+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
3 ноябрь 2016, 02:00

Уңганнарга — хөрмәт һәм дан!

Илеш районында фидакарь авыл эшчәннәре хөрмәтләнде.Быелгы һава шартлары иген­челәрне зур сынаулар алдына куйды. Шуңа карамастан, күп көч салып үстергән ашлык югалтусыз җыеп алынып, ил бураларына салынды, алдагы елда чәчү өчен җитәрлек орлык, мал азыгы запасы тупланды. Гомумән алганда, басучылык тармагы уңган­нары сынатмады, үз бурыч­ларын намус белән үтәде. Тер­лекчеләр дә, эшкәртүче сәнә­гать предприятиеләре коллективлары да, ел дәвамында тырышлык күр­сәтеп, яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Узган җомгада район Мәдә­ният сараенда Авыл хуҗалыгы эшчәннәре һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган чарада югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән хезмәт­чәннәр хөрмәтләнде. Илеш уңганнарын бәйрәм белән котларга Авыл хуҗалыгы ми­нистр­лыгының киңкүләм мәгълүмат чаралары, фәнни-мәгариф уч­реж­­де­ние­ләре белән бәйләнеш бүлеге начальнигы Илдар Чанышев, Дәүләт җые­лышы-Ко­рылтай депутатлары Рәсүл Госманов һәм Валерий Мансуров, “Возрождение аграрной России” сәяси пар­тия­сенең төбәк бүлек­чәсе җитәкчесе Алексей Василенко, “Агро-2000” җәм­гыя­тенең генеральный директоры Рус­лан Биктаһиров, республика Крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе башлыгы Зифкать Сәетгалиев һәм башка кунаклар килде.

Тантанада тәүге сүз район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга бирелде.

— Әлеге бәйрәм — барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез аны дә­рәҗәле итә. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы, эшкәртү сәнәгатендәге эш­ләргә йомгак ясау, авыл эшчән­нәренә олы рәхмә­те­безне белде­рү — иң күркәм тради­ция­ләр­нең берсе.
Илешебез бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культур­алар­ның тулай җыемы буенча республикада беренче биш район исемлегендә. Терлекчелек тармагында да матур гына уңыш­ларыбыз бар. Боларның барысы да — сезнең, авыл эш­чән­нәренең, фидакарь хезмәте нәтиҗәсе, — диде Илдар Мостафин чарада катнашучыларны сәламләп. Аннары ул басучылык һәм терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләренә ирешеп, 1-3нче урыннарны яулаган “Урожай” ширкәте , “Урал” җәмгыяте, Куйбы­шев исемендәге кооператив һәм районда үткән “Машина ихатасы” бәйге­сен­дә 1нче урын алган хуҗалык рәис­ләре Айдар Мөхәрләмовка, Роберт Ибраһи­мовка, Вадим Авзаловка, Иршат Гыйльфановка район хакимияте Дипломнарын, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җитештерүдә югары уңышка ирешеп, “Алтын көз-2016” күр­гәзмәсендә алтын медаль яулаган крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гыйлемҗан Гайнетдиновка, “Авыл террито­рия­лә­рен тотрыклы үстерү” Бөтенру­сия конкурсында катнашып, “Агросәнәгать комплексы хуҗа­лык итү­че субъектларының югары социаль җаваплылыгы” но­минациясендә “Алтын көз-2016” агрокүргәзмәсенең көмеш медале белән бүләкләнгән Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Куйбышев исемен­дәге кооператив рәисе Вадим Авзаловка, Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән “Елның иң яхшы бухгалтеры” конкурсында җиңүче М. Горький исе­мендәге хуҗа­лык­ның баш бухгалтеры Марат Сабировка дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Арытаба хуҗалык елының нәти­җә­ләре буенча район хакимияте баш­лыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илгизәр Хәмидуллин сүз алды.

— Быел район аграрийлары, гектар куәтен 23 центнерга җиткереп, 142 мең тоннадан артык ашлык җыеп алды. Уңыш өчен көрәштә һәр илешле фидакарь хезмәт күрсәтте. Гыйлем­җан Гай­нетдинов крестьян-фермер хуҗа­лыгыннан Эдуард Минәҗев — 24000, “Урожай” шир­кәтеннән Азат Зарипов, Денис Фазлыев, Инсаф Исламов — 20шәр меңнән артык, “Илеш-Агро”дан Фларит Газетдинов —19970, “Илеш МТС” җәмгыя­теннән Иршат Фәрра­хет­динов 19 мең центнер ашлык суктырып, комбайнчылар ярышын җитәк­ләде.

Хуҗалыкларга килгәндә, “Урожай” ширкәтендә — 12076, “Илеш МТС” җәм­гыятендә — 8432 , “Үзәк МТС”ның Илеш филиалында — 7024, М. Гәрәев исе­мендәге кооперативта — 4864, “Урал” җәмгыятендә — 4500, “Илеш” коопера­тивында 3120 тонна тулай җыем алынды. Крестьян-фермер хуҗалык­лары да сынатмады. Алар биләмә­сен­дәге 9424 гектар җирдә барлыгы 25 мең тоннага якын тулай җыем алынды. Иң күп тулай җыем Илмир Ихсанов крестьян-фермер хуҗалыгында (7432 тонна), Гыйлемҗан Гайнетдиновныкында (5760 тонна), Илдар Ялаловныкында (2707тонна) булды, — дип белдерде Илгизәр Хәмидул­лин.

Арытаба хезмәт уңганнары Илдар Мостафин, Илгизәр Хә­ми­­дуллин, мәр­тәбәле кунаклар кулыннан дипломнар һәм акчалата бүләкләр алды.

Чараның тантаналы өлешен-нән соң районның сәнгать осталары бай эчтәлекле концерт күр­сәтте. Илешнең талантлы егетләре — игезәкләр Айдар һәм Алмаз Юнысовлар да чарадан читтә калмады, алар авыл уңганнары хөрмәтенә үзләре иҗат иткән җырларны башкарды.

Гомумән алганда, бу көнне авыл уңганнарына тиешле кадер-хөрмәт күрсәтелде. Җир йөзендәге иң авыр һәм иң кирәк­ле хезмәтне башкаручы авыл уңганнары мондый игътибарга бик лаек.
Читайте нас: