь шәһәрне сайлавы табигый. Соңгы чорда биредә төпләнгән нефтьчеләрнең берничә буыны үсеп чыкты. Шәһәрнең сәнәгать комплексында да өстенлекне нефть яткылыкларын эзләү, чыгару, нефть җиһазлары һәм корылмалары җитештерүче, янә дә өлешләтә чимал эшкәртүгә бәйле предприятиеләр алып тора. Алар арасында иң куәтлеләрдән “Туймазынефть” нефть-газ чыгару идарәсе, “Ойл-сервис”, “ПетроТул” җәмгыятьләре, “Пакер” фәнни-җитештерү фирмасы, фәнни-тикшеренү һәм проект-конструкторлык юнәлешендәге институтлар санала. Сәнәгать җитештерүендәге әйдәүче предприятиеләрдән “ОЗНА” компанияләр төркеме, “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы, “Европласт”, “Прибор” җәмгыятьләре эшчән-леге күпмедер дәрәҗәдә нефть тармагы белән бәйле. Тоташ алганда исә, шәһәрдә 22 эре сәнәгать предприятиесе эшли, алар тарафыннан елына 22,4 миллиард сумлык товар чыгарыла һәм хезмәтләр күрсәтелә.
Шәһәр икътисадында малтабарлык үзен әйдәүче сыйфатында таныта бара. Хәзерге чорда 4923 кече һәм урта малтабарлык субъекты теркәлгән, аларда 25 меңгә якын кеше хезмәт сала. Әйтергә кирәк, бу – шәһәрдә икътисади яктан актив халыкның яртысы дигән сүз. Малтабарлык субъектлары 2015 елда 39,4 миллиард сумлык товар җитештергән һәм хезмәтләр күрсәткән.
Гомумән, шәһәр малтабарлары эштә тынгысыз, алар хезмәт күрсәтүнең яңа төрләрен кыю рәвештә үзләштерә. Шуңа да шәһәр хакимияте актив малтабарларга ярдәм күрсәтү юнәлешендәге барлык мөмкинлекләрне дә нәтиҗәле файдалана. Әлеге максатта шәһәрнең “Малтабарлар берлеге”, “Бизнес-үзәк” заманча проектлар тәкъдим итеп, эшчәнлеген активлаштырды. Октябрьский муниципаль берәмлекләр арасында малтабарларга дәүләт ярдәме күрсәтү рейтингында республикада күптән алдынгы булып танылды. Октябрьский “Алтын Меркурий” төбәк конкурсында “Малтабарлыкны үстерүдә уңайлы шартлар тудырган иң яхшы шәһәр” номинациясендә җиңеп, премиягә лаек булды. 2015 елда шәһәр вәкилләре “Ел малтабары” республика конкурсында зур уңышка иреште. Атап әйткәндә, бу чарада катнашучыларның берсе җиңүче булып танылды, дүртесе финалга чыкты.
Гомумән, шәһәрнең икътисади күрсәткечләре саллы. Бу җәһәттән шуны да билгеләү урынлы: Октябрьский муниципалитеты өч ел рәттән республика бюджетына салым һәм салым булмаган еллык керемнәрне 10 процентка арттыру юнәлешендә уңышлы эшләп килә. Шәһәр округлары буенча Октябрьский, 115 процентлы үсешкә ирешеп, республикада беренче булып танылды.
Икътисади казанышлар, әлбәттә, шәһәрне социаль яктан үстерүгә дә ныклы җирлек булып тора. Торак төзелеше аеруча җитез темплар белән бара. Шәһәр бистәләрен төзекләндерү ун еллап элек үк әйдәүче юнәлешләрнең берсенә әверелгән. Шунысы игътибарга лаек, бу эш комплекслы алып барыла. Күпфатирлы йортлар ихаталарында юллар тәртипкә китерелү белән бергә, балалар өчен уен мәйданчыклары, спорт объектлары да барлыкка килә. Янә бер үзенчәлек: төзекләндерү эшләрендә муниципалитет карамагындагы оешмалар әйдәүче булып чыгыш ясаса да, милек хуҗалары – предприятие, оешмалар да уртак мәшәкатьләрдән читтә калмый. Төзекләндерү чараларын дәртләндерү максатында “Иң матур ихата”, “Иң төзек йорт” кебек конкурслар да күркәм нәтиҗәләрен бирә, дип әйтергә мөмкин. Нәкъ менә шәһәрдәшләрнең бердәм тырышлыгы белән Октябрьский, республиканың иң төзек төбәкләре исемлегенә кереп, Русия дәрәҗәсендә дә танылу алды. Атап әйткәндә, “Башкортстан Республикасының иң төзек шәһәре” конкурсында катнашып, Октябрьский, өч ел дәвамында беренче урын яулый, җиде тапкыр Бөтенрусия конкурслары призеры була. Ниһаять, 2013 елда “Русиянең иң төзек шәһәр (авыл) биләмәсе” 2нче категориядәге муниципаль берәмлекләр Бөтенрусия конкурсында җиңү яулый. Төзеклек буенча Русиянең “Алтын шәһәре” исемен Октябрьский 2014 елда да аклады. Моннан тыш, бу өлкәдә “Башкортстанның иң яхшы шәһәр округы” исемен алды. Иң чиста шәһәрдәге традицияләр бүген дә дәвам итә.