+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
29 октябрь 2016, 02:00

“Акча аяк астында, иелеп ала бел генә!”

“Нефтегазстройсервис” җәмгыяте директоры Азат Фәизов моның шулай булуын үз эше белән раслый. Районның икътисади үсешенә, “Кыйгы тегү фабрикасы”, “Лидер” һәм “Кристалл” җәмгыятьләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары белән беррәттән, республиканың бөтен төньяк-көнчыгыш төбәгендә генә түгел, күрше Чиләбе өлкәсендә дә киң билгеле “Нефтегазстройсервис” җәмгыяте тоемлы өлеш кертә. Әлбәттә, предприятие бер көндә генә барлыкка килеп, тиз арада гына тернәкләнеп китмәгән. Аның башлангычында торган Азат Эрнст улы оешманың беренче көннәрен искә төшерер өчен 11 еллык тарихын барлады, ә без кечкенә Азатның мәктәп чоры белән дә кызыксындык.

Юкәлекүл авылында туып-үскән Азат һөнәри белемне күрше Чиләбе өлкәсенең Сатка шәһәрендә ала – 8нче урта һөнәрчелек училищесында электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы осталыгын үзләш­терә. Аннары кайда гына эшләми ул: төп һөнәре буенча да хезмәт сала, зур-зур “БелАЗ” үзбушат­кычында “Магнезит” комбинаты карьерын да иңли, “Газспецстрой” җәм­гыятендә дә авылларга газ кертә. Инде шактый тәҗрибә туплагач, үз эшен ачып карарга уйлый.

– Бик күп дус-ишләрем Себер тарафларына юлланганда мин бу юлны сайламадым, үземнең туган ягымда көчемне сынап карарга булдым, – ди Азат Эрнст улы. – Дөресен генә әйткәндә, кайда да эшләргә кирәк, беркайда да сиңа өеп куймаганнар. Монда да акча эшләп була бит, ул акча аяк астында ята, иелеп ала белергә генә кирәк. Русиядә эш юк, дигән сүзләргә чын күңелемнән аптырыйм. Безнекеләр Себергә китсә, шул ук Пермьнән безнең якларга килеп, монда акча эшләү юлларын табалар икән, димәк, үзебездә дә мондый мөмкинлек­ләр бар.

Башта малтабар “Сельэнерго”ның бер бинасын арендага алып эшли башлый, аннары ул аны сатып ала. Тора-бара эшлә­ре җайланып киткәч, энерге­тикларның башка биналары да акрынлап эшкуар карамагына күчә. Бүген инде 11 еллыгын билгеләгән җәмгыять проектлау эшләрен башкару, газ кертү һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшчәнлек алып бара.

“Нефтегазстройсервис”ның эш географиясенә килгәндә, аны кыскача гына республикабызның шул төбәге һәм күрше Чиләбе өлкәсе дип әйтергә булыр иде. Үткән елларда Балакатай, Мәчетле, Салават һәм Дуван районнарында эшләгәннәр, әле бер бригадалары Балакатайда газ үткәрә, тагын бер бригадасы әлеге вакытта күрше өлкәнең Сатка шәһәрендә эшли.

Бу урында шунысын да аеруча игътибарга алырга кирәк: югарыда телгә алынган эшләр­нең һәммәсен дә сиңа ышанып тапшырсыннар өчен иң тәүдә махсус оештырылучы дәүләт сатып алулары конкурсларында, тендерларда җиңеп чыгарга кирәк, ә монысы инде – гади бәйгедә катнашу гына түгел, бик катлаулы һәм четерекле процесс.

Азат Эрнст улы ике дистәгә якын кешене генә эшле-ашлы итеп калмаган, җәмәгатен дә “үз мәнфәгатендә оста файдаланган”. Ә инде шаяруларны читкә куеп торсак, малтабарлар гаи­ләсе төп эшчәнлек юнәлеш­ләренә булышлык итүче махсус кибет булдырган һәм аны бүген хатыны Чулпан Рамил кызы җитәкли. Без әле югарыда “Нефтегазстройсервис” җәмгыятенең эшчәнлек төрләрен тулыландыру максатында һәм үзләре алып барган объектларда файдалану өчен шлакоблоклар, бетон боҗралар һәм евротәрәзәләр җитештерүен дә телгә алмадык. Боларның һәммәсе дә бик күп детальләрнең һәрвакыт кул астында булуын таләп итә. Әнә шундый вакытларда махсус кибеткә кайтарылган товарлар кирәк була да инде. Чулпан ханым, бу эшләрне зур төгәллек белән алып барудан тыш, белемен камилләштерү өстендә дә эшли – бүген ул Көньяк Урал дәүләт университетында сәнә­гати-гражданлык төзелеш объектлары белгече һөнәрен үзләштерә.

Азат белән сөйләшеп утырганда аларның Чулпан ханым белән дүрт (!) бала тәрбияләү­ләре турында да билгеле булгач, әлеге гаиләгә булган ихтирамыбыз бермә-бер артты. Өлкәннәре Руслан, Туган ил алдында хәрби бурычын үтәп, бүген Мәскәүдәге иң абруйлы югары уку йорт­ларының берсендә белем ала икән, ә Тимур, Илмир һәм Алсу мәктәптә укып йөриләр.

Без районда командировкада булганда Кыйгы районы малтабарлары берлегенең җыелы­шына әзерләнәләр иде. Аның рәисе булып инде берничә ел эшләүче Азатка районның 478 эшкуарлык объектын берләш­терү кебек җитди җәмәгать эше дә йөкләтелгән. Район малтабарлары зур өметләр баглаган кебек үк, без дә аның бу бурычны җиренә җиткереп башкаруына ышанабыз.
Читайте нас: